Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимияте Уфада урам җыеннарын уздыруга рөхсәт бирмәгән


Уфа шәһәре (архив фотосы)
Уфа шәһәре (архив фотосы)

Җомга көнне Башкортстан хакимияте Уфада киләсе атнада узарга тиешле өч урам җыенын уздырырга рөхсәт итмәгән.

Алексей Навальныйның Уфадагы штабы 15-17 сентябрьдә 1500 кешелек урам җыеннары уздыру турында гариза биргән. Өч көннең берсендә Алексей Навальныйның да халык белән очрашуы каралган. Урам җыеннарын уздыру өчен Уфаның Телеүзәк, Конгресс-холл янындагы "Ватан" этноавылы, Спорт сарае, "Химик" мәдәният сарае каршындагы мәйданнары билгеләнгән. Навальныйның Уфадагы штаб башлыгы Лилия Чанышева әйтүенчә, Башкортстан хакимияте бу урыннар инде буш түгеллеген белдергән.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

"Башка альтернатив урыннар тәкъдим ителмәде. Бары тик башка көннәрдә уздырырга киңәш иттеләр. Гаризаны кире кагуны прокуратурага шикаять иттек. Мәхкәмәдә үз хокукларыбызны яклаячакбыз. Митингларны башка көнне уздыруга килгәндә, бу - авыррак, чөнки Навальныйның графигы тыгыз. Урам җыеннарын әлеге көннәрдә уздырырга рөхсәт итмәсәләр, Навальный очрашуга килә алмаячак", дип белдергән Лилия Чанышева Idel.Реалиига.

Моннан тыш, Уфа хакимияте "Башкорт" иҗтимагый оешмасының 16 сентябрьдә башкорт телен яклауга багышланган митинг уздыруга да рөхсәт бирмәгән. Аларга да мәйданнар буш түгел диелгән. Альтернатив урыннар тәкъдим ителмәгән. Оешма вәкилләре моны канунсыз дип исәпли һәм барыбер чарага җыелырга планлаштыра.

Уфа мэриясе алданган өлешчеләргә дә митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Сәбәбе шул ук - мәйданнар буш түгел. Фатир алам дип алданучылар 16 сентябрь Спорт сарае алдындагы мәйданны сораган булган.

Бүген шулай ук Башкортстан хөкүмәтенең җыеннар уздырырга рөхсәт ителгән мәйданнар исемлегеннән Уфа үзәгендәге бердәнбер мәйданны төшереп калдыруы турында да билгеле булды. Хәзер аларны шәһәр үзгеннән читтә урнашкан урыннарда гына уздырырга ярый.

Уфада соңгы айларда әледән-әле каршылык чаралары узып тора. Әле бер ай элек кенә фатир алам дип алданучылар митингка чыккан иде.

XS
SM
MD
LG