Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгы: татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру – канунга каршы


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма бирде. Татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы, диелә аңлатмада.

7 сентябрь кичендә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Ул ватандашларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыруга бәйле рәвештә чыккан.

Аңлатмада республикада татар теленең дәүләт теле буларак укытылуы канун нигезендә башкарылуы әйтелә, мисал итеп Русия Конституциясенең 68 маддәсе, Татарстан Конституциясенең 8 маддәсе, Татарстанның телләр һәм мәгариф турындагы кануннары китерелә.

Шулай ук рәсми белдерүдә 2004 елның 16 ноябрендә чыккан Русия Конституция мәхкәмәсенең карары да телгә алына. Анда Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак укыту Русия Конституциясенә каршы килми дип табылганы искәртелә.

Нәтиҗә буларак, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленең барлык мәктәпләрдә мәҗбүри фән буларак өйрәнелергә тиешлеген ассызыклый. Социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар исә канунга каршы, алар ата-аналарда аңлашылмаучанлык тудыра, ди министрлык.

Белдерүдә министрлыкның татар теленә өйрәтү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерүе дә телгә алына.

Русия президенты күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен өйрәнү күләмен Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән күләмгә җиткерү турында карар турында да әйтелә.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерүгә йөкләмәсеннән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлаган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG