Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин боерыгыннан соң татар телен укыту факультативка калырга мөмкин"


Татар телен яклау чарасы, Казан (архив фотосы)
Татар телен яклау чарасы, Казан (архив фотосы)

Русиядә милли халыкларны урыслаштыру эшенә ныклап тотындылар. Путин прокуратурага урыс булмаган халыкларның ана телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуны тикшерергә кушты.

Русия президенты Владимир Путин баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана теленең ихтыяри укытылуын тикшерүгә йөкләмә бирде. Моннан тыш, 2017 елның 1 декабренә кадәр субъект җитәкчеләренә урыс телен укытуны Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәгә җиткерергә һәм Русиядә дәүләт теле буларак урыс телен укыту дәрәҗәсен арттыру кушылган.

Исегезгә төшерәбез, Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының 20 июльдә Йошкар-Олада узган утырышында Путин: "Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип әйтте. Әлеге сүзләрдән соң республикалардагы урыс милләтчеләре шуны гына көтеп торгандай, төрле шикаятьләр язарга тотынды. Башкортстанда республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка басым нык булды. Ул сынды һәм башкорт теле ата-аналар теләге белән генә укытылачак, диде. Башкортстанда Путин фәрманын көтеп тормыйча, прокуратура мәктәпләрдә тикшерүләр башлады.

Татарстан үзен тыныч тотты. Дөнья татар конгрессының VI корылтаенда чыгыш ясаган дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Путинның Йошкар-Оладагы сүзләрен дөрес аңламадылар, ул дәүләт теле булган урыс теленә игътибар итте, анда да проблемнар бар, диде. Әмма йөкләмәдән күренгәнчә, Путинның сүзләре нәкъ урыс теле булмаган телләрне укытуга бәйле булып чыкты.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Путинның әлеге йөкләмәсеннән соң, Татарстан түрәләре дә татар телен укыту мәсьәләсендә чигенергә мәҗбүр булачак дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Бу – Путинның Йошкар-Олада милли телләргә карата әйткән фикерләренең икенче өлеше. Прокуратура һәм башка оешмалар күзәтү эшен башлаячак. Тел мәсьәләсенең татарлар өчен четерекле мәсьәлә икәнен Мәскәү яхшы белә. Татар гомер буена тел өчен көрәшкән. Путинның әлеге боерыгыннан соң Татарстан түрәләре тел мәсьәләсендә чигенәчәк, чөнки формаль рәвештә буйсынырга тиеш. Әгәр Русия мәгариф министрлыгы ниндидер фәрман бирсә, Татарстан министрлыгы аны үтәргә мәҗбүр булачак.

Татар телен укыту сәгатьләрен киметәчәкләр, йә гомумән факультатив рәвешендә генә калдырырга мөмкиннәр

Татар телен укыту сәгатьләрен киметәчәкләр, йә гомумән факультатив рәвешендә генә калдырырга мөмкиннәр. Мәгариф планына бәйле төбәк милли компонентын бетерделәр бит. Шуңа безнең мәгариф системы Мәскәүнекеннән бернәрсә белән аерылмый һәм аерыла да алмый.

Бу – киләчәккә күзалланган проект. Әлегә ничек бар, шулай калачак, чөнки 1 сентябрьдән инде укулар башлана, уку планын үзгәртү авыр. Әлеге хәл акрын-акрын гына барачак һәм киләсе елга татар телен укытуны бөтенләй дә бетерергә мөмкиннәр. Бу барысы да эзлекле рәвештә алып барыла торган план.

Хәзер инде прокуратура, Рособрнадзор кебек оешмалар барысын да җентекләп күзәтә башлаячак. Урыс әти-әниләре тавыш күтәрәчәк, шикаятьләр язачак. Пикетка чыксалар, аларга мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк. Урыс теле кысыла, кимсетелә дип лаф орачаклар. Берничә ел элек урыс милли хәрәкәте маргиналь хәлдә иде, зәзер әйдәп баручы сәяси хәрәкәткә әвереләчәкләр. Бу эштә Мәскәү аларга ярдәм күрсәтәчәк, оста кулланачак”, ди Айсин.

Аның фикеренчә, бу – Татарстанга каршы юнәлтелгән стратегиянең бер өлеше генә.

Ахыргы максаты – республиканы бетерү һәм сәяси, милли элитаны юкка чыгару

"Миңа калса бу – зур стратегиянең бер өлеше. Ахыргы максаты – республиканы бетерү һәм сәяси, милли элитаны юкка чыгару. Башта банк кризисы килеп чыкты, Татфондбанк юкка чыгарылды. Хәзер ТАИФ ширкәте белән проблемнар барлыкка килә дигән мәгълүмат таралды. Хокук органнарының әлеге ширкәткә ниндидер сораулары бар дип язалар.

Инде акрынлап Мәскәү тарафыннан мәгариф, мәдәният өлкәсенә басым көчәя бара. ТИҮнең рәисенә карата да җинаять эше кузгаттылар. Бөтен фронттан һөҗүм күзәтелә. Бу процесс белән кем идарә итүен әйтү авыр, чөнки Путинга бу хакта ниндидер киңәшчеләре җиткереп тора. Бәлки, бу – президент идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко эшедер, бәлки, моның артында урыс православ чиркәве торадыр. Алар олигархлар төркеме белән берлектә эшли. Әлегә Татнефть – зур федерал структураларга буйсынмаган бердәнбер ширкәт. "Башнефть" бар иде, аны инде кулга төшерделәр. Минемчә, башта Татарстанны сәяси, идеология, рухи яктан тар-мар итәчәкләр. Аннары инде бөтен икътисади уңышлы ширкәтләрне Мәскәү үз кулына алачак”, дип фаразлары белән уртаклашты Айсин.

XS
SM
MD
LG