Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта татар телен яклау флешмоблары оештырыла [Сораштыру]


"Татары и Татарочки" төркеме тараткан өндәмә
"Татары и Татарочки" төркеме тараткан өндәмә

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб үткәрелә, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга.

Вконтакте социаль челтәрендә иң зур татар төркеме булган "Татары и Татарочки" берләшмәсе "Татар телен саклыйк" исемле флешмоб башлап җибәрде. Анда Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укыту тарафдарларына махсус язылган өндәмәне хупларга, аны таратырга тәкъдим ителә. Шулай ук өч телдә хэштеглар кулланып, татар телен яклауга кушылырга чакырыла: #татартеленсаклыйк, #сохранимтатарский, #savetatarlanguage.

Интернетта ​#татартеленсаклыйк хэштегы шактый киң тарала башлады. Аның белән бергә татар әлифбасы китабы рәсеме дә күрсәтелә, төрле кешеләрнең мәктәпләрдә татар телен укытуның әһәмиятен чагылдырган язмалары пәйда була:

Error rendering VK.

Error rendering VK.

Хәзерге вакытта бу хэштег барлык популяр социаль челтәрләрдә тарала.

Тагын бер үзенчәлекле флешмоб буларак социаль челтәрләрдә аватар (баш рәсем) урынына авызы томалган укучы белән әлифба рәсеме кую тарала.

Error rendering VK.

Facebook челтәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты язмасы
Facebook челтәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты язмасы

Вконтакте челтәрендә тагын бер чара буларак "Татар ата-аналары" төркеменең оешуын атап була. Озак вакыт дәвамында Татарстан мәктәпләрендә татар теленең дәүләт теле буларак укытылуына каршы төшкән рус телле ата-аналар "Комитет русскоязычных родителей Татарии" дип аталган төркем ярдәмендә оешкан иде. Аңа 3 меңнән артык кеше кергән.

Яңа оешкан татар төркемнең өч төп таләбе язылган. Алар: мәктәпләрдә татар теленең рус теле белән тигез дәрәҗәдә мәҗбүри укытылуы, җитәрлек дәрәҗәдә татар мәктәпләре һәм сыйныфлар ачылуы һәм Бердәм дәүләт имтиханын татарча да тапшыру мөмкинлеге таләпләре.

Error rendering VK.

8 сентябрь кичендә генә оешкан "Татар ата-аналары" төркемендә инде 800дән артык кеше тупланган.

Соңгы тәрәккыят

  • Соңгы вакытта татар теленә басым артканнан арта бара. Әлеге басым Русия президенты Владимир Путин белдерүеннән соң яңа сулыш алды. 20 июль көнне Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.
  • Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлаган иде.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.

Сораштыру

[Искәрмә: Татар телен укыту методикасын сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк итү кирәклеге һәр очракта күздә тотыла]

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG