Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучылары Путинга: "Тел турында кануннарны үтәргә рөхсәт итегез"


Татарстан язучылар берлеге җыены, 2016 ел
Татарстан язучылар берлеге җыены, 2016 ел

Татарстан язучылары татар телен яклауны сорап Путинга хат юллады. Алар Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорый.

Хатны имзалаучыларның берсе язучы, публицист Ркаил Зәйдулла Азатлыкка әйтүенчә, мөрәҗәгать Владимир Путинга 21 сентябрь җибәрелгән. Хатның күчермәләре Русия баш прокуроры Юрий Чайка, Русия мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка юлланган.

Путинның сүзләре берничә гасыр дәвамында барлыкка килгән балансны какшатты

"Татарстан мәктәпләрендә татар теле укыту тирәсендә барлыкка килгән туктаусыз бәхәсләргә бәйле, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык", диелә хатта. Авторлар Путинның Йошкар-Олада әйткән туган телләрне ихтыяри укыту турындагы сүзләре төбәктәге милләтара вазгыятьнең нигезен, соңгы берничә гасыр дәвамында барлыкка килгән балансны какшатты, дип яза.

Татарстан язучыларының Путинга мөрәҗәгате

Татар телен мәҗбүри укытуны мәктәп програмыннан алу аның икенчел, кирәксез булуына китерәчәк, татар теле кайбер татарлар һәм алар белән бергә яшәүче башка халыклар тарафыннан кимсетелеп каравына дучар булачак, мәктәпләрдән кысып чыгарылган тел дәүләт оешмаларыннан, театрлардан да чыгарылачак, дип саный язучылар. "Безнең ышануыбызча, сез бербөтен Русия җирлегендә тынычлык һәм килешү саклау, толерантлыкның чәчәк атуы һәм халыкларның бер-берсен хөрмәт итүе, милләтара низаглар булдырмау яклы", диелә хатта.

Путинның күрсәтмәсе - Русиянең кап уртасына "бомба" куюга тиң

Язучылар фикеренчә, Путинның күрсәтмәсе һәм аны төбәкләрдә ашыгып-ашыгып үти башлау, Татарстан очрагында тигез дәүләт телләренең берсенә өстенлек биреп, икенчесен кимсетү - Русиянең кап уртасына "бомба" куюга тиң.

"Сезне Татарстанда телләр балансын бозмаска һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына үз вәкаләтләрен Русия һәм Татарстан кануннарына нигезләнеп башкарырга рөхсәт итәргә өндибез", дип тәмамлана хат.

Мөрәҗәгатькә 60 имза куелган. Алар арасында танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәрҗемәчеләр, галимнәр бар. Дистәдән артык яшь язучы-шагыйрьләрнең дә фамилияләре кергән.

Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укытырга ярамавы турындан сүзләреннән соң милли республикаларда шау-шу купты. Җәмгыять туган телләрне яклаучыларга һәм милли дәүләт телләрен укытудан баш тартырга кирәк диючеләргә бүленде.

Татар телен яклап, моңа кадәр Владимр Путинга татар телле ата-аналары да хат җибәргән иде. Ләкин Путин сүзчесе Дмитрий Песков "Без бернинди дә хат алмадык. Бу хакта берни белмибез", диде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG