Accessibility links

14 октябрь Казанның Тинчурин паркында Хәтер көне җыены узды. Җыенда татар теле, милләт язмышы темаларын күтәрүнең тыелуы турында хәбәрләргә карамастан, ул темалар да күтәрелде.

Көндезге бергә билгеләнгән чара башланыр алдыннан анда катнашучылар белән полиция хезмәткәрләре арасында кызу бәхәс булып алды.

Тәртип саклаучылар митингта шигарләр күтәргән кешеләрнең Тинчурин паркындагы фонтанны каплаган корылмадан төшүен таләп итте.

Митингта катнашучылар исә, корылма өстендә басып торудан бернинди куркыныч булмавын әйтеп үз урыннарында калырга теләде. Нәтиҗәдә шигарләр күтәргән кешеләр митинг беткәнчегә кадәр басып торды.

Чара 1552 елда Казанны саклаганда шәхит киткәннәр рухына дога кылу белән башланып китте. Милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакиров кылган догасында шәһит киткән кешеләр рухларына дога кылудан тыш, милләтне, телне саклау эшендә Аллаһтан көч тә, милләтнең хәлен үзгәртүне дә, гадел патшалар да сорады.

Азатлык Хәтер көне җыеныннан Facebookta җанлы трансляция оештырды.

"Урысларга тәре күтәреп Кирмән тирәли узарга ярый, ник татарга ярамый"

Чараны ялкынлы чыгышы белән язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова башлап җибәрде.

Ул иң башта Хәтер көнендә беренче тапкыр татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле темаларын күтәрү тыелганын искә төшерде.

Авызларыбызны кара кан белән юганда да, без әби-бабаларыбыз кебек тел, дин, милләт, татар, дәүләт дип үләчәкбез

"Шуларны да сөйләмәгәч, без нәрсә турында сөйлик соң? Бу бит безнең иң үзәгебезне өзгән нәрсәләр! Телебез, динебез, милләтебез, дәүләтебез! Безнең авызларыбызны кара кан белән юганда да, без әби-бабаларыбыз кебек тел, дин, милләт, татар, дәүләт дип үләчәкбез.

Без 30 ел буена Хәтер көнендә мәйданнарга чыгып Чыңгызхан гаскәрләре кебек Бауман урамнарын тетрәтеп үттек. Яровая кануны сәбәпле безгә Сөембикә манарасы янында дога кылырга ярамый дип әйтәләр. Ләкин урыслар тәреләрен күтәреп Казан Кирмәнен әйләнәләр. Нигә аларга ярый, ә безгә юк?

Без бүген татарның дәүләтсез калуы турында сөйлибез. 465 ел элек урыс атлары татарларның башларына баса баса Казан Кирмәненә бәреп кермәгән булса, безнең әби бабаларыбызның мәетләре белән Казансу сулары бөялмәгән булса, 465 ел буена без богаулы чылбырларны аяк-кулларыбызга бәйләп өстерәлеп бармаган булсак, без бүгенге хәлгә калыр идекме?

Дәүләтебез булса, урыстан ике генә сәгать укытырга рөхсәт бирегез әле дип тел теләнеп йөрер идекме?

Без, дәүләтебез булса, урыстан ике генә сәгать укытырга рөхсәт бирегез әле дип тел теләнеп йөрер идекме? Әмма ләкин без әле исән, без бу сүзләрне исән килеш әйтәбез" дип чыгыш ясады Бәйрәмова.

Үз чыгышында Бәйрәмова "Татар милләте үзгәрсә, нык торса, безне беркем җиңә алмаячак. Безнең милләтнең моннан да авыррак еллары булган. Утларда яндырылган, Себерләргә куылган чаклар да булган. Шундый чакта да милләтебез исән калган. Бүгенге көндә дә татар үзе каты тора икән, аның телен дә, динен дә беркем тартып алмаячак", дип белдерде.

Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан соң паркка җыелучылар бертавыштан "азатлык, азатлык, азатлык" сүзләрен кабатлады.

"Татар үзенең көченә нык ышануы һәм бердәм булмавы аркасында һәлак булган"

Бәйрәмовадан соң сүз алган Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров "Миңа татар 1552 елда ни өчен үзенең дәүләтен югалткан дип сораулар бирәләр. Минемчә татарның һәлак булуының төп сәбәбе - үзенең көчле булуына ышану. Кем генә килмәсен җиңәм, тар-мар итәм дип уйлаган. Икенче сәбәп - бердәм булмау, һәрберсе үзенең ханын куярга омтылган. Шуңа күрә татарлар үзләренең бәхетсез булуына үзләре сәбәп биргән", диде ул.

Бердәмлек темасын дәвам итеп, Әзһәр Шакиров татарга бердәм булуның әһәмиятен ассызыклады.

Бер-беребезне сүгеп, кирәкмәс фикерләр күтәреп, татарны таркатырга түгел, берләшеп эш итәргә кирәк

"Бер-беребезне сүгеп, кирәкмәс фикерләр күтәреп, татарны таркатырга түгел, берләшеп эш итәргә кирәк. Әгәр дә без үз хуҗаларыбызны бу авыр вакытта күтәреп алмасак, аларга бездә ышаныч булмаса, ничек соң без урыс хөкүмәтенә каршы тора алырбыз? Татарлар 1552 елгы фаҗиганың сабагын алырга тиеш.

Татар халкы әле дә уяна алмый. Бездә һаман да милли аң дигән сүз юк. Татарда һаман да диннең бөеклеген аңлау юк. Телнең, кешенең язмышын хәл итә дигәнне аңлау юк", дип җиткерде Әзһәр Шакиров.

Туксанынчы елларда без түрәләр белән бергә булдык инде, 2017 елда түрәләрнең безнең белән булырга вакыты җитте

Шакировның бу сүзләренә карата, чараны алып барган Казан шәһәре аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов "Туксанынчы елларда без түрәләр белән бергә булдык инде, 2017 елда түрәләрнең безнең белән булырга вакыты җитте, минемчә" дип әйтүенә дә алкышлар яңгырады.

Хәтер көнендә Чуашстан һәм Мари Иле активистлары да катнашты, чыгышлар ясады.

"Чуаш халкы сезгә көнләшеп карый, сезнең тарихыгыз, дәүләтегез булган. Бездә авыр совет мирасы булган, бары рус теле генә кирәк дигән караш булган. Барлык телләрне үстерергә кирәк. Телне өйрәнергә өндәргә кирәк", дип чуаш активисты Владимир Тимофеев үз сүзен кыска тотты.

Азатлык аерым сөйләшеп алган, Мари Иленнән килгән милли активист Римма Катаева да мариларның Казанга игътибар һәм өмет белән карауларын сөйләде.

"Халыкта кәеф төшенке, урыны белән протестлы да. Без татарлар белән горурланабыз, чөнки сезнең җитәкчелек татарча сөйләшә, аралаша. Бездә хәзер монысы да юк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Хәтер көнендә, "1552-Татар! Онытма! Оныттырма!!!, "Нигә 1552 елда шәһит киткән татар каһарманнарына һәйкәл куелмаган?", "Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны теләп итәбез", "Русия, үз конституцияңе үтә!", "Империя! 1552 елда башланган вәхшилегеңне кайчан туктатасың?" кебек шигарләр күтәрелде.

Чарада яшьләр, татар зыялылары да күп булды. Шулар арасында Хәлим Җәләй, Рамил Курамшин, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Илдус Заһидуллин, Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм башка татар зыялылары күренде.

Полиция көчләре белән тимер киртәләр куеп саклаган һәм өч сәгатькә якын барган митинг ахырында резолюция кабул ителде.

Хәтер көне тыныч үтте, күпләр үзара бу көн турында фикерләште, тәртип бозулар күзәтелмәде. Җыен бергәләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

Чаллыдан Казандагы Хәтер көне җыенына барырга юлга чыккан милли активист Зиннур Әһлиуллинны һәм аның дүрт юлдашын Чаллыдан чыгуга полиция постында туктатканнар. Шунда ук шаһитләр табып, машинаны, Казанга баручы төркемне тентегәннәр. Кирегә борып, Чаллының Комсомол районы полиция идарәсенә алып киткәннәр.

Зиннур Әһлиуллин

Беркадәр вакыттан соң шушы ук идарәгә милли хәрәкәт активисты Рифат Бәдретдиновны да китергәннәр. Рифат әфәнде белән сөйләшү барышында шул ачыкланды, аны Чаллы-Казан арасында йөри торган зур автобусны туктатып, автобустан полиция бүлегенә китергәннәр. Шунда ул Зиннур Әһлиуллин һәм аның юлдашлары белән очрашкан. Бәдретдинов 13 октябрьдә үзен Чаллы тикшерү комитетына чакырып Казанда узачак Хәтер көне чарасына бармаска киңәш итүләрен белдергән иде.

Тоткарланучыларны көндезге икеләрдә, аяк һәм кул эзләрен алганнан соң җибәргәннәр. Кемнәрдер җиңел машинада, кемдер 40-50 кешелек автобуста берүзе Казанга барганда тоткарланган. Полиция бу кешеләрне ни рәвешле ачыклаган? “Татар милли хәрәкәте вәкилләренең телефоннары даими тыңлана. Бүгенге тоткарлаулар шуның ачык дәлиле”, диде Әһлиуллин Азатлыкка.

Быел Явыз Иванның Казанны яулап алуына 465 ел тула. Татар иҗтимагый үзәге активистлары бу вакыйганы искә төшереп, инде берничә дистә ел Хәтер көне чараларын үткәрә. 6 октябрь көнне Казан башкарма комитетының Хәтер көне уздыруга рөхсәт биргәне, ләкин митингта татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле турында сөйләү һәм Сөембикә манарасы янында дога кылу тыелганы билгеле булды.

12 октябрь бер төркем милли җанлы активистлар Сөембикә манарасы янына җыелып, 1552 елда Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылды.

Безнең сәхифәбездә Казан ханлыгы тарихына багышланган сынау узып була.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG