Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов: "Башкортстан укучыларының 75% артыгы башкорт телен ихтыяри өйрәнүне сайлады"


Хәмитов милли иҗтимагый оешмалар белән телләр турында сөйләште
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Башкортстан мәктәпләрендә укучыларның 75 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укытуны сайлаган, диде республика башлыгы Рөстәм Хәмитов.

"Бу әлеге теманың торышын халык аңлый һәм шулай итеп республика мәктәпләрендә башкорт телен укыту мәсьәләсенә кагылышлы теләсә нинди белдерүләрне нигезсез итә", диде Хәмитов төбәктәге милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда.

Шул ук вакытта Хәмитов "телне өйрәтү ысулларына, максатларның ахыргача билгеләнмәвенә дәгъвалар бар", дип әйтте.

14 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов "Башкортстан республикасында дәүләт телләрен һәм Башкортстан республикасы халыклары телләрен үстерү чаралары турында" фәрманны имзалады.

Әлеге фәрманга ярашлы, республикада башкорт телен саклау һәм үстерү фонды булдырылырга тиеш. Шулай ук Башкортстан башлыгының еллык грантлары да игълан ителә. Алар республикада дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклауны, пропагандалауны һәм үстерүне максат итеп куя.

Башкорт теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдергән иде.
  • Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.
  • Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады.
  • Башкорт теле укытучылары да Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмимтовка ачык хат юллады.
  • Дөнья башкорт корылтае Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп башкорт телен һәм халкын якларга чакырды.
  • 16 сентябрь Уфаның спорт сарае каршында башкорт активистлары башкорт телен яклап митинг уздырырга җыена иде. Уфа хакимияте каршылык чарасына рөхсәт бирмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG