Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 21:17

Азатлыкта Ана теле атнасына кайтаваз буларак, Франция тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе Бернард Монот татар, бретон һәм валенсия телләренең охшаш һәм аермалы якларын барлый һәм Европада Төбәкләр телләре хартиясен тормышка ашыруны тасвирлый. Бернард әфәнде язмасын татарча махсус Азатлык өчен язды.

Валенсия һәм Татарстан, икесе дә кәгазьдә автоном төбәк. Ләкин Валенсия кергән Испания дәүләте, Русиядән аермалы буларак, федерация түгел, ул унитар дәүләт (бу хакта безнең язмада укып була). Диктатор Франциско Франко хакимияте вакытында (1939-1975) иң кырыс шартлар була: ул елларда бары тик кастильча сөйләшү мәҗбүри иде, валенсия, каталан, балеар, касилия, баск телләрендә исә сөйләшү, язу һәм уку катгый тыелган иде.

Демократия чоры башлангач (1978), басклар һәм каталаннарга автономия бирелде. Аларга гына түгел, яңа оешкан 17 төбәк тә автоном статусына ия булды. Ягъни, хәтта Мадрид та автоном булып санала. Русия исә федерация булып саналса да, аның егермедән артык автоном республикасы һәм төбәге бар, башка регионнарда исә андый статус юк.

Ике дәүләтнең дә охшаш яклары бар: испаннар һәм руслар күпчелекне тәшкил итә, һәм ике дәүләт тә үз вакытында хәзерге автоном төбәкләрне яулап алган. Испания 1707 елда Каталония белән Валенсия патшалыклары парламентларын юкка чыгарган, Русия 1552 елда Казан ханлыгын яулаган.

Бернард Монот
Бернард Монот

Бретань төбәгенә дә күз салыйк. 1488 елда Сент-Обен-ду-Кормье сугышы илнең мөстәкыйльлеген бетерә. Бретань патшасы Франсуа II килешү имзаларга мәҗбур була. Бретань 1532 елга таба төбәк әкрәнләп хөрриятен югалта. Бу бретон теле өчен тискәре нәтиҗәләргә китерде. Мисал өчен, 1539 елгы Villers-Cotterêts карары нигезендә бөтен Франция махкәмәләрендә француз телен куллану мәҗбүри була. Соңрак, француз инкыйлабы чорында (1790 еллар) якобиннар хөкүмәте Франциянең бөтен төбәк телләре тыелган.

Кызганыч ки, төбәк телләренә тискәре караш безнең көннәргә кадәр барып җиткән. Мәсәлән, 1992 елда Европа Берлеге парламентында "Төбәкләр яисә азчылыклар телләре хартиясе" кабул ителде. Ул төбәкләр телләрен һәм азчылыкларны саклауга юнәлгән. Башка Европа илләреннән аермалы буларак, бүгенгә кадәр Франция һаман бу хартияне танымый. 1999 елда Лионел Жоспен хөкүмәте аны имзаласа да, уңчылар аны раслауга (ратификациягә) киртәләр куеп баралар, чөнки алар якобиннар мирасчылары. Бүгенгә кадәр хартия расланмады, моңа номиналь сәбәп табалар – 1958 елгы Конституциядә "Җөмһүриятнең теле – француз теле" дигән 2нче маддә.

Татарлар үзләре теләгән әлифба сайлый алмый. Минемчә, бу – татар халкы өчен мәгънәсез карар

Мәгълүм булганча, бу документны Русия дә расламый. Татар теле тарихын язып тормыйм, аны укучылар миңа караганда яхшырак белә. Шуны гына ассызыклыйм: татарлар үзләре теләгән әлифба сайлый алмый, чөнки латин әлифбасын Русия Думасы тыйды. Минемчә, бу – татар халкы өчен мәгънәсез карар.

Валенсия
Валенсия

Валенсия теленә әйләнеп кайтканда, 1983 елда кабул ителгән Испания конституциясенең 143нче һәм 151нче маддәләре төбәкләр автономияләренә юл ача. Баск иле, Каталония, Галисия, Андалусия кебек төбәкләр аның "тиз" тормышка ашырылу юлында барса, Валенсия бары тик "әкерен" тормышка ашыру варианты белән хәрәкәт итә. Сәбәбе – Валенсия хөкүмәтендә озак вакыт дәвамында фашистик Франко фиркасе тарафдарлары булуы. Диктатор Франциско Франконың төп шигаре “Испания – бер ил, бөек, ирекле” (España, una, grande, libre) иде. Шуңа бу фирка тарафдарлары валенсия теле үсешенә киртә булып тора. 2016 елдан гына хакимияткә килгән сулчылар хәлне яхшыга таба үзгәртә башлый.

Хәзерге вакытта җирле администрациядә испан теле белән беррәттән валенсия теле дә кулланылышка керә. Европа Берлеге таләпләренә туры китереп, дәүләт мәктәпләре өч телдә (испан, валенсия һәм инглиз/француз) иркен аралаша алган балаларны тәрбияли. Югары уку йортларында студентлар өчен төрле бәйгеләр оештырыла, мисал өчен, "Самбори" фонды университетларда кыска хикәяләр бәйгесен оештыра.

Моннан тыш, Валенсиядә актив рәвештә этнология өлкәсендә эш алып барыла. Бү халыкның тарихи аңын һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә. 1960 елда язучы һәм тәрҗемәче Джон Мира антропология өлкәсендә хезмәт куя, Валенсиянең этнология музеен оештыра. Мондый эшләр дә халык аңы үсешенә һәм тел өйрәнүгә этәрә.

Бернард Монот, Испания

Бернард Монот – Франциянең тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, көнчыгыш илләр бүлегендә хезмәт итә. Ике тапкыр өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар. 1977 елдан 2014 елга кадәр төрле илләрдәге Франция илчелекләрендә эшли. 2014 елдан – лаеклы ялда. Италия җөмһүриятенең лаеклы кавалеры ордены (1998), Португалия-Гарәп илләре хезмәттәшлеге оешмасы истәлек медаленә (2008) ия булган. Лаеклы ялда татар телен өйрәнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG