Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне җыенына йөзләрчә кеше җыелды

Казанның Тинчурин скверында 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларны искә алып уза торган Хәтер көне чарасы бара. Чарада 300ләп кеше катнаша. Татарстан, Чуашстан, Мари Иле байраклары, элекке татар байраклары җелферди. Күп кеше түбәтәй кигән.

Күтәрелгән плакатларда "Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны теләп итәбез", "Нигә 1552 елда шаһит киткән татар каһарманнарына һәйкәл куелмаган?", "Русия, үз конституцияңе үтә!" кебек шигарләр язылган.


дәвам

XS
SM
MD
LG