Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укытуга бәйле тикшерү башлаган


Татарстан прокуратурасы республика районнары прокурорларына мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушкан. Казанның Вахитов районы прокуратурасы, үз чиратында, мәктәпләрдән урыс һәм татар телләрен укытуга кагылышлы барлык документларны күрсәтүне сорый.

Социаль челтәрләрдә Казанның Вахитов районы прокуратурасының мәктәпләргә юлланган хаты таралды. Хатта язылганча, Татарстан прокуратурасында мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри өйрәнү һәм республика дәүләт телләрен өйрәнү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерү йөкләмәсе бар. Шул нисбәттән, Вахитов районы прокуратурасы мәктәпләрдән татар һәм урыс телләрен укытуга бәйле барлык документларны соратып алган. Әлеге документлар исемлегенә, аерым алганда, укыту планы, дәресләр тезмәсе, мәктәп җитәкчесе тарафыннан расланган дәүләт телләре турындагы карар, ата-аналарның гаризалары булу-булмавы, татар һәм урыс төркемнәрендә ничәшәр бала укуы турында мәктәп җитәкчсенең язма аңлатмасы керә.

Бу документларны 2 октябрьгә кадәр тапшырып бетерергә кушылган.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл булуын әйткән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты. Татарстанда тикшерү октябрьдә уздырылачак, диелгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG