Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Дөнья башкорт корылтаена ана телен укытуга багышланган утырыш үткәрергә тәкъдим итә


Уфада ана телен яклап үткән пикет. 4 ноябрь 2014
Уфада ана телен яклап үткән пикет. 4 ноябрь 2014

Рамил Байназаров мәктәпләрдә ана телен укытуга багышланган мөрәҗәгатьне Дөнья татар, чуаш, мари, удмурт, мордва конгресслары белән бергә әзерләп Русия президентына һәм Конституция мәхкәмәсенә җибәрергә кирәк ди.

Дөнья башкорт корылтае әгъзасы Рамил Байназаров октябрьдән дә соңга калмыйча оешманың чираттан тыш утырышын үткәрү тәкъдиме белән чыккан. Ул Дөнья татар, чуаш, мари, удмурт, мордва конгресслары белән берлектә мәктәпләрдә ана телен укытуга багышланган мөрәҗәгатьне Русия президентына һәм Конституция мәхкәмәсенә җибәрергә кирәк ди. Байназаров тәкъдимнәрен корылтай башкарма комитеты җитәкчесе Әмир Ишемгуловка җибәргән дип яза "Idel.Реалии".

Яңа уку елы алдыннан Башкортстан прокуратурасы республикада башкорт теле һәм ана телләрен укыту тәртибен үз сайтына элде. Анда ана телләре ата-аналар теләгенә каршы килеп укытылмаска тиеш диелә.

25 август "Башкорт халкы конгрессы" мәгариф мәсьәләләренә багышланган җыен уздырды. Анда активистлар республиканы милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы дип атады.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.

XS
SM
MD
LG