Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгының татар телен укыту турындагы аңлатмасы Путинга шикаять ителде


Татар телен яклау чарасы, Казан (архив фотосы)
Татар телен яклау чарасы, Казан (архив фотосы)

Активист Иван Климов мөрәҗәгатендә Татарстан мәгариф министрлыгының татар телен укыту турындагы аңлатмасы Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсенә каршы килә дип белдерелә.

Русия Хезмәт фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Иван Климов Татарстан мәгариф һәм фән минстрлыгының татар телен укыту турындагы белдерүен тикшерүне сорап Путинга мөрәҗәгать итте. Ул мөрәҗәгатен Фейсбуктагы битенә урнаштырды.

Климов үзенең мөрәҗәгатен федераль дәрәҗәдә карауны үтенә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына куелган мәгълүмат сезнең күрсәтмәгә каршы килә дип белдерелә.

Иван Климовның Путинга мөрәҗәгатенең бер бите
Иван Климовның Путинга мөрәҗәгатенең бер бите

20 июль Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде. Аннан соң Путинның Русиядәге төбәкләрдә ана телләрнең ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру кануннарга каршы килә диелде.

XS
SM
MD
LG