Accessibility links

6 ноябрь көнне яшьләр Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын концерт рәвешендә билгеләде. Салкын һавага карамастан, урамда ике меңләп кеше татар альтернатив һәм эстрада музыкасын, Конституциянең әһәмияте турында чыгышлар тыңлады һәм викторина уйнады.

Татарстан Конституциясе көне республикада рәсми ял көне буларак билгеләнсә дә, соңгы елларда бу көн уңаеннан рәсми чаралар, зурлап концертлар да оештырылмый. Гадәттә, бу көнне барлык иҗтимагый активлык Татар иҗтимагый үзәге үткәргән митинг белән генә чикләнә иде. Быел да шул ук хәл булыр дип көтелде. Тик бер атна элек Татар яшьләре форумы 6 ноябрь "Мин татарча сөйләшәм" исемле зур концерт оештырачагын белдерде.

Татарстан бәйрәмне республикада шактый киеренке хәлдә каршылады – республика мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе көннән-көн кыза бара. Чараны Бауман урамыннан Казансу ярына күчерүне моның белән бәйләүчеләр дә бар, оештыручылар чара "техник сәбәпләр аркасында" күчерелә дип кенә белдерде.

Азатлык Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллиннан чараның нинди максат белән оештырылуын сорады. "Конституциягә 25 ел булганын күп кеше белеп бетерми. Безгә ничектер рәсми чаралардан кала, бу датаны яшьләрчә билгеләргә кирәк дип тоелды, шуңа бу концертны оештырдык та. Нинди генә милләт булмасын, барыбызны да Татарстанда яшәвебез берләштерә" диде ул.

Чарага ике меңләп кеше җыелды
Чарага ике меңләп кеше җыелды

Концертка ярты сәгать калганда Казансу яр буенда урнашкан мәйдан буш иде. Волонтерлар соңгы әзерлек белән мәшәкатьләнеп йөри, оештыручылар йөзләрендә "халык килмиме әллә" дигән борчылу күренә. Концертка ризалык соң бирелгән иде, шуңа аны берничә көн эчендә генә оештырганнар. Борчылулар юкка булды, өчләрдән соң мәйданга меңләп кеше җыелды, соңрак тамашачылар саны ике меңнән артты.

Татар теле тирәсендәге соңгы вакыйгалар аркасында борчулы йөзләр күп иде

Шунысын әйтергә кирәк, атмосфера гадәттәге "Мин татарча сөйләшәм"нән аерыла иде. Шул ук йөзләр кебек, яшьләр күп, әмма татар теле тирәсендәге соңгы вакыйгалар аркасында борчулы йөзләр күп, кешеләр арасында нәкъ татар телен укыту турында сөйләшүләр күп булды.

Концерт програмында тел мәсьәләсе күтәрелмәде, моны чара төре белән аңлап була (чарага митинг дип түгел, концертка дип гариза бирелгән). "Салкын һавага карамастан, кеше күп килде. Димәк, безнең потенциал зур. Монда килгән кеше, әлбәттә, хәзерге тел вазгыяте белән риза түгел, һәм алар бу ризасызлыкны монда килеп белдерде. Мин шулай дип бәялим. Кешеләр тел мәсьәләсен урам протестлары аша түгел, ә тыныч, йомшак кына хәл итәргә тели. Шуңа, бу чара нәкъ концерт форматында уза", диде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. ​

Концертта эстрада һәм альтернатив музыка вәкилләре җырлады
Концертта эстрада һәм альтернатив музыка вәкилләре җырлады

Концертның мәгълүмати ягын үз өстенә алып баручылар, танылган радио диджейлары Айсылу Лерон белән Илфар Кәримов алдылар. Чара барышында алар Татарстан Конституциясенең әһәмиятен, аның уңышларын аңлатып барды. "Бер карашка, Конституция көндәлек тормышка бәйле түгел кебек. Әмма бу алай түгел, аның бер маддәсенә кагылгач та, без моны яхшы сиздек. Ул телләр турындагы сигезенче маддә", диделәр алар. ​

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова Татарстан байрагы белән
Җырчы Ләйсән Мәхмүтова Татарстан байрагы белән

Моннан тыш, алып баручылар федерализмның әһәмиятен дә берничә тапкыр ассызыклады. Мисал өчен, "федерализм төзелеше чын-чынлап үтәлгәндә генә илебез чәчәк атып, уңышка ирешә ала" дип белдерелде. Чараның зур өлешен исә күңел ачу програмы тәшкил итте. Концертта Зөлфәт Зиннуров, Рәдиф Кашапов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Gauga, K-Ru, Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлады. Моннан тыш, башка милләт вәкилләре: чуаш, удмурт, мордва альтернатив музыка вәкилләре дә берешәр җыр башкарды.

Алып баручылар уйнаткан уеннар да күңелле булды. Нигездә, Татарстан Конституциясе һәм аның тарихына багышланган сораулар бирелде, хәтта иң четерекле сорауларга да дөрес җавап әйтүче табылды. Мисал өчен, Конституциядә Татарстан сүзе 536 тапкыр кабатлануы билгеле булды.

Азатлык чарада очраган кайбер күренекле кешеләрнең бу көн турында фикерләрен белеште.

Танылган язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон Азатлыкка "Күреп торабыз, вазгыять бик катлаулы. Шуңа Конституциянең 25 еллыгына багышланган чара бик кирәк иде. Миннән хәзер "хәлең ничек?" дип сораганда "хатыны татар теле укытучысы булган шагыйрь хәлендә" дип җавап бирәм. Күзәтәбез, беләбез: күп кенә мәктәпләрдә татар теле дәресләре саны кими, телгә басым бара. Шуңарга нинди генә ысул белән булса да, җырлапмы-биепме, без барлыгыбызны белдерергә тиешбез" дип сөйләде. Аның сүзләренчә, укытучы хатыны эштән чыгарылачакмы, юкмы – әлегә билгесез. "Монда бөтен халык чыгарга тиеш иде, мин гаиләм белән килдем" диде Ләбиб Лерон.

Чарага Мәскәүдән дә бер төркем яшьләр килде. Аларның берсе Ринат Гарифуллин "Бу бәйрәмгә Мәскәүдән махсус килдек. Татарстандагы вазгыятьне актив күзәтеп барабыз, республикабыз өчен борчылабыз. Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәсе килә, ләкин күңелдә курку хисе дә бар. Тел факультативка калса, аны саклау шактый кыенлашачак, бәлки бөтенләй дә саклап булмаячак дип уйлыйм. Шуңа моның белән берничек тә ризалашасы килми" дип сөйләде.

Сүрия Усманова
Сүрия Усманова

Хокук яклаучы Сүрия Усманова да чарага гаиләсе белән килде. "Мин татарча 10 газета-журнал алам. Моннан тыш интернеттагы барлык чыганакларны карап барам, чара турында алардан белдем. Бу чараны оештыручыларга бик авыр булган, шуны аңлыйм. Хәзерге вазгыятьтә һәр татар кешесе монда чыгарга тиеш дип саныйм. Аерым алганда, укытучыларның чыкмавына аптырыйм, югыйсә монда 2 меңләп татар теле укытучысы торырга тиеш иде бит", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Чарада укытучылар күп күренмәсә дә, алар булды. Казаннан Лилия Хәсәнова чарада Казан мәктәпләреннән шактый таныш укытучылар күрүен әйтте. "Алай әле безгә бер сүз әйтмиләр. Кыскартулар булмый дип белдерелә. Дәресләр электив формада калды, ягъни дәресләргә йөрү мәҗбүри булса да, билгеләр куелмаячак. Сәгатьләребез кимеде. Әлегә төшенкелектә йөрибез", дип сөйләде ул.

Гүзәл Йосыпова
Гүзәл Йосыпова

Социолог Гүзәл Йосыпова әлеге сәяси вазгыятьтә митинг оештыру катлаулы дип әйтә. Моңа бәйле бу концертны хакимиятләр һәм активистлар арасында компромисс буларак кабул итеп була. "Мин сораштыру үткәргән кешеләрнең күпчелеге концертка түгел, ә нәкъ татар телен укытуны яклап килүен әйтте. Күзгә шунысы ташланды: чара үткәрү урыны үзгәртелүгә, аның кеше күп йөрмәгән урында күчерелүенә карамастан, шактый күп кеше килде. Төрле яшьтәге кешеләрнең дә килүе кызыклы булды. Яшьләрдән тыш урта һәм өлкән буындагы кешеләр дә бар иде" диде ул.

Йосыпова ​сүзләренчә, Русиядәге башка халыклар нәкъ татарларга карый, алардан үрнәк ала. Шуңа башка халык вәкилләре тел мәсьәләсе Татарстанда ничек хәл ителер дип карап тора, ди социолог.

Азатлык радиосы чарадан туры трансляция алып барды, аны тулысынча биредә карап була:

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG