Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телдә уку кайда мәҗбүри, кайда ихтыяри?


Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту тирәсендә бәхәс арта барганда, Азатлык чит илләрдәге тәҗрибәгә күз салырга булды. Канаданың француз телле Квебек төбәгендә ике тел укытылса да, инглиз телендә уку мөмкин түгел диярлек.

Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту тирәсендә вазгыять куера бара. Ике дәүләт теле дә мәктәпләрдә бертигез дәрәҗәдә укытылу сәясәте элек тә аерым төркемнәр тарафыннан тәнкыйтьләнә иде, ләкин соңгы айларда бәхәс киң даирәләргә чыга бара.

Русия президенты йөкләмәсеннән соң Русия баш прокуратурасы һәм Рособрнадзор төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана теленең ихтыяри укытылуын тикшерә башлый. Кайбер белгечләр бу татар телен укытуның факультативка калу мөмкинлегенә китерергә мөмкин. Башкортстан прокуратурасы инде ата-ана ризалыгыннан тыш ана телләрен укытырга ярамавы турында кисәтә башлады.

Азатлык берничә телле илләрдә, төбәкләрдә тел сәясәте турында даими хәбәр итеп тора. Бу юлы без дөньяның төрле почмакларында урнашкан әлеге төбәкләрдә телләрне укыту сәясәте һәм вазгыятен белешергә булдык.

Канаданың Квебек төбәге

Канаданың Квебек вилаятендә рәсми тел булып француз теле тора. Француз теле биредәге халыкның 80% өчен туган тел. Инглиз теллеләр белән бәйле катлаулы тарихи вакыйгалар Квебек халкын француз телен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга мәҗбүр итә. Моның өчен 2002 елда Квебекта тормышның барлык өлкәләрендә француз телен куллану, яклау, саклау һәм алга таба үстерүне баккан махсус француз теле идарәсе булдырыла.

Квебек мәгариф системында инглиз һәм француз телләре "укыту теле"енә (Language of instruction​) һәм "икенче тел"гә (Second language) бүленә. Укыту сәгатьләре дә шуңа бәйле аерыла.

Инглиз телендә укуны сайлау мөмкинлеге ике очракта гына бирелә

Әйтик, төбәк документлары нигезләмәсендә әйтелгәнчә, урта мәктәптә төп тел булып француз теле сайланса, ул семестрга 400 сәгать укытыла, икенче тел булган инглиз теленә 200 сәгать аерыла. Ә киресенчә сайланган очракта, төп тел булган инглиз теле 300 сәгать кенә укытылачак, француз теленә шул ук күләмдә 300 сәгать аерып бирәләр. Шулай итеп, саклау максаты куелган француз теленә өстенлек бирелә.

Канадага гаиләсе белән күченгән һәм балаларын Квебек мәктәбенә укырга биргән Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, инглиз телендә укуны сайлау мөмкинлеге бары тик ике очракта гына бирелә: әти-әнисе инде күптән Канадада яшәгән инглиз телле кешеләр булса, яки телләр үзләштерүне кыенлаштырган авырулары булган балаларга.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

"Безнең кебек Квебекка күченгән мигрантлар балаларын француз мәктәпләренә бирергә мәҗбүр. Инглиз телле мәктәпләргә эләгү мөмкин түгел. Канадага әле 1960нчы елларда күченгән татар кешеләре бар, аларга һәм аларның балаларына инглизчә белем алу хокукы бирелә, яңа резидентларга исә андый хокук юк.

Квебекка күченгән мигрантлар балаларын француз мәктәпләренә бирергә мөҗбүр

Әлбәттә, хосусый мәктәпләр дә бар, алар халыкара програм нигезендә укыта, анда инглизчә дә, итальянча да уку мөмкин. Ләкин мондый мәктәпләрдә уку бик кыйбат", дип сөйләде Азатлыкка Алимә ханым.

Аның сүзләренчә, мондый тел сәясәте төбәктә француз теленең саклап калуына һәм үсешенә китергән. "Баштарак тел сәясәте белән риза булмаучыларның төбәктән китү, бизнесларын Торонтога күчерү очраклары күп булган, бу икътисади яктан Квебекка нык бәргән. Тик соңрак җирле хакимият төбәктә өстәмә "бонуслар" кертә башлаган, кешеләрне бирегә җәлеп итеп француз телләрен өйрәнүләрен тәэмин итә. Моның нәтиҗәсендә Квебекта француз теле зур үсеш кичергән.

Мондый тел сәясәте аркасында җирле халык үз телләрен саклап, аны үстерә алды

Монда гаиләм белән күченгәндә, аеруча авыр булды. Мәктәп мөдиренә безнең әле генә күчкәнебезне аңлаттык, документ-белдерүләрне инглизчә бирүләрен үтендек. Моңа карамастан барлык рәсми кәгазь-белдерүләр безгә французча килә, баламны укыткан укытучы французча җавап бирә, хәтта җирле мәгариф идарәсенә дә французча гына мөрәҗәгать иткәндә җавап килә. Бу Татарстан өчен бик сәер күренер иде, ләкин биредә бу гадәти хәл булып санала. Мондый тел сәясәте аркасында җирле халык үз телләрен саклап, аны үстерә алды", ди Алимә Сәләхетдинова.

Британиянең Уэлс иле

Берничә гасыр дәвамында инглиз теленең көчле басымын кичергән уэлс теле үсешне бары тик XX гасыр азагында гына кичерә башлый. Төбәк тарихы белгече Кирилл Кобрин сүзләренчә, XX гасыр азагына таба уэлс телендә төбәкнең 19%-ы гына сөйләшә алган. Яңарыш кичерүдән соң бу сан әкренләп булса да үсә бара. Тел сакланышы һәм үсеше өчен киң вәкаләтле берничә дәүләт оешмасы җавап тота.

1999 елдан уэлс теле 16 яшькә кадәр һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында уэлс телен өйрәнү ихтыяри булып тора. 1990 елдан уэлс теле 14 яшькә кадәр һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри булса, 1999 елда аны 16 яшькә кадәр мәҗбүри итеп куйганнар. Уэлс телен шулай ук беренче яки икенче тел булып сайларга мөмкин, ләкин аны уку мәҗбүри.

Тел үсешенә тәэсир ясаган тагын бер мөһим фактор - уэлс телендә белем алу мөмкинлеге. Аларның алдынгы һәм тирән, эчтәлекле белем бирүе ата-аналарның уэлс телле мәктәпләргә балаларын күбрәк бирүенә китерә. Мәктәптән соң уэлс телендә белем алу мөмкинлеге әлегә чикле, бу нигездә уэлс халкы традицион күпләп яшәгән өлкәләрдә генә мөмкин. Шулай да белгечләр уэлс телендә һөнәри белем бирү артуны әйтә.

Ирландия дәүләте

Ирландиядә исә вазгыять башкачарак. Шулай ук инглиз теленең зур басымын сизгән ирланд теле, уэлсларга караганда тагын да зуррак һөҗүмнәргә дучар булган. XIX гасыр азагына ирланд телен белүчеләр беткән диярлек, аны бары тик берничә өлкәдә генә белгәннәр. XX гасыр ирланд милли хәрәкәте дә үз туган телен белмәгән.

Ирланд телен кулланучылар саны халыкның нибары 3%-ын гына тәшкил итә

Ирландия бәйсезлеге игълан ителгәннән бирле ирланд телен өйрәнү мәҗбүри. Шуңа карамастан тел әлегә үсеш кичерә алмый, киресенчә, ирландча сөйләшүчеләр саны кими бара. Ирланд телен кулланучылар саны халыкның нибары 3%-ын гына тәшкил итә. Гомумән, бу телдә сөйләшүчеләр 1,6 млн тирәсе исәпләнә, ләкин белгечләр бу санның күпчелеге - ирланд телен аралашырлык дәрәҗәдә белмәүчеләр дип саный.

Ирландларның милли бәйрәмен, Изге Патрик көнен билгеләүчеләр
Ирландларның милли бәйрәмен, Изге Патрик көнен билгеләүчеләр

Уэлс белән Ирландияне чагыштырып, Кобрин Ирландиянең "авыр, колониаль тарихы" булуын әйтә. Ләкин аның фикеренчә, ирланд теленең хәзерге хәленең сәбәбе - бәйсез Ирландия хакимиятләренең уйланылмаган тел сәясәтендә.

Испания төбәге: Каталония

Тел сәясәте ягыннан иң катлаулы очракларның берсен Испаниядә күзәтеп була. Испан теленнән тыш биредә рәсми статуска 6 тел ия, шул исәптән каталон һәм баск телләре дә. Илдә бердәм тел кануннары юк, һәр төбәк үзгә тел сәясәтенә ия.

Каталониядә укучылар испан телен бары тик чит тел буларак, атнага 2 сәгать өйрәнә

Үз туган телләрен саклау максатыннан иң кырыс юлга Каталония баскан. Каталониядә испан теле урта һәм югары мәктәптән куып чыгарылган дәрәҗәдә, укучылар аны бары тик чит тел буларак, атнага 2 сәгать өйрәнә. Милләтчеләр кулында булган җирле идарә вәкиле, Ирене Ридау "Без соңгы 30 ел тудырган каталон телен укыту моделеннән баш тартырга җыенмыйбыз. Сүз каталон җәмгыяте теле турында бара, ә аның өчен испан теле - чит тел. Максатыбыз - милләтебезнең бер телендә сөйләшүе" дип белдерә.

Каталоннар үз туган телләренең "эре" тел янында югалмау өчен шундый кискен чараларга бара. Бирегә укырга килгән чит ил студентлары да каталон телен өйрәнергә тиеш. Мондый сәясәткә Испаниянең башка төбәкләрендә еш протест белдерәләр, аерым каталоннарда да каршылык бар. Каталон теленең хакимлегенә каршы протест чаралары оештырыла, аерым эшләр мәхкәмәдә дә карала.

Каталония байрагы
Каталония байрагы

Испания төбәге: Басклар иле

Басклар илендә исә вазгыять башкачарак. Биредә икетеллелеккә игътибар бирелә. Ата-аналар балаларын үзләренең теләге буенча баск яки испан мәктәпләренә бирә ала. Баск мәктәпләрендә укытуның 20%-ы - испан телен өйрәнүгә һәм берничә фәннең испан телендә укытылуына аерыла. Нәкъ шулай ук испан мәктәпләрендә уку програмының 20%ы баск теле һәм баск телендә берничә фәнгә бирелә.

Ата-аналар балаларын үзләренең теләге буенча баск яки испан мәктәпләренә бирә ала

Ләкин мондый вазгыятьтә дә кыенлыклар туа. Сан-Себастьян мөгаллиме Мария Альдекоа сүзләренчә, берәр районда испан мәктәбе булмаска мөмкин, шуңа баланы шәһәрнең башка ягында булган мәктәпкә илтергә туры килә. Басклар мәктәпләре исә сан ягыннан күбрәк, алар гадәттә һәр районда бар, ди Мария Альдекоа.

Ил буйлап бердәм тел сәясәтенең булмавы Испаниядә дә нинди телләрне өйрәнү, аларны мәҗбүри-ихтыяри укыту турында бәхәсләрнең дәвам итүенә китерә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз!

XS
SM
MD
LG