Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов башкорт телен саклау һәм үстерү фондын булдыру фәрманын имзалады


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен саклау һәм үстерү фондын булдыру фәрманын имзалады. Уфа хакимияте "Башкорт" оешмасына башкорт телен яклап 16 сентябрьдә митинг уздырырга рөхсәт бирмәде.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов "Башкортстан республикасында дәүләт телләрен һәм Башкортстан республикасы халыклары телләрен үстерү чаралары турында" фәрманны имзалады.

Әлеге фәрманга ярашлы республикада башкорт телен саклау һәм үстерү фонды булдырылырга тиеш. Шулай ук Башкортстан башлыгының еллык грантлары да игълан ителә. Алар республикада дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклауны, пропагандалауны һәм үстерүне максат итеп куя. Шул ук вакытта Иҗтимагый пулат, Башкортстан республикасы халыклары ассамблеясе белән берлектә телләр сәясәте өлкәсендә Русиянең һәм Башкортстанның кануннары үтәлешен тикшерергә тиешле була.

2018 елның 1 февраленә кадәр төбәк хөкүмәтенә республикада дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклауны, пропагандалауны һәм үстерүне тәгаенләүче дәүләт програмын әзерләү йөкләтелә. Ул документта "Башкорт теле", "Рус теле" һәм "Туган телләр" исемле програмнар эшләнергә тиеш.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, Дөнья Башкорт корылтае октябрь аенда башкорт телен яклауга бәйле чираттан тыш киңәшмә үткәрәчәген белдергән иде.

Хәмитов фәрманы дөнья күргән көнне Уфа шәһәре хакимияте "Башкорт" оешмасы 16 сентябрьдә үткәрергә теләгән урам җыенын тыйды һәм аны башка көнгә һәм башка урынга күчерергә тәкъдим итте. Ул башкорт телен яклауга багышланачак иде. "Башкорт" оешмасы Уфа хакимиятләренә митинг уздыруга рөхсәт сорап хат юллаган. Әмма түрәләр Уфа шәһәре Спорт сарае каршындагы ул мәйданда башка чара үткәрүчеләр алданрак гариза тапшырды дигән сылтау белән "Башкорт" оешмасы гозерен кире каккан. Әгәр дә башкорт милли оешмалары вәкилләре урам җыенын рөхсәтсез үткәрергә уйласа, алар җавапка тарттырылачак диелә. Шулай да хакимиятләр урам җыенын бөтенләй тыймый, әмма аны икенче урында, ягъни шәһәр читендәге Химиклар мәдәният сарае каршында 24 сентябрьдә үткәрергә рөхсәт итүен белдерә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG