Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:49

13 сентябрь Башкортстан язучылар берлегендә туган телне укыту торышына багышланган җыелыш узды. Анда башкорт язучылары катнашты. Утырышта төп сүз башкорт телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту проблемнары турында барды.

Башкортстан язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаев чараны ачып башкорт теле һәм әдәбияты дәреслекләренең яңа федераль стандартлар нигезендә Мәскәүдә рөхсәт ала алмавы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, федераль министрлыкка 22 миллион сум акча күчерелгән, ләкин каршылыклар тудырылу сәбәпле, рөхсәт алынмаган. Башкорт теле китаплары хәзер дәреслек буларак кулланыла алмый, бары тик уку әсбабы буларак кына кулланыла ала.

Утырышта төп чыгышны “Ак тирмә” оешмасы рәисәсе Рәисә Күзбәкова ясады.

Телгә басым республикадагы милләтара стабиллекне бозуга, киеренкелеккә, федерализм нигезләрен какшатуга алып килә

"Гомум белем бирү уку йортларында 2-9нчы сыйныфларда башкорт теле атнасына 1-2 сәгать укытылып килде. Бу урыс телен укытуга һич кенә дә авырлыклар тудырмады. 2017 елның маенда бер баланың башкорт телен укырга теләмәве уңаеннан прокуратура тикшерү башлады. Барлыгы 77 мәктәптә зур булмаган җитешсезлекләр табылды. Бу республика мәктәпләренең 7 проценты дигән сүз. Җитешсезлекләр бетерелде, ләкин август аенда прокуратура барлык мәктәпләрдә тикшерү эшләре башлады. Монысы бик агрессив рәвештә барды. Туган тел буларак урыс телен сайламаган мәктәпләрдә прокуратура өстәмә тикшерүләр алып барды. Авыргазы, Дәүләкән, Уфаның Киров һәм Дим районнарында, Октябрьски шәһәрендә балаларын башкорт телен укытырга теләгән ата-аналардан ни өчен урыс теле һәм математика кебек фәннәр укытырга теләмәүләре белән кызыксынганнар һәм басым астында гаризаларны яңадан язарга мәҗбүр иткәннәр. Җинаять җаваплылыгы белән куркытып Уфаның Дим районы прокуроры мәктәп мөдиреннән ата-аналар җыелышына чакыруына ирешкән һәм анда башкорт теленә каршы чыгыш ясаган.

Рәисә Күзбәкова
Рәисә Күзбәкова

Аерым мәктәпләрдә прокуратураның низамнамә һәм укыту планнарына да кысылу очраклары булган. Мәсәлән, Октябрьски шәһәре прокуроры үз кулына барлык уку планнарына рөхсәт бирү вазифасын алган. Ата-аналар җыелышында мәктәп мөдирләренә һәм укытучыларга чыгыш ясау тыелган очраклар да билгеле. Шулай итеп, прокуратура республиканың Мәгариф турындагы һәм Русия халыклары телләре турында федераль кануннарга карамый, тыкшыну эшләрен алып бара. Болар барсы да республикадагы милләтара стабиллекне бозуга, киеренкелеккә, федерализм нигезләрен какшатуга алып килә", диде "Ак тирмә" оешмасы рәисәсе.

Рәисә ханым Татарстанда туган телдә Бердәм дәүләт имтиханы кертү турында интернетта петициягә имза җыю баруын әйтеп, шунда тавыш бирергә чакырды.

Башкорт теленең киләчәге өчен борчылу башка чыгышларда да сизелде.

Кадим Аралбай
Кадим Аралбай

Башкортстаның халык шагыйре Кадим Аралбай:

"Туган телләрне укыту ата-аналар ихыярында булырга тиеш диләр. Бу дөрес түгел. Ул хөкүмәт карары белән казна исәбенә укытылырга тиеш. Югыйсә нәтиҗәләре юк. Мәсәлән, оныкларым белем алган мәктәп укчыларының 70 процентын башкортлар һәм татарлар тәшкил итә. Ата-аналар җыелышында нибары өч башкорт һәм бер татар гына балаларын туган телләрендә укытырга теләүләрен белдергән. Чөнки бердәм дәүләт имтиханын урысча бирәсе. Менә бездә ммилли үзаң ничек! Милли басмаларны алыйк. “Агыйдел”журналы бүген 2069 данә булып, кайчандыр бар мәктәпләр дә алдырган “Йәнчишмә” 1032 данә булып басыла. Бар юнәлештә ирешелгәннәрне югалтабыз. Халык белән эшләргә, аңлату алып барырга кирәк", дип чыгыш ясады.

Таңсылу Карамышева
Таңсылу Карамышева

Шагыйрә Таңсылу Карамышева:

Телне юкка чыгару – ул республиканы юкка чыгару дигән сүз

"Башкорт теле дәүләт оешмаларыннан кысрыклап чыгарылды. Мәктәпләргә һөҗүм бара. 50нче һәм 70нче елларда милли телләргә каршы һөҗүмнәр булган иде. Монысы – өченче дулкын, бу юлы һөҗүм күпкә көчле бара. Телләр турында канунны инкарь итәләр. Телне юкка чыгару – ул республиканы юкка чыгару дигән сүз", диде.

Гүзәл Ситдикова
Гүзәл Ситдикова

Шагыйрә ​Гүзәл Ситдикова:

"Без проблемнарыбызны үзебезнең башкорт гәзитләрендә генә тикшерәбез. Әйдәгез, урыс басмаларына да чыгыйк. Үзебезнең авырткан мәсьәләләрне күтәрик, төп хлалыкларның хокукларын исләренә төшерик. Халыкара хокук яклаучы оешмаларга мөрәҗәгать итик. Мәхкәмәләшүдән курыкмыйк", дип чыгыш ясады.

Гөлфия Юнысова
Гөлфия Юнысова

Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова:

Ике туган талашыр, атка менсә ярашыр, дигән әйтем бар. Атка менәр вакыт җитте

"Татарстан дәүләт шурасында язучы депутатлар күп булды. Нәтиҗәдә туган телне яклаган кануннар да кабул ителде. Мин республика парламенты депутаты булган елларда без корылтайда ике язучы идек. Татарстанда исә сигез язучы депутат булды. Бүген милли мәсьәләләр белән кайда мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. Элек мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы бар иде. Бүген ул мәдәният министрлыгы гына булып калды. Аны элеккечә итеп үзгәртергә кирәк. Чөнки милли проблемнар бар, аларны чишәргә кирәк. Татарстан белән багланышларны үстерергә кирәк. Ике туган талашыр, атка менсә ярашыр дигән әйтем бар. Атка менәр вакыт җитте", дип сөйләде.

Сөләйман Латыйпов
Сөләйман Латыйпов

Чыгышларда интернетны файдаланып проблемнарны дөньяга таратырга, укучылар белән даими очрашулар уздырырга, аларга балаларын туган тел укытуга чакырырга, милли үзаңны үстерергә булышлык итәргә дигән тәкъдимнәр булды. "Тамаша" журналы мөхәррире, язучы Сөләйман Латыйпов язучыларга халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен районнарны бүлеп бирергә чакырды.

Чара ахырында Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Анда башкорт телен укытуда басым бару уңаеннан борчылу белдерелгән һәм башкорт телен канун кысасында укытуда тудырылган авырлыкларны туктатырга чакырылган.

Башкорт теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдергән иде.
  • Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.
  • Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады.
  • Башкорт теле укытучылары да Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмимтовка ачык хат юллады.
  • Дөнья башкорт корылтае Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп башкорт телен һәм халкын якларга чакырды.
  • 16 сентябрь Уфаның спорт сарае каршында башкорт активистлары башкорт телен яклап митинг уздырырга җыена иде. Уфа хакимияте каршылык чарасына рөхсәт бирмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG