Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан прокуратурасы ата-ана ризалыгыннан тыш ана телләрен укыту ярамавы турында кисәтә


Башкортстан прокуратурасы республикада дәүләт теле булган башкорт телен укытуга карата аңлатма бирде.

Башкортстан прокуратурасы чыгарган күрсәтмәдә республикада "ана телләрен, шул исәптән дәүләт теле булган башкорт телен ата-ана (яки хокукый вәкилләр) рөхсәтеннән башка укыту ярамый" диелә.

Укучыларның белем өлкәсендә хокукларын һәм иреген канунсыз чикләү очрагында административ җаваплылык каралган, диелә. Аңлатма бирү сәбәбе итеп ватандашларның прокуратурага күпсанлы мөрәҗәгатьләре күрсәтелә.

Прокуратура белдергәнчә, ана телләрен өйрәнү мәҗбүрилек түгел, хокук буларак беркетелгән.

20 июль көнне Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдергән иде. Кайбер белгечләр фикеренчә, Русия җитәкчесенең бу сүзләре турыдан-туры милли республикаларны, милләтләрне юк итү, бердәм россиян милләте ясауга юнәлгән сәясәтне көчәйтү булып тора.

XS
SM
MD
LG