Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы милли активист Казандагы Хәтер көне җыенына бармаска киңәш ителүен белдерде


Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Чаллыдагы татар милли хәрәкәте активисты Рифат Бәдретдинов үзен Чаллы тикшерү комитетына чакырып Казанда узачак Хәтер көне чарасына бармаска киңәш итүләрен белдерде.

Рифат Бәдретдинов әйтүенчә, 13 октябрь көнне аны Чаллы тикшерү комитетына чакырганар һәм Казанда узачак Хәтер көне җыенына бармаска, баруны оештырмаска тәкъдим иткәннәр.

"Экстремизмга каршы көрәш хемәткәре чакырып, миңа гына түгел, Чаллыдан барырга теләгән бар халыкка Казанга бармаска киңәш бирде. Анда сезне күңелсезлекләр көтә", диде. Миңа булган шушы кисәтүдән соң күңелгә барыбер шом керде. Өстәвенә, Чаллы ТИҮенең инде күптән ябылуы, Казандагы ТИҮгә карата да эш башлануы турында да бик ныклап искәрттеләр", диде Бәдретдинов.

Элек чаллыларны, Чулман төбәгендәге шәһәр, район кешеләрен Казанда узучы хәтер көненә алып баруны Рәфис Кашапов оештыра иде. Әмма ул инде өч елга якын төрмәдә утыра.

Язучы, милли хәрәкәт активисты Айдар Хәлимгә карата, 2014 елгы хәтер көнендәге чыгышы өчен, җинаять эше дә ачылган иде. Күптән түгел ул җинаять эшенең ябылганлыгы мәгълүм булды.

Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Илгиз Сармановның ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәтне быелгы Хәтер көне митингында татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле темаларын күтәрү, Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелган дип кисәтүе язучылар, җәмәгать эшлеклеләре арасында зур ризасызлык тудырды.

12 октябрь бер төркем милли җанлы активистлар Сөембикә манарасы янына җыелып, 1552 елда Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылды.

1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәре тарафыннан яулап алынуы татар милли хәрәкәтендә татар дәүләтчелеген югалту буларак искә алына. Шушы тарихи көндә һәлак булучылар хөрмәтенә багышлап үткәрелә торган Хәтер көне быел Казанда 14 октябрьдә, Тинчурин скверында узачак.

XS
SM
MD
LG