Accessibility links

Татарстанда татар теленә каршы чыгучыларның иң зур тавыш чыгарган өлеше ​– үзләре Татарстанда тумаганнар, читтә туып-үскәннәр.

Прокуратура Татарстан мәктәпләрендә татар теле укытуны тикшерә башлады. Тикшерүләр урыс ата-аналарының балаларын татар теленә аларның теләгеннән башка укытуга зарланып язган гаризалары нигезендә бара.

Аңа кадәр "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты" дигән оешма интернетта татар телен өйрәнүдән баш тартып язган гаризалар саны белән Татарстан харитасын урнаштырды.

Харитадан күренгәнчә, республика мәктәпләренә татар телен мәҗбүри укытуны туктатуны таләп итеп 2805 гариза җибәрелгән. Интернеттагы шул ук төркемдә гаризаны ничек язарга кирәклеген дә яхшылап өйрәтәләр. "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты" – татар телен бары тик теләккә карап кына өйрәнүне алга сөргән оешма.

Бу төркемдә торучылар һәм аның җитәкчеләре белән якыннанрак танышканда, Татарстанда татар теленә каршы активистларның Татарстанда түгел, республикадан читтә туып-үскәнлеге ачыклана. Гомумән, Татарстанны алар мыскыллап Татария дип атый, кайберәүләре хәтта "Казанский край" дип кенә җибәрә.

Мисал өчен, төркемне оештыручы һәм аның иң актив администраторы – Рая Демидова. Чыгышы белән ул Киров өлкәсеннән. Хәзер Казанда яши, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли.

Рая Демидованың ВКонтактедагы хисабы
Рая Демидованың ВКонтактедагы хисабы

Урыс телен яклаган булып татар теленә карата нәфрәт тараткан икенче бер төркемне оештыручы Екатерина Беляева да Татарстаннан түгел. Ул Казанга меңнәрчә чакрым ераклыкта, көнчыгыш Себердә урнашкан Иркутскидан килгән. "Милли республикаларда урыс теле" дигән төркемне Беляева 2012 елда ук оештырып җибәргән иде. Дөрес, бүгенге көндә Беляева бу коткы төркемендә тормый, әмма аның татар теленә каршы нәфрәте һаман да югары – Русия мәгариф министры Ольга Васильева исеменә татар телен хурлап язган шикаятькә Беляева беренчеләрдән булып кул куйган кеше.

"Безнең белән, милли республикаларда урыс мәктәпләрендә укучы балаларның ата-аналары белән очрашыгыз, һәм милли республикалар мәктәпләрендә ничек белем бирүләре турында безнең фикерне җиткерегез. Бу республикаларда, нигездә, урыслар һәм урыс телле кешеләр яши. Безне борчыган төп проблема – Татария җитәкчелегенең күп еллар дәвамында урыс балаларын урыс телен тулы күләмдә укудан мәхрүм итүе. Нәтиҗәдә мәгариф оешмалары үтәргә тиешле белем бирү таләпләре үтәлми. Урыс телле ата-аналар арасында Татарстанда "татар һәм урыс телләренең бертигез күләмдә" укытылуына риза булмаучылар да бар, без Казанның урыс телле балалары урыс теле дәресләрен Мәскәү балалары укыган күләмдә укуын телибез. Безнең балалар милли телләрне үз теләкләре белән генә өйрәнсеннәр. Без тигез мәгариф хокуклары булуын телибез", диелгән иде министр Васильевага язылган шул хатта.

Төркемнең тагын бер җитәкчесе Николай Коновалов тумышы белән гомумән Камчатка өлкәсеннән.

Николай Коноваловның Facebook хисабы
Николай Коноваловның Facebook хисабы

Мәктәпләргә бирелгән гаризаларны барлаучы харитадан күренгәнчә, канәгать булмаган ата-аналарның күпчелеге Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Әлмәттә яши. Моны да аңлатып була. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдирәсе Гөлнара Габдрахманова сүзләренә караганда, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә, аерым алганда, Чаллыда халыкның шактый зур өлеше монда эш эзләп күченеп килгән кешеләрдән тора.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

"Бу кешеләр республикага әле совет чорында ук, индустрияне торгызу програмнары нигезендә күченеп килгән. Бар илдән җыелган кешеләр. Алар татарлар, татар теле һәм мәдәнияте белән аралашу тәҗрибәсе алмаган. Безнең социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Чаллыда милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар гадәттә азрак бирелә. Анда беренче ике буын мигрантлар яши, алар башкача яшәүне белми. Татар мәдәниятен тәмам чит дип кабул итмәсәләр дә, алар өчен ул нигездә сәер, таныш түгел. Шуңа алар мондый (татар телен өйрәнү кирәкми дигән) гаризаларны күбрәк язган. Татар теле аларның көндәлек тормышына бик үк үтеп керә алмаган. Республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында мондый әйбер юк, чөнки башка халыклар Татарстанда гасырлар буе яши һәм татар мәдәниятен ничектер үз тормышының кечкенә булса бер өлеше буларак кабул итә. Ә мигрантларда исә мондый караш формалашмады", дип аңлатты галимә.

Шул ук институт уздырган "Халыкның тел даирәсендә үз-үзен тотышы" исемле социологик тикшеренүе ачыклаганча, Татарстанда туып-үскән урыслар татар теленә уңай карашта тора.

"Сораштыруда катнашучы урыс яшьләре татарча белмибез, аны кулланмыйбыз диделәр. Әмма аларның татар телен уңай кабул итүе ачыкланды. Мәсәлән, урамда, җәмәгать урыннарында кемдер татарча сөйләшә икән, бу гадәти күренеш дип кабул ителә. Берсенең дә ачуы килми. Кемдер телефоннан сөйләшә икән, киресенчә ни турыда сөйләшәләр икән дип аңларга тырышабыз дип әйтүчеләр күп иде. Урыс яшьләренең сөйләмдә татар сүзләрен кыстырып сөйләшүе дә аңлашылды. "Сәлам", "сау бул", "рәхмәт", "утыр", "инде", "матур" һәм башка сүзләрне бик еш кулланалар. Чит илгә чыкканда, мәсәлән, Төркиягә барганда, татар сүзләрен кыстырсаң, үзләренә карата уңай караш булганын, төрле ташламалар ясаганнарын сөйлиләр. Татар теленә карата тискәре караш бик кечкенә бер даирәгә генә хас һәм алар күбрәк өлкән буын кешеләре", ди Габдрахманова.

Шул ук вакытта, урыс яшьләре татар телен үзләштерә алмавына күпмедер үкенә дә икән. "Андыйлар урыс яшьләре арасында күп", дип өстәде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдирәсе Гөлнара Габдрахманова.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG