Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активистлары республиканы милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы дип атады


25 август "Башкорт халкы конгрессы" мәгариф мәсьәләләренә багышланган җыен уздырды. Анда башкорт телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсе тикшерелде.

"Башкорт халкы конгрессы" идарәсе әгъзалары, башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре һәм укытучылар катнашкан бу чараны ачып "Башкорт халкы конгрессы" оешмасы рәисе Фиргать Бәйрәмголов Башкортстанда хакимиятнең башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга каршылыклар тудыруы турында сөйләде.

Фиргать Бәйрәмголов
Фиргать Бәйрәмголов

Бәйрәмголов сүзен конгрессны оештыру тарихы һәм аның төзелешеннән башлады. "Башкорт халкы конгрессы агымдагы елның язында оешты. Оештыру максаты – башкорт халкының үсешенә һәм сакланып калуына булышлык итү, дәүләтчелеген, мөстәкыйльлеген үстерүгә булышлык итү. Оешманың 50дән артык әгъзасы, 26 кешедән торган шурасы һәм 9 кеше кергән идарәсе бар. Башкортстанда соңгы чорда башкорт телен укытуга каршы һөҗүм бара. Безнең максат – бу һөҗүмне туктату һәм канун кысаларында башкорт телен укытуны кайтару", диде Фиргать Бәйрәмголов.

Конгрессның башкарма мөдире Илгиз Солтанморатов башкорт теленә каршы һөҗүмне Башкортстан дәүләтчелегенә каршы һөҗүм дип бәяләде.

Илгиз Солтанморатов
Илгиз Солтанморатов

"Башкортстандагы безне борчыган иң зур проблем – мәгариф мәсьәләсе. Республикада башкорт телен дәүләт теле буларак юкка чыгару бара. Русия милли республикаларны бетерү өчен алардагы төп халыкның телен юкка чыгару эшләрен нәкъ безнең республикадан башлады. Ягъни, Башкортстан – милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы. Бездә аларның бу гамәле барып чыкса, әлеге тәҗрибә башка республикаларга да күчереләчәк.

Путин бит туган телләрне мәҗбүри укытуга каршы булуын әйтте, ул республикалардагы дәүләт телләрен бетерү турында фикерен белдермәде

Соңгы чорда прокуратура мәктәпләрне тикшерә. Республика җитәкчесе мәгариф мәсьәләсендә фикерләрен белдерә. Алар "дәүләт теле" һәм "ана теле" дигән төшенчәләрне бутыйлар. Ил президенты Владимир Путин Йошкар-Олада урыс теленнән башка барлык телләрне мәҗбүри укыту ярамавы турында белдергән иде. Шуннан соң бездә башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы адымнар башланды. Путин бит туган телләрне мәҗбүри укытуга каршы булуын әйтте, ул республикалардагы дәүләт телләрен бетерү турында фикерен белдермәде.

Башкортстанда башкорт телен укыту Конституциягә кергән, ягъни кануный ныгытылган, ул – дәүләт теле. Шуңа күрә мәҗбүри укытылырга тиеш. Бездә дәүләт телен туган тел белән бутап, башкорт телен укытмас өчен төрле сылтаулар эзлиләр. Зәки Вәлиди 1923 елда "Башкорт халкы белән хушлашу хаты"нда өч нәрсәгә игътибар юнәлтергә куша. Алар: җир, тел һәм дин. Вәлиди, болар югалса, халыкның юкка чыгачагын искәртә. Рөстәм Хәмитов вазифасына килгәч, боларны юкка чыгару өчен яшел урам ачылды”, диде Илгиз Солтанморатов.

"Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев Башкортстанда башкорт телен кысрыклап чыгаруга каршы тору өчен республиканың мәгариф канунын үзгәртергә чакырды.

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"2017-2018 уку елында Башкортстан территориясендә башкорт телен дәүләт теле буларак ничек укыту кирәклеге турында Мәгариф министрлыгы район һәм шәһәр бүлекләренә үзенең күрсәтмәсен җибәрде. Анда башкорт теленең дәүләт теле буларак мәктәпләрдә укытылуын мәктәп җитәкчелеге ата-аналар белән хәл итәргә тиешлеге язылган.

2013 елның июлендә кабул ителгән "Башкортстан мәгариф кануны"нда башкорт теленең федераль мәгариф стандартларына ярашлы укытылуы язылган. Федераль стандартлар үзгәрде, милли компонент бетерелде. Яңа федераль стандартлар нигезендә, "Республикаларның дәүләт телләре" дигән фән бетерелеп, аны "туган тел" дигәне алыштырды. Мәҗбүри укытмау өчен юллар да ачылды. Күрше Татарстанда акыллы канун кабул ителгән. Бездә башкорт теле федераль мәгариф стандартлары нигезендә укытылса, аларның мәгариф канунында татар теленең "Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны"на ярашлы укытылуы әйтелгән. Шуңа без мәгариф турындагы канунга үзгәреш кертергә тиеш", диде Ирек Агишев.

Фикер алышуларда башкорт теленнән имтихан кертү, "Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте” фәнен кире кайтару, башкорт телен белгән дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрне өстәмә акчалар түләп кызыксындыру кебек тәкъдимнәр яңгырады.

Чара ахырында ике документ кабул ителде. Аның беренчесе – "Башкортстан республикасында башкорт телен дәүләт теле буларак укытуны бетерүнең канунсызлыгы турында" дип аталган карар. Анда республикада оптимальләштерү сылтавы белән башкорт мәктәпләренең бетерелүе һәм бүлекчәләр итеп калдырылуына, педагогика көллиятләре һәм югары уку йортларында башкорт теле укытучыларын әзерләү кимүенә, мәктәпләрдә башкорт телен дәүләт теле буларак укытуны бетереп, ихтыярый укытуга күчерелүенә борчылу белдерелгән.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Карарда шундый таләпләр бар:

– Рөстәм Хәмитовтан башкорт телен ихтыярый укытуны бетерү;
– Республика парламентыннан "Мәгариф турында" канунга башкорт телен дәүләт теле буларак укыту турында үзгәреш кертү;
– Республика прокуратурасыннан мәктәпләргә басым ясауны, тикшерүне туктату;
– Республика хөкүмәтеннән башкорт һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү програмын әзерләү һәм кабул итү;
– Мәгариф министрлыгыннан башкорт телен дәүләт теле буларак укыту өчен яңа концепция төзү, әсбапларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзү
таләп ителгән.

Җыенда кабул ителгән икенче документ Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачевка юллана. Анда Башкортстанның мәгариф канунына үзгәреш кертү кирәклеге таләп ителгән.

Җыен ахырында "Башкорт халкы конгрессы" җитәкчесе Фиргать Бәйрәмголов Азатлыкка фикерләрен белдерде: "Мәгариф эшләре җиңел, бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Бик катлаулы мәсьәлә. Бу юнәлештәге чараларыбызга килгәндә, беренчедән, төрле даирәләргә мөрәҗәгатьләр һәм документлар җибәрү. Икенчедән, халык белән эшләү. Халыкка Конституциядә каралган телләр укыту хокукын аңлату. Өченчедән, каршылык чаралары уздыру. Урам җыеннары, пикетлар белән халык фикерен хакимияткә җиткерү, җәмәгатьчелекнең мәгарифкә игътибарын юнәлтү".

Бәйрәмголов мәгариф һәм башка мәсьәләләрдә күрше республикалар белән эшләргә әзер булуларын да белдерде.

XS
SM
MD
LG