Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:17

"Татарстанда икетелле мәгариф моделен үстерергә кирәк"


"Икетеллелек – реаль. Аның чын мисаллары да күп: шул ук Швейцария, Канада, Каталония һәм башка илләр", ди Диләрә Сөләйманова

Швейцариядә яшәүче Диләрә Сөләйманова Татарстандагы икетеллелекне һәм милли мәгариф мәсьәләләрен өйрәнә. Аның фикеренчә, Татарстанда бары тик татар телле мәгариф моделе инде яши алмый, шуңа икетелле мәгарифне үстерү кирәк.

Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуга кайбер ата-аналар нигә каршы чыга? Телгә уңай карашны ничек булдырырга? Швейцариядә нибары 60 мең кеше генә сөйләшкән тел ничек популяр булып китте? Бу һәм башка кызыклы темаларга Цюрих университеты докторы, антрополог Диләрә Сөләйманова белән әңгәмә кордык.

– Диләрә, сез икетеллелек өлкәсендә нинди тикшеренүләр алып барасыз? Сез нәрсәләр өйрәнәсез һәм бу татар теле торышына ничек ярдәм итә ала?

– Цюрихта яклаган диссертациям Татарстанда мәктәптә белем бирү сәясәтенә багышланган. Шул максаттан мин Татарстан район үзәкләренең берсендә, мәктәпләрдә этнографик тикшеренү уздырдым. Көн саен ике мәктәпкә йөрдем, дәресләрне күзәттем, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән фикер алыштым, төрле мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда катнаштым. Әлбәттә, тел мәсьәләсе һәрвакыт авылларда торучы халык белән сөйләшүләрдә калкып чыга. Бу русча гына тапшырырга кирәк булган БДИ кертелгән беренче ел иде. Кызганыч ки, бу күп кенә әти-әниләрне балаларын татар мәктәбеннән алуга китерде. Бу авылда күбесенчә татарлар яшәсә дә, халыкның күпчелеге балаларын рус мәктәпләре һәм балалар бакчаларына бирүне өстен күрә.

Диләрә Сөләйманова
Диләрә Сөләйманова

– Татарстанда татар телен уку мәҗбүри. Антрополог буларак сез моның турында ни уйлыйсыз? Аерым әти-әниләр тарафыннан бу күренеш нигә көчле каршылыкка терәлә?

1990нчы елларда кайбер мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бары тик җирәнү хисен генә тудырган, чөнки укыту методикалары үсеш алмаган

– Татарстанда татар телен мәҗбури укытылуы белән мин риза. Татар телен саклап калуда һәм аның үсеше өчен дәүләт ярдәме булуы зарури. Шул ук вакытта, мәктәптә телне укыту сәясәте җиренә җиткереп башкарылмаган булса, ул зыян да сала ала. Мәсәлән, 1990нчы елларда кайбер мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бары тик җирәнү хисен генә тудырган, чөнки укыту методикалары үсеш алмаган, төп басым грамматика белән ятлауга ясалган. Укытуда төп урынга аралашуны, коммуникатив компетенцияне кую бик мөһим. Телне ятлап түгел, шул телдә сөйләшеп өйрәнәләр.

2009-2010 елларда, мин үземнең тикшерүемне алып барганда, инглиз телен укытуга охшаш методикалар кулланылган дәреслекләр барлыкка килә башлаган. Бу – яхшы тенденция.

Мин өйрәнгән авылда әти-әниләр татарча камил белгән балаларын рустелле төркемнәргә күчерә иделәр

Аерым әти-әниләрнең мәҗбүри укытуга каршы чыгуына мин гаҗәпләнмим. Моңа артык игътибар да бирергә кирәк дип санамыйм. Әти-әниләр, нигездә – нык прагматик кешеләр, алар рациональ максатлардан чыгып эш итә. Мисал өчен, мин өйрәнгән авылда әти-әниләр татарча камил белгән балаларын рустелле төркемнәргә күчерә иделәр. Сәбәбе – балаларына азрак өй эшен ясарга туры килсен һәм аларга яхшырак билгеләр куелсын. Рус мәктәбендә уку җиңелрәк булсын дип, кайбер әти-әниләр балаларын рус балалар бакчасына бирә иделәр. Шул ук вакытта өйдә аралашу бары тик татарча бара иде.

Белем алуны ата-аналар беренче чиратта “иҗтимагый баскыч”, үсәргә мөмкинлек буларак кабул итә. Алар балаларның уңышлы булуын тели, ә моның өчен рус телен яхшы белү һәм БДИ-ны яхшы тапшыру кирәк. Шуңа күрә проблем шунда: артык югары таләпләр куелса, бу ата-аналарның каршылыгына китерә. Һәм бу каршылык һәм ачык, митингларга чыккан әти-әниләрдә кебек, һәм ябык, авыллардагы “тыныч саботаж” кебек була ала. Бу мин мәктәптә күзәткән нәрсәләр.

Каршылыкны киметер өчен татар теле дәресләрен мөмкин кадәр кызык итәргә кирәк: балалар дәресләргә теләк белән йөрергә тиеш

Шуңа бәйле, бу каршылыкны киметер өчен татар теле дәресләрен мөмкин кадәр кызык итәргә кирәк: балалар дәресләргә теләк белән йөрергә тиеш, сөйләшергә өйрәнергә тиеш. Өйгә кайтып, татарча сөйләшә алсалар, әти-әниләр дә дәресләрнең нәтиҗәле булуын аңлар. Әлбәттә, бу укытучылар өчен зур хезмәт – шуңа күрә аларны яңадан укыту, заманча методикаларга өйрәтү мөһим.

– Европаның төбәк телләренә килгәндә, сез аларны да күзәтәсездер. Аларның үсеш сере нәрсәдә? Нигә аларның телләре үсеш кичерә алды?

– Европаның төбәк телләрен мин турыдан туры өйрәнмәдем, ләкин аларның вазгыяте белән бераз таныш. Һәр телнең үз вазгыяте һәм тарихы бар. Бу үсеш күренешләре күптән түгел генә башланды, әйтик, 1980нче еллар тирәләреннән. Барлык телләр мәгарифнең барлык баскычларында кулланылмый. Шулай да, үсеш нигездә бу илләрдәге көчле демократик институтлар һәм төбәкләргә күбрәк автономияләр бирү белән бәйле.

"Швейцариядәге ретороман телендә нибары 60 мең кеше сөйләшә, тик хәзер тел ретороманнар өчен горурлык билгесенә әйләнде"
"Швейцариядәге ретороман телендә нибары 60 мең кеше сөйләшә, тик хәзер тел ретороманнар өчен горурлык билгесенә әйләнде"

– Сез яшәгән Швейцариядә дә мондый мисаллар бармы?

– Мин шундый нәтиҗәгә килдем: тел яңарышы туган телгә карата уңай караш, хисси бәйлелек һәм горурлыкка бәйле. Швейцариядәге ретороман теле мисалын китерим. Бу телдә нибары 60 мең кеше сөйләшә, бу илнең 1%-ыннан да азрак. Элек бу телгә өстен генә, “таулылар” теленә кебек караганнар. Хәзер исә вазгыять нык үзгәрде, тел ретороманнар өчен горурлык билгесенә әйләнде. Ретороман теле игътибар һәм кызыксыну үзәгенә эләкте. Бу “экзотик” тел туристларда һәм швейцариялеләрдә зур кызыксыну уята, аны актив рәвештә туристик продукциядә кулланалар – плакатлар, китапчыклар. Бу телдә мәдәният тә барлыкка килде – әдәбият, шигырьләр, хәтта, рэп җырлары. Бу мәдәни продуктлар тел яңарышы өчен шактый әһәмиятле. Һәм ул “астан”, яшь, алдынгы карашлы кешеләрдән килә.

– Икетеллелек – чынбарлыкта реальме? Иртәме, соңмы “көчлерәк” тел “көчсезрәкне” йотачак дигән фикерләр бар, алар дөресме?

– Әлбәттә, икетеллелек реаль. Аның чын мисаллары да күп: шул ук Швейцария, Канада, Каталония һәм башкалар. Ассиметрик икетеллелек дигән төшенчә бар, бу очракта һәр тел үзенә күрә урынны били. Мисал өчен, “көчле” тел иҗтимагый өлкәләрнең күпчелегендә урын ала, “көчсезрәк” тел исә билгеле тел куллану өлкәләрен били һәм ул кысаларда үсә.

– Читтән караганда, Татарстандагы татар теле хәлен сез ничек бәялисез? Сезнеңчә, нәрсәләр җитми? Тел үсеше өчен ниләр эшләргә кирәк?

"Икетелле мәктәп мәгарифе моделен үстерергә кирәк, чөнки бертелле, бары тик татартелле белем бирү моделенә инде ихтыяҗ юк"

– Русия кысаларында татар теле, мөгаен, рус теленнән соң үсешкә иң сәләтле тел. Әлбәттә, татарның күпме проценты чынбарлыкта татар телендә сөйләшә, һәм нинди дәрәҗәдә татарча белә – бу статистик мәгълүматлар кирәк, алар җитеп бетми. Читтән караганда, һәм уңай, һәм тискәре күренешләрне күреп була. Мисал өчен, татар телендә белем бирү хәле – куркыныч хәлдә. Монда икетелле мәктәп мәгарифе моделен үстерергә кирәк, чөнки бертелле, бары тик татартелле белем бирү моделенә инде ихтыяҗ юк, һәм ул Татарстанда инде юк дәрәҗәсендә, рәсми статистика башкача әйтсә дә.

Бүгенге көндә татар телендә альтернатив яшьләр мәдәнияте үсүе мөһим – бу яктан бездә уңай мисаллар бар. Глобаль күренешләрдә катнашкан, социаль медиаларда актив кулланылган, сыйфатлы мәдәни һәм мәгълүмати продукт булган телләр генә исән калачак. Дөресен әйткәндә, интернетта Азатлык радиосы сәхифәсеннән тыш укырлык сайтлар юк. Һәм бу нык аяныч. Inde сайты кебек, ләкин татарча эшли торган шәһәр яшьләренең медиа-продукты кирәк. Сыйфатлы балалар китаплары, мультфильмнары, тапшырулары кирәк. Бу яктан соңгы вакытта бераз үсеш күзәтелә, аны активлаштыру мөһим.

– Сезнеңчә, татар булу өчен татар телен белү мөһимме? Яки милли үзаң күпкә әһәмиятлерәкме?

Ярату, хисләр – телне үстерү, кешеләрне телгә тарту өчен көчле ресурс

– Бу бик озын гомерле сорау, аңа һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Монда ниндидер киртәләрдән качарга кирәк. Берәр вакытта милли үзаң телне өйрәнүгә китерергә мөмкин. Андый кешеләрне этәреп, “чын татар түгел” дисәк, үзебезгә генә зыян салырбыз. Минемчә, телне хисси ярату, якын итү әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Татар телен белмәгән яки начар белгән татарларда аңа карата бик нечкә һәм ягымлы караш, җылы истәлекләр бар. Менә бу ярату, хисләр – чынбарлыкта, телне үстерү, кешеләрне телгә тарту өчен көчле ресурс. Һәм аны кулланырга кирәк.

Белешмә

Диләрә Сөләйманова Казан дәүләт университетында белем алган, шуннан соң Будапештта Үзәк Европа университетында магистрлык дәрәҗәсен алган. Кандидатлык диссертацясен яклаган, аның нигезендә “Татар йорты интерьеры: гореф-гадәтләр һәм үсеш” китабын чыгарган. 2013 елда Цюрих университетында антропология буенча докторлык диссертациясен яклаган. Хәзерге вакытта шул университетта укыта, фәнни эзләнүләр алып бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG