Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс булмаганнарга урыс булып яшәү рәхәтме?


"Бары тик урыс халкын гына дәүләт төзергә сәләтле милләт итеп күрсәтү – бу башка милләтләрне кимсетүче милләтчелек түгелмени?"
"Бары тик урыс халкын гына дәүләт төзергә сәләтле милләт итеп күрсәтү – бу башка милләтләрне кимсетүче милләтчелек түгелмени?"
“Милли мәсьәлә” төшенчәсе күптән түгел Владимир Путинның Русиядә милләтара татулык булдыруга һәм саклауга багышланган програм мәкаләсендә тикшерелде. Әйтелгән фикерләрнең күбесе яңа түгел һәм нигездә Этнология һәм антропология институты мөдире, Ельцин чорында милләтләр эшләре министры булып торган В.Тишков фикерләрен хәтерләтә. “Күптөрлелектә бердәмлек” сыйфатына хас булган Русия гражданнары милләте, “россияннар” милләте идеясен нәкъ менә В.Тишков алга сөрде һәм әле дә хуплый.

Бу формула Русия федерациясенең “күпмилләтле халкы” исеменнән язылган Конституциядә дә ныгытылган.

Соңгы вакытта милләтара мөнәсәбәтләр чынлап та киеренкеләнә, ләкин Путин тәкъдим иткән стратегия бу мәсьәләгә тиешле җавап һәм чишелеш була аламы?

Кызганычка каршы, бу стратегия, Русия гражданнары милләте идеясе шикелле үк, эчке каршылыклардан чәлпәрәмә килә һәм аның белән милли республика җитәкчеләре дә, һәм урыс милләтчеләре үзләре дә килешә алмый.

Проблем шунда ки, милләтара татулык стратегиясе үзәгенә баналь рәвештә урыс милләте куела. Каршылык күзгә бәреп тора. Мәкаләдә сүз милләтчелекнең җимергеч көче, җәмгыятьне зарарлаучы һәм милләтара дошманлык һәм нәфрәт тудыручы “милләтчелек бациллалары” турында бара. Шул ук вакытта алга таба фикерләүләр урыс милләтчелеген хуплау һәм үстерүгә багышлана.

Бары тик урыс халкын гына дәүләтне хасил итүче халык дип атау, Русиянең дәүләт буларак оешуына башка халыкларның керткән өлешенә (Алтын Урда дисеңме, башка халык вәкилләре дә катнашкан күпсанлы сугышлар) күз йому, нәтиҗәдә бары тик урыс халкын гына дәүләт төзергә сәләтле милләт итеп күрсәтү – бу башка милләтләрне кимсетүче милләтчелек түгелмени?

Урысларның бөек миссиясе турындагы идея – расачыл өстенлек идеологиясен хәтерләтә (арийларның бөек миссиясе турындагы идея шикелле) – бу милләтчелек түгелмени?

Русиядәге әрмән, азәрбайҗан, татар, алман халыклары атамасының бары тик “русский” кушымтасы белән генә әйтелүе – бу милләтчелек түгелмени?

Илнең барлык халыкларына да бердәм “урыс” мәдәни коды тагыла, илнең чын ватандашы булу өчен 100 иң мөһим китапны уку шарты куела – бары тик урыс язучылары урыс телендә язган китаплар – бу милләтчелек түгелмени?

Урыс булмаган халыкларга халыклар пирамидасына тезелергә тәкъдим ителә, без аның каядыр төбендә югалып калган, ә түбәсендә бөек урыс халкы якты киләчәккә юл күрсәтеп тора.

Урыс булмаган халыклар хакимияткә яисә нинди дә булса сәяси эшчәнлеккә дәгъва итә алмый. Җирле партияләрне төзергә ярамый, чөнки бу “туп-туры сепаратизмга алып баручы юл” санала.

Нәтиҗәдә урыс булмаган халыклар музей экспонатлары яисә фольклор төркемнәре рәвешендә генә яши ала дигән сүз, Русия аларны үзенең күп милләтлелеге турында сөйләгәндә дөньяга күрсәтә ала. Шуннан арысы юк.

Кызганычка каршы, бу стратегия үзләренең яшәгән илләрен дә белмәгән халык тууга китерәчәк. Аларның иң радикаллары “славян булмаган кыяфәт” күреп, “чуркаларны дөмбәслә” дип кычкырачак, бу “чуркаларның” нәкъ шундый ук ватандаш икәннәре турында уйлап та тормыйча. Русиялеләрнең күбесе Русиянең Киев Русеннән чыкканын белсә дә, җирләрнең күпчелеге якут, татар, алтай, чечен, калмык җирләре икәнен белми. Алай гына түгел, русиялеләрнең күбесенең “балкар” яисә “алтай” кебек халыклар турында ишеткәне дә юк. Алар тарих дәреслекләрендә Кавказ сугышы турында укый, шул ук вакытта “кавказлылар” турында “килмешәк” дип сөйли. Алар Русиядә христиан диненең кайчан кабул ителгәнен белә, ләкин мөселман халыкларының исламны аннан да элегрәк кабул иткәне турында белми. Урамда лезгинка биегәннәрен күрсәләр ачулары килә, брэйк-данс күрсәләр, берни әйтмиләр (Русиядә XIX гасырдан бирле биелгән лезгинка безнең гомум традиция түгелмени?)

Хәзерге нацилар нәкъ шундый идеология шартларында калыплашкан – Русия мәдәнияте казанышлары бары тик урыс халкыныкы итеп күрсәтелгән, ә башка халыкларның мәдәни казанышлары турында берни әйтелмәгән шартларда.

Бу шартларда формалашкан яшьләр Русияне бер милләтле дәүләт дип саный, ә славян кыяфәтле булмаган кешеләрне Кавказдан, Үзәк Азиядән, йә башка берәр “дошмани” планетадан килүчеләр дип саный.

Бу вазгыятьтә җәмгыятькә башка стратегия ярдәм итә алыр иде – башка халыкларның мәдәни казанышларын, тирән тамырларын аңлату – бөек язучылар ул Достоевский белән Лермонтов кына түгел, ә Габдулла Тукай һәм Рәсүл Гамзатов та, Дагыстан үзенең биюләре генә түгел, ә зәркән сәнгате белән дә бай, рейхстаг өстенә совет әләмен урнаштыручылар арасында татар солдаты да булган.

Бу фактларга күз йому урынына аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү – бу илдә милләтара татулык булдыруга өмет бирер иде.

Диләрә Сөләйманова
антрополог, Цюрих университеты

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG