Accessibility links

Уфаның үзәк мәйданында митинглар уздыру тыелды


Уфада каршылык чарасы (июнь, 217 ел)
Уфада каршылык чарасы (июнь, 217 ел)

Башкортстан хөкүмәте җыеннар уздырырга рөхсәт ителгән мәйданнар исемлегеннән Уфа үзәгендәге бердәнбер мәйданны төшереп калдырды.

Уфаның Һөнәр берлекләре йоры каршындагы әлеге мәйданда күптән түгел төзекләндерү эшләре уздырылган. Коммерстант язуынча, Башкортстан хөкүмәте хәзер бу урын ял итәр өчен ныграк туры килә дип саный.

Уфада хәзер митингларны дүрт мәйданда гына уздырырга мөмкин. Аларның барысы да шәһәр үзәгеннән еракта урнашкан.

XS
SM
MD
LG