Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар баш прокуратурага мөрәҗәгать итте


Русия баш прокуроры Юрий Чайка
Русия баш прокуроры Юрий Чайка

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы вазгыять турында документлар җибәргән.

"Татарстанның мәгариф системындагы күптөрле хокук бозуларны күрсәтүче материаллар" баш прокурор Юрий Чайкага 11 сентябрьдә җибәрелде, диелә урыс мәдәнияте җәмгыяте белдерүендә.

Хатта Татарстан мәгариф һәм фән министрының аңлатмасы Владимир Путинның Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерүенә каршы килә, диелә.

Урыс активистлары тикшерүне баш прокуратура хезмәткәрләре уздыруын, ә төбәк прокуратурасын тикшерүдә катнаштырмауны да сорый.

Русия президентының белдерүеннән соң татар ата-аналары, татар җәмәгатьчелеге дә активлашты. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты.

Шулай ук милли телләрдә укыту һәм БДИ тапшыру мөмкинлеге өчен имза җыю башланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG