Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция министрлыгының элекке киңәшчесе: "Татар телен интернет аша өйрәндем"


Бернард Монот иске гарәп кирмәнендә. Аликанте тирәсендә, Испания
Бернард Монот иске гарәп кирмәнендә. Аликанте тирәсендә, Испания

Франция тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе Бернард Монот хәзер лаеклы ялда. Дистәгә якын тел белүенә карамастан, ул татар телен дә өйрәнә һәм инде иркен сөйләшә-яза белә. Азатлык хәбәрчесе Бернард әфәнде белән әңгәмә корды.

Бернард әфәнде Монот 1950 елда туган. Декабрьдә аңа 66 яшь тулачак. Тумышы белән Франциянең Бретан төбәгеннән булган дипломат хәзерге вакытта гаиләсе белән Испаниядә яши. Буш вакытында татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә. Азатлык радиосы Бернард Монот белән элемтәгә кереп, аның белән аралашты. Шунысын искәртик: Бернард әфәнде сорауларыбызга, кечкенә хаталарны исәпкә алмасаң, саф әдәби татар телендә җавап бирде.

Бернард әфәнде, үзегез турында сөйләп китегезче? Кайда укыдыгыз, кайларда эшләдегез?

​– Мин Франциянең Бретан төбәгендә (Брест хәрби порты) туып үстем, милләтем белән - бретон. Бретан илнең көнбатыш өлешендә урнашкан, бретоннар француз теленнән тыш бретон телен дә белә. Татарстандагы кебек үк халыкның яртысы гына үз телендә (бретонча) сөйләшә, калганнары сөйләшми. Тарихи яктан да, Бретан белән Татарстанның язмышы уртак: 1532 елда Франция Бретан патшалыгын үзенә куша.

Татарстандагы кебек, халыкның яртысы гына үз телендә сөйләшә, калганнары сөйләшми

Мин 42 ел дәвамында француз дипломатиясенә хезмәт иттем: Сомали, Комор утраулары, Италия, Ватикан, Ливия, ике тапкыр Португалиядә яшәп алдым. Моннан тыш Латин Америкасында да эшләдем: Аргентина, Колумбия, Коста-Рика һәм Һондурас илләрендә. Хәзер мин лаеклы ялда. Ике ел элек гаиләм белән Валенсиядә урнаштык.

Башта дипломат булып эшләячәкмен дип уйламаган идем, чөнки мин төгәл фәннәрдән (математика һәм физика) төпле белем алдым. Аттестат алганнан соң Брестның хәрби диңгез академиясенә керергә теләгән идем, ләкин анда бәйге уза алмадым. Хәрби академиягә керә алдым, тик анда укуымны дәвам итмәдем. Париждагы ENSAE исемендәге Статистика һәм икътисад идарәсе Дәүләт югары уку йортында белем алдым. Үзлектән төрек телен (һәм дә госманлы теле) өйрәндем. Шул ук Парижда INALCO исемендәге Дәүләт шәрык телләр һәм мәдәниятләре югары уку йортында укыдым. Төрек теле һәм ислам мәдәнияте белән таныш булуы миңа Фран­циянең тышкы эшләр министрлыгынның көнчыгыш илләр бүлегенә бәйге нигезендә керергә форсат бирде. Һәм карьерам тулаем үзгәрде!

Бернард Монот (сулда) Лиссабон француз илчелегендә
Бернард Монот (сулда) Лиссабон француз илчелегендә

Казанда, Татарстан яки Русиядә булганыгыз бармы?

– Юк, мин беркайчан да элекке Совет берлеге яки хәзерге Русиядә булмадым. Беләсезме, мин запастагы офицер һәм 1992 елга кадәр бу якларга барып килү өчен махсус рөхсәт кирәк иде, вакыт һәм форсат тапмадым.

Берәр вакыт Татарстанга сәяхәт итсәм, мин Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренә килеп китәргә теләр идем. Һәм, әлбәттә, Казанны да күреп кайтыр идем.

– Татар теленә кызыксынуыгыз ничек уянды? Нигә нәкъ татар телен өйрәндегез?

​– 1972 елдан бирле мин төрек телен өйрәнәм. Хәзерге төрек теленнән тыш, иске госман теле дә үзләштердем. Хәзер, мисал өчен, Екатерина II чорында Солтан Сәлим III тарафыннан җибәрелгән Госманлы хаканы Бабый Гали илчесенең сәфәрнамәсен укыйм. 44 ел эчендә мин төрек теле белгече булдым.

Төрек теленнән тыш башка төрки телләрне дә өйрәнәсем килде

Ләкин төрек теленнән тыш башка төрки телләрне дә өйрәнәсем килде. Совет берлеге таркалган вакытта Франция яңа оешкан төрки җөмһүриятләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра башлаган. 1993 елда министрлык мине Азәрбайҗанга җибәрергә теләде. Тик Азәрбайҗанда булган баш күтәрү нәтиҗәсендә илдә җитәкчелеккә башка президент килде. Франция илчелегенең штаты кимеде, шуңа күрә мине анда җибәрмәделәр. Азәри телен өйрәнү мөмкинлегем юкка чыкты.

Бернард Монот (сулда) Һондурасның Люре төбәгендә
Бернард Монот (сулда) Һондурасның Люре төбәгендә

Һондураста эшләгәндә мин бер казакъ хатын-кызы белән таныштым. Ул Коста-Рикадан эш сәфәре белән килгән иде, Сан Хосе базасында ЮНЕСКО оешмасында эшли иде. Аның белән төрекчә һәм французча аралаштык. Ул миңа икенче төрки телне өйрәнергә киңәш итте, шунда ук кисәтте: төрек теле казакъ яки татар-башкорт телләренә караганда җиңелрәк диде. Шулай итеп, мин 2013 ел ахырында татар телен өйрәнә башларга булдым.

– Тагын нинди телләр беләсез? Аларны да үзегез өйрәндегезме?

Сомалида булганда сомали телен яшерен рәвештә өйрәндем, чөнки чит кешесе өчен аны өйрәнү тыелган иде

– Мәктәп һәм урта белем бирү көллиятендә (ягъни аттестат алуыма кадәр) инглиз һәм испан телләрен өйрәндем. Португал, грек һәм итальян телләрне үзөйрәткеч ярдәмендә үзләштердем. Алман телен ENSAE югары уку йортында өйрәндем. Әйткәнемчә, төрекчә үзлектән өйрәндем, аннары INALCOда да укымны дәвам иттем. Көрд телен Париж көрдләр институтында укыдым, ләкин аны дәвам итә алмадым, сәяси киеренкелекләр аркасында мин француз дипломаты буларак бу юнәлешне дәвам итә алмадым.

Сомалида булганда сомали телен яшерен рәвештә өйрәндем, чөнки чит кеше өчен аны өйрәнү тыелган иде. Югославиядә сербча сөйләшергә өйрәндем. Аннан соң, Франция чит ил эшләре министрлыгы укытучыларыннан гарәп телен укыдым (36 ел дәвамында).

– Татар телен ничек, нинди чыганаклар аша өйрәндегез?

– Франциядә татар теле дәреслеге юк. Интернет аша өйрәнергә туры килә. Башта русча-французча сүзлеген сатып алдым (русча белмим, бары тик сербча белү сәбәпле, аны бераз аңлый алам), чөнки татар телен өйрәнү сайтлары - барысы да рус телендә.

Илсур Нәфыйков алып барган “Мин татарча сөйләшәм” дәресләрен таптым. Дәресләр барысын да, 330 видеоны карап укыдым, күп сүзләр өйрәндем. Шул ук вакытта алман методика китабын таптым: “Tatarisch Wort für Wort” (Kauderwelsch Band 149). Яхшы китап, ләкин авторы латин хәрефләрен куллана.

Тегусигальпа тауларында
Тегусигальпа тауларында

​Моннан тыш Сабировның “Самоучитель татарского языка” исемле 38 онлайн дәресен өйрәндем. Тагын Дамир Ганиевның онлайн грамматикасын уздым.

Аннан соң, ТНВ-Планета каналында “Переведи” тапшыруын зур дикъкать белән карыйм. Тапшыру азагында “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе турында хәбәр иттеләр. 2015 елның февраленнән бирле татар телен аннан өйрәнәм.

– Татар телен өйрәнгәндә сезгә нәрсәләр авыр тоелды?

​– Татар телен өйрәнгәндә ярдәмче һәм аналитик фигыльләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәк, чөнки алар газет мәкаләләрендә һәм татар әдәбиятында бик еш кулланыла. Аналитик фигыльләр чит укучылары өчен аеруча кыен.

Татар телендә исем фигыль белән исемне аерыру кыенрак

Икенче кыенлык шул: татар телендә саф омонимнар бик аз. Күбесе кайбер формалары белән генә омонимнар булып киләләр. Төрек телендә дә исем фигыльләр бар, әмма татар телендә исем фигыль белән исемне аеру кыенрак, аеру өчен җөмләнең төгәл мәгънәсенә һәм контекстка таянырга кирәк. Шуннан тыш, бер сүзнең берничә мәгънәсе бар. Аларны истә тоту авыр.

– Сезне татар мәдәнияте кызыксындырамы? Татарда нәрсәләр ошый?

– Интернет аша татар мәдәниятен өйрәнә алдым. Википедиядә күп мәгълүмат бар. Мәсәлән, татарның абруйлы һәм күренекле мәгърифәтчеләре биографияләрен укыдым: танылган язучылар, рәссамнәр, сынчылар, композиторлар белән таныштым.

Мәскәүдә яшәгән рус дустым миңа Габдулла Тукай шигырьләре җыентыгын (исеме “Актык тамчы яшь”) җибәрде. Шуннан тыш “Татар халык җырлары” дигән китабым бар һәм йөз халык җыры белән MP3-дискны еш тыңлыйм. Вакытым булса, ТНВ-Планета каналының онлайн тапшыруларын һәм архивын карыйм.

Сан-Педро-Сула IT паркында
Сан-Педро-Сула IT паркында

– Франция татарлары белән очраштыгызмы? Алар турында беләсезме?

– Парижда Франция-Татарстан ассоциациясе бар, әмма кызганычка, Франциядә бер татарны да белмим. Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрәләр дип ишеттем, тик мин үзем күбрәк Испаниядә яшим, Франциягә әз йөрим, чөнки артык туганнарым анда юк.

Парижда INALCO университетында татар теле курслары бар

Парижда, мин инде телгә алган INALCO Дәүләт шәрык телләр һәм мәдәниятләр университетында татар теле курслары бар. Аларны профессор Ләйлә Садовина алып бара. Белгәнемчә, анда татар телен бары тик икенче дәрәҗәгә кадәр генә укыталар.

– Татар теленең халәтен ничек бәяләр идегез? Тел өйрәнгәндә сезгә нәрсәләр җитеп бетми?

– Бу бик катлаулы мәсьәлә, әйтергә авыр. Берьяктан, әлифба мәсьәләсенә килгәндә, кирилл әлифбасы миңа комачауламый. Бары тик, минемчә, башкорт телендә булган махсус тартык авазлар (Ҡ, Ғ) һәм латин (W) хәрефләрен өстәргә кирәк.

Татар әлифбасына (Ҡ, Ғ) һәм (W) хәрефләрен өстәргә кирәк

Икенче яктан, Татарстанның яртысы - рус халкы, аларны урамда, кибетләрдә, мәктәптә татарча көчләп сөйләштерергә мөмкин түгел. Испаниядәге Каталония белән охшаш вазгыять. Минемчә, татар яшьләренә көчле, икенче төрле әйткәндә интенсив курслар укытырга кирәк. Шуңа күрә “Ана теле” проектын бик яхшы дип саныйм. Тел өйрәнгәндә миңа, мөгаен, татарча-татарча аңлатмалы сүзлек җитмәгәндер.

Бретон халкының халәтен ничек бәяләр идегез? Бретонча сөйләшәләрме? Мәгълүмат чаралары бармы?

Монда тарих күзлегеннән карарга кирәк. 900 елдан бирле Бретон телендә бары тик Бретан төбәгенең көнбатыш өлешендә генә сөйләшкәннәр. Карурманнар белән тулы бу өлеш әле Карл империясенә кермәгән. 1532 елда Бретан бәйсезлеген югалта. Француз инкыйлабына кадәр бретоннар үз туган телләрен саклаганнар, хәтта үз парламентлары да булган.

Бретон телен рәсми тел булып тану карары
Бретон телен рәсми тел булып тану карары

Ләкин Француз инкыйлабы нәтиҗәсендә оешкан Өченче Француз җөмһүрияте илдә региональ телләрне куллануны тыя. 1958 елда кабул ителгән Конституциядә Франция - бүленмәс җир һәм француз теле - аның уникаль теле дип беркетелә. Мәктәптә бретон телендә сөйләшүчеләргә җәза бирә иделәр. Минем әтием дә шулар арасында. Ул бретонча яхшы сөйләшә иде һәм миңа да аны өйрәтеп калдырды. Бретонча сөйләшүчеләрне парижлылар һәм хәтта Бретанда яшәүчеләр мыскыллаганнар: аларны "игенчеләр" дип көлгәннәр һәм бретон телен "авыл диалекты" дип атаганнар.

XX гасырның 70нче елларда президент Валери д’Эстен төбәк телләре програмын кабул итте һәм Бретонда, Татарстанда кебек үк ике рәсми тел игълан ителде. Тик бу артык зур нәтиҗә бирмәде. Бары тик 1980 елларда гына француз хөкүмәте Европа төбәк телләренең хартиясен имзаларга ризалашты.

Бретон теле теләк буенча гына, факультатив буларак укытыла

Шулай итеп бретон телен укытырга рөхсәт бирелде. Тик аны укыту теләк буенча гына башкарыла, факультатив буларак. Бретан мәктәпләре күбесенчә хосусый, алар гаиләләр тарафыннан финанслана. Һәм алар әкренләп бретон телен кайтару эшен башкара.

Бүгенге көндә Бретанда барлык юл күрсәткечләре ике телдә язылган (Quimper/Kemper, Lorient/Oriant). Аерым мәсьәләләрдә бездә чын икетеллелек урнашкан, хәтта 900 елдан бирле француз телле булган җирләрдә дә.

Француз-бретон сөйләүлеге
Француз-бретон сөйләүлеге

Бретон телендә җырларыбыз бар, һәм фольклор җырлары гына түгел. Кызыксынучыларга Nolwenn Leroy, Alan Stivell, Glenmor, Dan ar Bras һәм башкаларны тыңларга киңәш итәм. Мин белгәнчә, бретон телендә газетлар бөтенләй юк. Әдәбиятыбыз бар, ул һәрвакыт булган (Ar marc'h dall әсәрен киңәш итә алам). Бездә шулай ук "TV Breizh" дигән телеканал бар һәм FM дулкынында берничә радио бар (бары тик Бретанның көнбатыш өлешендә).

Бүгенге көндә бретон телендә 500 мең кеше сөйләшә.

Белешмә

Бернард Монот - Франциянең тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, көнчыгыш илләр бүлегендә хезмәт итә. Ике тапкыр өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар. 1977 елдан 2014 елга кадәр төрле илләрдәге Франция илчелекләрендә эшли. 2014 елдан - лаеклы ялда. Италия җөмһүриятенең лаеклы кавалеры ордены (1998), Португалия-Гарәп илләре хезмәттәшлеге оешмасы истәлек медаленә (2008) ия булган.

Бретоннар - Франциянең төньяк-көнбатышында яшәгән кельт халкы. Саннары якынча 6-7 миллион булып исәпләнә. Бретан төбәгендә шуларның 3 миллионы яши дип санала. Күренекле вәкилләре арасында - американ язучысы Джек Керуак, җырчылар Алан Стивелл һәм Денез Прижан, футболчылар Кристиан Гуркюфф белән Йоанн Гуркюфф. Бретон телендә 500 меңләп кеше сөйләшә.

XS
SM
MD
LG