Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклап Путинга язылган хатка меңнән артык имза җыелды


Интернетта татар телен яклап үткәрелә торган флешмоб
Интернетта татар телен яклап үткәрелә торган флешмоб

Вконтакте сайтында "Татар ата-аналары" төркемендә урнаштырылган Русия президентына ачык хатка меңнән артык имза куелган. Хатта Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны саклау таләп ителә.

Русия президенты Владимир Путинга Татарстан ата-аналары исеменнән язылган ачык хатка меңнән артык имза куелган. Бу хакта "Татар ата-аналары" төркеме хәбәр итә. "Моны бик шәп күренеш дип бәялибез, ләкин имзалар саны никадәр күбрәк, хатның тәэсире дә шулкадәр зуррак була", диелә төркем хәбәрендә.

Төркем авторлары язуынча, алар Конституция, кануннар биргән хокукларны яклыйлар. "Безнең беркемне дә кимсетү, рәнҗетү, хокукны бозу нияте юк, тик татар теле Татарстанда дәүләт теле буларак укытылырга тиеш", диелә.

Әлеге хат 15 сентябрь көнне язылган иде, аңа теләгән һәр ата-ана кушылып, үз имзасын калдыра ала. Хатта Татарстан мәктәпләрендә татар һәм урыс телләрен бертигез укытуны саклап калу һәм татар теленә каршы экстремистик эчтәлекле язмаларны тикшерү таләп ителә. Бу хәбәр язылганда хат астында 1067 имза тора иде.

Узган атна Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков татар телен яклауны сораган хатларның килүеннән хәбәрдар булмавын белдерде. Шул ук вакытта Татарстан ата-аналары президент Владимир Путинга юлланган хатларга җаваплар килде дип әйтә.

Социаль челтәрдә оешкан "Татар телле ата-аналар" төркемендә 5 меңнән артык кеше теркәлгән. Төркем Татарстан мәктәпләрендә татар теленең дәүләт теле буларак укытылуын саклауны таләп итә.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл булуын әйткән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп чыгышлар ясый. Башкорт теле укытучылары, Башкорт Корылтае, Татар яшьләре форумы, татар язучылары мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар юллады, митирглар уздырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG