Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның ана теле булмаган телләргә каршы белдерүе артында ни ята?


Азатлык Путинның "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл" дип белдерүенә карата белгечләр фикерен туплады.

20 июнь Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип атады.

"Рус теле безнең өчен – дәүләт теле, халыкара аралашу теле һәм аны бернинди тел белән дә алыштырып булмый. Ул безнең күпмилләтле ил өчен табигый рухи нигез. Аны һәркем белергә тиеш", дип тә өстәде Русия башлыгы.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Русия җитәкчесенең бу сүзләре турыдан- туры милли республикаларны, милләтләрне юк итү, бердәм россиян милләте ясауга юнәлгән сәясәтне көчәйтү булып тора. Азатлык Путинның әлеге белдерүенә карата белгечләр белән сөйләште.

"Без канун нигезендә эшлибез"

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкка республиканың мәгариф өлкәсе федераль үзәк кануннары нигезендә эш итә дип белдерде.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

​"Республикада татар теле барысы өчен дә дәүләт теле. Бу Конституциядә акка кара белән язылган, без аны алып ташлый алмыйбыз, башкача хәл итә алмыйбыз. Без канун нигезендә эшлибез. Республикада телне укыту мәсьәләсендә уртак фикергә киленде, каршылык юк. Уку-укыту програмнары федераль үзәк кануннарына туры килә, федераль стандарларны үтибез, Русия мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәгъвалар юк", диде Азатлыкка Фәттахов.

"Рус булмаганнарның теленә, тарихына каршы сәясәт бара"

Башкорт дәүләт университеты Тарих факультеты профессоры Марат Колшәрипов Путинның бу сүзләре турыдан-туры милли республикаларны, милләтләрне юк итү, россиян милләте ясауга юнәлгән чираттагы адым булып тора дип бәяли. Галим фикеркенчә, Путин хәзер Русияне яңа Югославия итү эшенә кереште.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Республикалар Конституциясе нигезендә дә, Русия Конституциясенә күрә дә, милли дәүләт телләре бөтен уку йортларында укытылырга тиеш. Соңгы вакытта Конституциягә язылганнарга каршы чыгышлар күбәйде. Төбәкләрдәге шовинистик рухтагы кайбер көчләр "нишләп минем балага татар телен, башкорт телен укытасыз, ул аңа беркайчан да кирәкмәячәк, рус телен өйрәнүгә зыян китерә" диюгә этәргеч биреп тора. Бу дөрес караш түгел.

Путинның бу сүзләре бердәм русияле, россиян милләте ясауның чираттагы адымы булып тора. Монда иң аянычы шул – югарыда утырган башлыклар, түрәләр моңа бирешеп баралар. Хәзер Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак укыту эше тукталган. Хәтта дәүләт теле итеп укыту канунга каршы килә дип прокурор тикшерүләре дә үтте. Хәзер прокуратура да "нишләп шәхес хокукы бозыла" дип Конституциягә каршы кушылды. Бу өстән килгән сәясәт бит! Бердәм россиян милләте дигән әйберне уйлап таптылар да хәзер шуны тормышка ашыралар.

Хәзер Русиядә элекке Югославия кебек ил ясау сәясәте бара. Рус булмаганнарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга каршы сәясәт бара. Ул астыртын рәвештә эшләнә. Әгәр җитәкчелеккә турыдан-туры мөрәҗәгать итсәләр, "бездә алай түгел, бездә демократия, укыгыз, өйрәнегез" диләр, ә дөресенә килсәк, үзләре үк милләтләргә үсәргә өстән торып юл бирмиләр. Русия мәгариф министрлыгы төрле фәрманнар чыгара, күрсәтмәләр бирә. Хәзер ил җитәкчелеге икейөзлелек белән эш итә", ди Колшәрипов.

Марат әфәнде сүзләренчә, Путинның бу белдерүе урыс милләтчеләренә яңа терәк булып тора һәм мәктәпләрдә ана телен укытуны саклап калу өчен Конституциядә язылган хокукларны таләп итеп урам чараларына чыгу гына коткара алачак.

Бездә мәхкәмәләр системы халыкка каршы юнәлтелгән

"Хәзер урам чараларын, митингларны үткәрү дә авырлашты. Үз хокуклары өчен көрәшүчеләргә хәзер иң начар, кеше күрми торган урыннарны бирәләр.

Русия хокукый ил булса, мәхкәмәләр аша моңа [Путин әйткән сүзгә - ред] каршы торып булыр иде, әмма бездә мәхкәмәләр системы халыкка каршы юнәлтелгән. Анда утырганнар түрә ни әйтсә, шуны эшли. Алар түрәләргә сатылган. Моның шулай икәнен актив җәмәгать эшендә катнашкан егетләр өстеннән булган мәхкәмәләр күрсәтте инде. Русия беркайчан да демократик ил булмады һәм хәзер дә. Хәзер кешеләр үз хокукын яклаудан мәхрүм ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз", ди Марат Колшәрипов.

"Безнең ике дәүләт телен кире каккан кеше юк"

Татарстан Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов фикеренчә, соңгы арада Путин даирәсендә шовинистлар күбәйгән һәм алар йогынтысы да көчле.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Татарстанның үз Конституциясе һәм дәүләт телләре турында кануны бар. Бу кануннар нигезендә бездә ике дәүләт теле бертигез дәрәҗәдә укытыла. Бу мәсьәләгә карата Русия Югары мәхкәмәсе карары бар, ул дәүләт теле булган татар телен мәҗбүри укыту кануни дип таныды. Хәзер татар телен укытуны алып ату өчен Конституцияне үзгәртергә кирәк, шулкадәр үк булмаячак, дип өметләнәбез. Әлегә безнең ике дәүләт телен кире каккан кеше юк. Өстән генә кемнеңдер әйтүе – кануннарны һәм Конституцияне кире кагуны аңлатмый.

Путин тирәсендә вазгыятьне бик каты куерталар. Бу киңәшмәдә Тишков та утыра иде. Ул, гомумән, барысы да россиян милләте генә булырга тиеш дигән фикер тарафдары. Соңгы араларда шовинистлар, трольләр бик күбәйде, алар Путин тирәсендә дә күп. Шуңа күрә вазгыять һәм атмосфера да шундыйрак", ди Рафаил Хәкимов.

"Путинның бу белдерүе милли республикаларга​ һөҗүм"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова "Русиядә, татардан башка, Мәскәүнең мәкеренә көрәшүче республика да, милләт тә юк", дип белдерә. ​

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Бездә милли республикалар шактый, һәрберсе телен сакларга тырыша, милли телләр дәүләт стасусында булып исәпләнә. Путинның бу белдерүе милли республикаларга да, милләтләргә дә һөҗүм. Кызым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла булып чыккан. Чынында бу – Татарстанга гына әйтелгән сүз түгел. Татарстан Русия сәясәтендә бер кылчык булып тора. Федераль үзәк сәясәте белән көрәшерлек татарлар гына калды. Моны Путин да, аның даирәсе дә аңлый.

Татар конгрессы әлеге мәсьәләне беренче планга куярга тиеш

Безне беркайчан да Казакъстан да, Кыргызстан да якламады, артыбызда Көнчыгыш илләре дә, Төркия дә тормый. Безгә, үз фаҗигабездә кайнап, юкка чыгу янарга мөмкин. Русиядә, татардан башка, Мәскәүнең мәкеренә көрәшүче республика да, милләт тә юк.

Аннары бу әле ике милләт – урыс белән татар көрәшенә дә әйләнергә мөмкин. Татар телен укытуга каршы төркемнәр бар, анда урыс телле татарлар да җәлеп ителә. Менә аларның көне килде. Ләкин урыс милләте өчен дә татар телен өйрәнү файдага гына иде. Урыс югалтачак кына.

Артка чигенмәскә кирәк. Татар конгрессы әлеге мәсьәләне беренче планга куярга тиеш. Болай да күп чигендек. Безнең артта – тел. Телне дә, мәгарифне дә бирсәк – бетәбез. Үзебезгә һөҗүмгә күчәргә кирәк. Путин авызына карап торырга җитте инде. Путин мәңгелек түгел, милләт мәңгелек", диде Азатлыкка Фәүзия Бәйрәмова.

"Татарстан үз милли хокукларын яклар дип ышанасы килә"

Саханың Ил Түмән (парламент) депутаты, Саха иҗтимагый үзәге рәисе, Якутски шәһәренең республика лицей-интернат мөдире Иван Шамаев сүзләренчә, Татарстаннан кала башка милли республикаларда милли телләрне дәүләт теле буларак укыту инде күптән юк.

Иван Шамаев. Фото Саха (Якутия) парламенты сайтыннан
Иван Шамаев. Фото Саха (Якутия) парламенты сайтыннан

"Путинның сүзләре беренче чиратта Татарстанга кагыла, анда гына татарчага укыту калды бугай. Әгәр дә республика бу басымга җавап бирә ала икән, без аягүрә алкышлаячакбыз гына. Де-юре милли республикаларда милли телләрне дәүләт теле буларак уку каралган, якланган, ә де-факто бу күптән инде юк.

Аның Русияне унитар дәүләт итәргә теләвен барыбыз да беләбез

Путинның милли республикаларда ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытырга кирәкми дигән сүзе – күңелендә йөрткән фикере. Ул аны ачып салган. Аның Русияне унитар дәүләт итәргә теләвен барыбыз да беләбез. Милли республикаларны, аларның телләрен ничек тә булса саклап калу милләтләрнең үз җилкәсенә генә төшә.

Русиядә төрле милләтләр яши, әмма барыбызны да бер өермә итеп күрәселәре килә. Комида коми теленә укытып булмый, Бурятиядә дә шул ук, чөнки бу телләр инде үлеп бара, аңа кызыксыну да икенче. Әмма Татарстанның тарихы башка, ул күбесеннән аермалы үрнәк булган башка юл белән китте. Татар теленең тарихы үзгә, анда икенче вазгыять. Татарстан үз милли хокукларын яклар дип ышанасы килә.

Бездә якут теле дәүләт теле булып саналса да, якут теле мәҗбүри укытылмый. Кем тели, шул укый. Якут гимназияләрендә белем бирү саф якут телендә түгел, яртылаш якутча, яртылаш русча бара. Безнең проблем – якут телендә дәреслекләрнең булмавы. Тел проблемы бар, әмма без Русиянең читендә яшибез, якут авыллары күп, кулланышта саклана әлегә", диде Азатлыкка Иван Шамаев.

XS
SM
MD
LG