Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Сөләйманова: Вконтакте челтәрендә татар төркемнәре


Диләрә Сөләйманова – Цюрих университетының социаль антропология факультеты аспиранты. Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган, Үзәк Европа университетында (Будапешт) магистрлык дәрәҗәсен алган. Магистрлык эше совет чорыннан соңгы дәвердә татар теленең үсеше турында.

Хәзер ул Татарстанда мәгариф һәм милли үзаң мәсьәләләренә багышланган докторлык диссертациясен яза. Диләрәнең кызыксыну даирәсе шактый киң: милләтчелек, тел вә мәгариф сәясәте, яшьләр субкультурасыннан алып, интернетка кадәр. Татарларның социаль челтәрләрдә аралашуын өйрәнеп ул кызыклы бер хисап әзерләгән.

Татарлар интернетта нинди челтәрләрне куллана? Алар анда нинди телләрдә аралаша? Татар интернеты кая таба бара? Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Диләрә үзенең фикерләре белән уртаклашты. Аның белән Алсу Кормаш сөйләште.

XS
SM
MD
LG