Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теле укытучылары Рөстәм Хәмитовка ачык хат юллады


Башкорт теле дәресе (архив фотосы)
Башкорт теле дәресе (архив фотосы)

Башкортстанның башкорт теле укытучылары туган телләрне яклауны сорап, республика президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат юллады.

Хатта Рөстәм Хәмитовның башкорт телен яклап кайчандыр әйткән сүзләре искә алына. "Сезнең "Бүген дөньяда ике миллионга якын башкорт яши икән, башкорт телен өйрәнергә һәм якларга кирәк", дигән сүзләрегез өмет уяткан иде", ди укытучылар һәм башкорт теленең ни дәрәҗәдә яклануын һәм никадәр үсеш кичергәнен санап китәләр.

2006 елдан бирле Башкортстанда 1нчедән алып 11нче сыйныфка кадәр башкорт теленең уку планына кертелүе, мәктәпләрдә яңа штатлар булдырылуы, кыска вакыт эчендә програмнар, дәреслекләр әзерләнүе турында языла. Укытучылар шундый җайга салынган процессның зур сораулар һәм каршылыклар тудыруына аптырый һәм башкорт теле дәрәҗәсенең көннән-көн төшүен билеләп уза. Балалар бакчаларында туган тел бөтенләй бетерелә. Бу уңайдан Татарстан үрнәге китерелә. Анда балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәнү өчен махсус програм барлыгы әйтелә.

Хатта шулай ук мәкәпләрдә башкорт теленең елдан-ел кыскаруына, БДИ тирәсендәге "ажиатож"га игътибар бирелә. "Без балаларны БДИ өчен генә укытабызмы, әллә югары мәдәниятле, берничә тел белгән (шул исәптән республикабызда икенче дәүләт телен дә), тормышта үз урынын табардай шәхес әзерлибезме?", дип сорау куя укытучылар.

Хат авторлары Хәмитовтан башкорт телен яклауны сорый. "Әгәр дә бүген без мәктәпләрдә туган телләрне саклап кала алмыйбыз икән, әгәр дә бүген кайсыбер җитәкчеләр вазгыятьтән файдаланып, сезнең исемнән чыгып, сезнең кушу белән дип туган телләрне бетерә икән, зур хезмәт белән яулап алган позицияләребез югалачак. Республикабыз мәктәпләрендә эшләүче биш меңнән артык туган тел укытучысы оптимизация, глобализация һәм кайсы берәүләрнең амбицияләре аркасында эшсез торып калачак. Туган телләрне укыту сәяси мәсьәләгә әйләнмәсен иде", диелә хатта.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады.

XS
SM
MD
LG