Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:39

Мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чыгучылар прокуратураның ярдәм итмәвенә зарлана.

Татарстандагы Урыс мәдәнияте үзәге һәм Урыс телле ата-аналар комитеты республикада урыс һәм татар телләрен укыту мәсьәләсенә ашыгыч рәвештә тыкшынуны сорап Русия президенты Владимир Путинга хат юллаган. Бу турыда Урыс мәдәнияте үзәге рәисе Михаил Щеглов хәбәр итә.

Щеглов әйтүенчә, мондый мөрәҗәгатькә прокуратураның татар теленә каршы чыгучыларга ярдәм итмәве сәбәп булган.

Хатта язылганча, “татар теленнән баш тарту гаризалары” “меңәрләп… юллана”, әмма Татарстан мәгариф министрлыгы “ата-аналарга ялган мәгълүмат бирә”, ә мәктәпләр “гаризаларны теркәүдән төрле сәбәпләр белән баш тарта һәм ата-аналар мондый гаризалар язмасын өчен, аларга төрле ысуллар белән басым ясый”.

“Ата-аналар белдерүенчә, аларга карата үгетләүләр дә (“Татар теле укытучыларын кызганыгыз, алар эшсез калачак бит”), ата-аналарда гаеп хисе уяту да, (“Сез балалар турында уйламыйсыз”, “Сезнең аркада мәктәп проблемнарга дучар булачак”), һәм хәтта балигъ яшьтәге укучыларны татар телен өйрәнү турында гариза яздырту өчен дәресләрдән соң тоткарлау да кулланыла диелә хатта.

Узган атнада “Татариянең урыс телле ата-аналар комитеты” ата-аналарның татар телен өйрәнүдән баш тарту турында 1,5 мең гариза язуын белдерде, ә Татарстан язучылары республиканың мәгариф министрлыгына Русия һәм Татарстан кануннары нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укытуны дәвам итү мөмкинлеге бирүне сорап Путинга хат юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG