Accessibility links

6 ноябрь - Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге Казанда концерт-митинг уздырды. Чара ахырында полиция хезмәткәрләре милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакировны тоткарлап полиция бүлегенә алып китте. Соңрак аны чыгарганнар, иртәгә эше Идел буе районы мәхкәмәсендә карала.

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы көнендә Татар иҗтимагый үзәге Казанның "Җиңү проспекты" метро тукталышы янында Дан бакчасында (Сквер славы) концерт-митинг уздырды. Казандагы хәбәрчебез белдерүенчә, чарага 150ләп кеше килгән. Полиция килүчеләрне койма эченә тикшереп керткән.

Бу юлы чараны җәмәгать эшлеклесе Шамил Каюмов оештырды. "Митинг-концерт уздыру турындагы гаризаны мин бирдем. Шуңа бөтен җаваплылык минем өстә. Дүрт урынны сораган идем - Бауман урамында, Тинчурин паркы һәм тагын ике урында. Башка чара уздырылу сәбәпле, берсендә дә урын юк диделәр. Аннары шушы Җиңү проспектын тәкъдим иттеләр. Күпмедер уйлаганнан соң ризалашырга туры килде, чөнки бәйрәм булгач аны уздырырга кирәк. "Туй үпкәсез булмый", диләр. Безнең Татарстан Конституциясе бар икәнне халыкка искә төшерергә кирәк бит", диде ул.

Шамил Каюмов
Шамил Каюмов

Чарада милли хәрәкәт байраклары булмады. Темадан тайпылу була дип бу юлы әлеге байракларны күтәрмәскә булганнар. "Татарстан байраклары күбрәк булсын иде", диде Каюмов.

Чараны Татар иҗтимагый үзәге оештырмаса да, аның вәкилләре митинг-концертта катнашты. Үзәкнең әгъзасы Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, полиция вәкиле ул алып килгән шигарне күтәрмәскә кушкан.

Полиция күтәрмәскә кушкан шигар
Полиция күтәрмәскә кушкан шигар

"Ишектән кергәндә үк тикшерделәр һәм "Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре ике дәүләт телен дә белергә тиеш" дигән шигар темага туры килми дип аны күтәрмәскә куштылар. Ә Конституция телсез булмый бит инде ул. Шул ук шигарнең икенче өлешендә Конституциянең 8нче маддәсен нигә үтәмисез диелгән. Әлеге маддәдә нәкъ шул дәүләт теле турында сүз бара. Ул шигарне барыбер күтәрәчәкбез”, диде Нуриәхмәт.

"Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, ул да таратырга дип газетлар алып килгән булган, әмма полиция хезмәткәрләре таратуга рөхсәт биргәнче, үзара кечкенә генә “киңәшмә” уздырып алган. Аннан соң рөхсәт бирелгән.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Икътисадчы Фарсель Зыятдинов татар теле киләчәге өчен борчылып чыгыш ясады.

"Без Конституциягә күп өметләр баглаган идек. 25 ел эчендә күп нәрсәгә дә ирештек, хәзер Конституциядә татар теле дәүләт теле булырга тиеш дигәнне саклап калырга иде. Шуңа күрә монда чыктым. Чыкканчы ике-өч ел буе күп нәрсәләр өйрәндем. Җир шарында кайсыдыр ил басымы астында калган, аның теле таланган берәр республика булды микән? Тарихта юк. Бары тик безнең Татарстанда гына инде 25 ел Конституциясе булып шушы көндә аның телен тартып алырга, туздырырга тырышалар. Монда халкыбызның ике төп өлеше сәбәпче.

Фарсель Зыятдинов
Фарсель Зыятдинов

Русларның шовинистлары татарның манкортлары белән берләшеп безнең телебезгә каршы көрәшә һәм телебезне бетермәкче була

Мин русларны гаепләргә теләмим. Руслар арасында бик яхшы кешеләр бар. Алар татар телен өйрәнеп балаларына да өйрәтүчеләр бар. Минем укытучым - Михаил Куркин рус кешесе иде. Икътисадка, фәннәргә өйрәтте. Монда яшәүче руслар татар телен өйрәнүдән проблем ясамыйлар. Иң мөһиме - русларның шовинистлары, котыртучылары гаепле. Алар безнең татарның манкортлары белән берләшеп безнең телебезгә каршы көрәшәләр һәм безнең телебезне бетермәкче булалар. Манкортларның әти-әниләре дә балаларын татар теленә, татарларга каршы тәрбиялиләр.

Кайбер татарлар безнең балаларыбыз татарча укыса, институтларга керә алмас, аларның юллары киселер диләр. Бу - дөрес түгел. Мин үзем татар мәктәбен бетердем һәм өч институтта укыдым. Шуңа баланың максаты бар икән, бу - сәбәп була алмый.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Безгә Актаныш районы Пучы авылында укыганда алман телен укытырга дип Польшадан бер поляк яһүден җибәрделәр. Ул безгә русча аңлата башлаган иде, без бернәрсә аңламыйбыз. Ул сөйли, аны тыңлаучы юк. Икенче кергәндә алман телендә аңлата башлады, аны да белүче юк. Ул бер ай эчендә татар телен өйрәнеп, чиста татар телендә безгә аңлата башлады. Татар телен өйрәнеп булмый дигән сүз дөрес түгел. Ихтыяҗ кирәк", диде ул.

Митингта катнашучы Флюра Галимова сүзләренчә, татар телен саклау һәм Татар милли университетын ачуны таләп итеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президенты Владимир Путин исеменә язган мөрәҗәгатькә имза җыйганнар.

Шулай ук митинг-концертта резолюция кабул ителде. Анда ноябрь аенда Татарстан Дәүләт шурасыннан шартнамәгә багышланган чираттан тыш утырыш уздыру таләбе дә язылган.

Митингтан соң тоткарланган Айрат Шакиров чыгыш ясый (сулдан икенче)
Митингтан соң тоткарланган Айрат Шакиров чыгыш ясый (сулдан икенче)

Митинг-концерт милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакиров чыгышы һәм дога калуы белән тәмамланды. Казандагы хәбәрчебез әйтүенчә, чарадан соң Шакировны полиция хезмәткәрләре "Универсиада авылы"ндагы 8нче бүлеккә алып киткән.

Полиция бүлегендә Айрат Шакировны дүрт сәгать ярым тотканнар.

"Мин чара вакытында чыгышымда яшьләр татар теле өчен мәйданга чыгарга риза дип әйткән идем. Бүген Биектауда байракчыклар тараттык, шул вакытта яшьләр миңа татар теле өчен борчылуларын һәм мәйданга чыгарга риза булуларын әйтте. Мин моңа үзем дә гаҗәпләндем. Әле бу хәлләргә милли хәрәкәт вәкилләре генә борчылып йөри дип уйлый идем. Алай түгел икән. Шул хакта үз чыгышымда әйтте һәм шуның өчен мине полиция бүлегенә алып киттеләр. Анда бер полиция хезмәткәре үзен бик дорфа тотты. Калганнары әйбәт сөйләштеләр. Иртәгә Казанның Идел буе районында 8.30да мәхкәмә булачак", диде Шакиров полиция бүлегеннән чыккач.

Милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакиров быелгы Хәтер көне чарасында да катнашты. Анда ул Казанны саклап шәһит киткәннәр рухына дога кылудан тыш, милләтне, телне саклау эшендә Аллаһтан көч тә, милләтнең хәлен үзгәртүне дә, гадел патшалар да сорады. Ул чарадан соң берничә көн үтүгә Айрат Шакиров өендә тентү узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG