Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:47

Миңнеханов: "Туган телләрне өйрәнүгә өстенлекне саклап, урыс теленә игътибарны арттыру кирәк"


Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясый

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юлламасында дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, урыс телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга чакырды. Моннан тыш ул Мәскәү белән мөнәсәбәтләрнең формасы түгел, эчтәлеге мөһим диде.

ТЕЛ ТУРЫНДА

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, урыс телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк дип белдерде.

Татар теле беренче урында, урыс теле дә югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш

Моңа республикада игълан ителгән Лев Толстой елы да ярдәм итәчәк, диде президент. Шул ук вакытта ул татар телен дәүләт теле буларак укыту методикасын камилләштерү кирәклеге турында да әйтте. "Моннан тыш, яңадан тергезелеп килүче Милли педагогика институтында укытучыларны әзерләүне дә яхшырту мөһим", диде Миңнеханов.

Телләрне укытуда басымны күбрәк аралашу методикасына ясарга кирәклеге әйтелде. Мондый бурычлар күптән куелып килә, ләкин нәтиҗәләр, президент фикеренчә, шатланырлык түгел. Ватандашларның моңа зарланулары да нигезле, ди Миңнеханов. Мәгариф һәм фән министрлыгында нәтиҗәләр ясап, бу өлкәдә чаралар күрергә кушылды.

ШАРТНАМӘ ТУРЫНДА

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә дә тукталып узды. Аның фикеренчә, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрдә форма түгел, эчтәлек мөһим.

Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрдә форма түгел, эчтәлек мөһим

"Чирек гасырга якын федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр шартнамә белән көйләнде, бу үзенең тарихи ролен үтәде. Андагы күп кенә маддәләр Русия кануннарында теркәлде. Бүген Татарстан Русиядә булган киң мөмкинлекләрдән файдалана. Бүгенге шартларда мөнәсәбәтләрнең формасыннан бигрәк аларның эчтәлеге, килеп туган сорауларны ике тараф мәнфәгатендә хәл итү мөһим фактор булып тора", диде ул.

Миңнеханов киләсе Русия президенты сайлавына бәйле дә Русия белән мөнәсәбәтләр турында бер-ике җөмлә әйтте.

Безнең уңышларны лидерыбыз Путиннан тыш күз алдына китереп булмый

Президент фикеренчә, бары тик көчле Русия генә безнең республиканың уңышлы үсеш алуының гаранты булып тора ала. "Безнең уңышларны федераль үзәк һәм лидерыбыз Владимир Путиннан башка күз алдына китереп булмый", диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG