Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне чарасында тел, милләт мәсьәләсен күтәрмәскә кушылган


2014 елгы Хәтер көне митингы
2014 елгы Хәтер көне митингы

Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә елдагыча уздырыла торган Хәтер көненә 14 октябрьгә рөхсәт бирелгән. Ул Тинчурин бакчасында көндезге сәгать бердә башланачак.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка сөйләвенчә, Казан башкарма комитеты Хәтер көне уздыру турындагы белдерү хатларын әллә ничә тапкыр кире борган. Ниһаять, Тинчурин бакчасы янында митинг уздыру килештерелгән.

Казан хакимиятенең митингны килештерү турында хаты
Казан хакимиятенең митингны килештерү турында хаты

Чарада 500гә кадәр кеше катнаша ала. Галишан Нуриәхмәт сүзләренә караганда, митингта татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле темаларын күтәрү тыелган.

Шулай ук Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелган. Бу гамәл "Яровая кануннарына" каршы килә дип белдерелгән.

Хәтер көне уздыруны килештерүне сорап, ТИҮ Казан башкарма комитетына октябрь башында белдерү хатлары юллаган иде. Активистлар митинг уздыру өчен дүрт урынны күрсәтте. Өстенлекле мәйдан дип опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршындагы мәйдан, Вахитов һәйкәле яны, Камал театры алды билгеләнгән иде. Әлеге урыннар буш түгел диелсә, Тинчурин бакчасына риза булачакларын белдерделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG