Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шевченко: "Тел өчен көрәшмәсәгез, барын да тартып алачаклар"


Максим Шевченко
Максим Шевченко

Танылган тележурналист Максим Шевченко бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар үз мәнфәгатьләре өчен көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән генә утырып калачак дигән фикердә.

Татарстан тел өчен көрәшмәсә, аның азагы республиканың икътисади милкен – заводларны, нефть ширкәтләрен алу белән тәмамланачак. Бу хакта танылган тележурналист, Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко белдерде. Ул бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән утырып калачак дигән фикердә.

Шевченко: "Тел өчен көрәшмәсәгез, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрегезне дә алачаклар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Чынлыкта дөнья "алып булганның барсын да ал" дигән принципка нигезләнгән

"Минемчә, рейдерлык явы һәрвакыт теоретик мәсьәләдән башлана. Сезгә Русия президенты барысын да әйтте бит. "Мин Питер урамында пацаннар белән үстем", диде. Һәм ул бүген дә янәшәсендә пацаннарны тота. Хәзер зур сәясәттә урам кануннарын һуманитар ярдәм, стратегик инициатива кебек сүзләр алыштырды. Чынлыкта дөнья "алып булганның барсын да ал" дигән принципка нигезләнгән.

Федерализм өчен көрәшмәдегез, яулыктан йөрүче Мордовия укучыларының хокукын якламадыгыз, тел өчен көрәшмәсәгез – телегезне дә, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрен дә алып бетерәчәкләр. Моның артында икътисади мәнфәгатьләр ята", ди Шевченко.

Тележурналист Татарстан оештырган "Многоликая Россия" ("Күпмилләтле Русия") дип аталган бәйге кысаларында каләм ияләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар аннан Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе турында да сорады. Шевченко фикеренчә, татар теленә каршы һөҗүм артында икътисади мәнфәгатьләр ята.

Шевченко үзенең татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укыту яклы булуын да җиткерде.

Тарихны оттырып, телдән дә ваз кичәсез

"Бу татар өчен генә түгел, рус халкы өчен дә мөһим мәсьәлә. Мин үзем татар телен белмәсәм дә, бу демократия һәм федерализмны яклау дигән сүз. Татар халкы мәдәни тарихка гына түгел, дәүләтчелек тарихына да ия. Урда тарихы – татар тарихы. Бу бөек тарих. Тик моны мәктәпләрдә кайда укыталар? ... Сездә Куликово сугышы Җүчи Олысындагы эчке низаг кына диелгән. Миңа бу фикер бик ошады. Әмма аны алай калдырмаячаклар. Тарихны оттырып, телдән дә ваз кичәсез. Татар теле өчен көрәшәсез, ә Мәскәүдә татар теле курслары юк. Өйрәнер идем. Бәлки миңа татар кызын табаргадыр? Мин аерылган кеше", ди тележурналист.

Максим Шевченко татарларга да мөрәҗәгать итеп, тел өчен көрәш булмаса, аяныч фаразлар да китерде. "Көрәшергә кирәк. Алайса Идел елгасы, Зөя утравы һәм матур табигать белән генә утырып калачаксыз", ди Шевченко.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG