Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләрдә укыту һәм БДИ тапшыру мөмкинлеге өчен имза җыю башланды


Бердәм дәүләт имтиханы (архив фотосы)
Бердәм дәүләт имтиханы (архив фотосы)

Change.org петицияләр сайтында Русия халыклары телләрендә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) бирү турында петиция чыкты. Дүшәмбе иртән эленгән мөрәҗәгатькә төшкә кадәр 80ләп кеше тавыш биргән иде.

Мөрәҗәгать Русия президенты һәм Русия дәүләт думасына юлланган. Аның авторы - Казаннан Айсылу Галиәхмәтова - Русиянең мәгариф турындагы канунына сылтанып, илдә дәүләт телләрендә белем алу һәм уку-укыту һәм тәрбия бирү телен сайлау гарантияләнә, дип яза. "Ләкин Русия халыклары телләре авыр хәлдә", ди автор һәм илдәге милли мәгариф өлкәсендәге вазгыятькә бәя биреп китә. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгәнчә, 2012 елда Русиядә белем бирү 39 телдә барса, 2016 елга инде 24кә кала. 2000 ел белән чагыштырганда, Татарстанда милли мәктәпләр саны дүрт тапкырга кыскара, Башкортстан, Якутия, Чуашастан кебек респбуликаларда да шундый ук хәл күзәтелә.

Автор фикеренчә, милли телләрдән баш тарту Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшыру мөмкинлеге белән дә бәйле. Математика, физика, информатика кебек фәннәрне башкорт, чуаш, татар яки башка туган телдә укучылар БДИны да үз телләрендә тапшырырга тиеш, дип саный автор. "Югыйсә туган телендә белем алган балалар тел аркасында дискриминациягә дучар була", диелә мөрәҗгатьтә.

Петициядә БДИны туган телдә бирү мөмкинлеген булдыру һәм Мәгариф турындагы 273-ФЗ канунына Русия ватандашлары мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп белемне туган телләрендә алырга хокуклы дигән урынына "урта белем" дигән сүзне дә өстәү таләп ителә. "Бер сүзнең булмавы мәгариф процессына кертелмәгән 97 этносның язмышын хәл итә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Петиция авторы "без туган телләрнең дәүләт хакимияте инструментлары белән бетерелүенә, милләтара ызгышларга китерүче һәм ил нигезен какшатучы көчләп тагылган ассимиляцияләүгә каршы", дип белдерә.

Соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту тирәсендә кызу бәхәс бара. Ул Русия президенты Владимир Путин белдерүеннән соң көчәеп китте. Моңа каршы татар ата-аналары, татар җәмәгатьчелеге интернетта, социаль челтәрләрдә активлашты. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы да үз сүзен әйтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG