Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:40

Миңнеханов юлламасы: шартнамә бетә, татар теле кала, урыс теле арта, лидерыбыз – Путин


Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясый

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында шартнамә мәсьәләсен читләтеп узды, татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дигән ата-аналарның фикере исәпкә алынды. Азатлык белгечләр фикерләрен сорашты.

21 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатлары һәм халыкка еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Бу – аның сигезенче мөрәҗәгате. Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан парламенты, Русия дәүләт думасы депутатлары, министрлар бар иде.

Азатлык белән бергә җанлы трансляцияне җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, яшьләр хәрәкәте лидеры Айрат Фәйзрахманов карады. Алар Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә ниләр ишетте, аның кайсы фикерен мөһим дип саныйлар, Татарстан президентының чыгышы тәэсире иттеме, юкмы?

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Социология фәннәре белгече, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, мондый мөрәҗәгатьләр белән чыгыш ясаулар, монологлар инде искергән формат. Татарстан президенты блокчейн, ясалма интеллект турында сөйли, ә һәр татарстанлыга кагылышлы проблемнар турында конкрет сөйләми, ди ул.

"Беренчедән, Рөстәм Миңнехановның бик арыганлыгы, йончыганы күзгә бәрелде. Хиссез иде ул. Битарафлык сизелде. Язып биргәнне укыды да чыкты, аны чын-чынлап ни борчыганы аңлашылмады. Икенчедән, минем өчен Татарстан президентының мондый еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясавы – инде искергән формат. Шыгрым тулы зал депутатлар, сәясәтчеләр утыра һәм бер кешенең монологы яңгырый. XXI гасырда бу сәер кабул ителә. Сораулар биреп булмый, тәкъдимнәр яңгырамый. Бер яклы сөйләшү.

Мөрәҗәгатьтә гомум сүзләр бик күп иде, алар йөрәккә дә, акылга да тәэсир итмәде

Бу чарада ритуаллар күп. Мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путинны мактау белән башланды һәм ул – милли лидер дигән сүзләр алкышларга күмелде. Мөрәҗәгатьтә гомум сүзләр бик күп иде, алар йөрәккә дә, акылга да тәэсир итмәде. Күп проблемнар урап кителде. Бер сәгать буена икътисад турында, яңа проектларны яңгырату өчен кирәк идеме бу чара?

Татарстан президенты заманча сүзләр кыстырып сөйли, блокчейн, ясалма интеллект, ди, югары технологияләр турында сөйли, әмма Татарстан хакимиятен берничек тә югары технологияле дип әйтеп булмый. Бюрократия ничек булды, шулай калды. Бу төрле тармакка да кагыла", дип сөйләде Искәндәр әфәнде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

​Рөстәм Миңнеханов телләр белү өстенлеге – көндәшлеккә чыдамлык дисә дә, чыгышы тулысынча диярлек рус телендә иде. Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле хезмәттәшләр дип эндәшүе татарча, ә икътисад, сәясәт, тышкы мөнәсәбәтләр, мәгариф, медицина һәм социаль проблемнарны урысча гына сөйләде. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла, бу татар теленең кулланыш дәрәҗәсенең күрсәткече, ди.

Иң мөһиме – Татарстанда татар телен мәктәпләрдә ихтыяри укуга күчерергә теләүче кара көчләргә җавап яңгырады, диде ул Азатлыкка.

Хакимият һуманитар педагогия интистутын КФУга кушуын зур ялгыш адым булганын аңлады

"Дәүләт телләре, шул исәптән татар телендә укыту кала. Татар һәм рус телләрен камилләштерергә диде. Шәт, ихтыярига калдыру турында хыялланучылар президент фикерен аңлагандыр. Милли педагогия институты булачак. Ул аны өздереп әйтте. Ниһаять, хакимият һуманитар педагогия интистутын КФУга кушуын никадәр зур ялгыш адым булганын аңлады булса кирәк. Бу Милли педагогия институты Чаллыда да, Алабугада да урнашырга тиеш түгел. Казанда булганда гына статусы булачак.

Мөрәҗәгатьтә икътисад, акча турында сүз күп иде. Тел, әдәбият, мәдәният турында сөйләнмәве – бүгенге вазгыятьтә гадәти күренеш. Мәскәүдә дә кораллану турында сөйлиләр, тышкы дошманнар эзлиләр, анда да әдәбиятка урын юк. Путин ни сөйли, башкалар да аны кабатлый. Һуманитар юнәлешкә игътибар ителер дип көтү – самими өметләнү.

Рөстәм Миңнеханов югары технологияле корпорацияләр белән килешү төзергә кирәк дип күп сөйләде. Татарстанны өнәмәүчеләр турында әйтергә иде! Кыюрак булу да кирәк. Һәр жанрның үз кагыйдәләре бар дигәндәй, бу мөнбәрдән андый сүзләр әйтелмәве аңлашыла.

Шартнамә булмас ул, аңа ясин чыгарылды

Шартнамәгә килгәндә, Мәскәү җырын кабатлады, Сергей Кириенко да аны әйтте. Булмас ул, ясин чыгарылды. Шулай да Миңнеханов авызыннан федераль үзәк, федератив мөнәсәбәтләр сүзләре еш яңгырады. Болар бит Мәскәүдә бөтенләй ишетелми. Татарстан моңа басым ясый. Федереатив мөнәсәбәтләр булмаса, Татарстанның киләчәге дә икеле.

Мөрәҗәгать тулысынча диярлек русча иде. Татар теле авыл хуҗалыгы темасына гына сөйләшү өчен яраклы дигән хис туа. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дип әйтәбез икән, аны гел авылга гына бәйләп кую – ялгыш. Бу безнең телебезгә мөнәсәбәт. Башка тармакларын татар теле кулланышта түгеллеге Миңнехановның чыгышында ачык күренде", диде Ркаил Зәйдулла.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Миңнехановның чыгышы сәяси булды дип саный.

"Мөрәҗәгатьтә иң мөһиме – шартнамә язмышы һәм Татарстандагы дәүләт телләре турында фикере. Кызганыч, шартнамәләр тәҗрибәсе дигән төшенчә тарихта гына калды.

Килешү имзаланмаса, Дәүләт шурасына нишләргә кирәклеге әйтелмәде

Президент әдәп өчен генә шартнамә республика өчен мөһим диде, әмма аның булмавыннан зарар юклыгына ишарә итте. Югыйсә шартнамәдәге билгеләмәләр Русия Конституциясенә кергән. 1994 елгы шартнамәнең билгеләмәләре 2007 елдагы Русия кануннарына бер генә маддәсе дә тулысы белән кермәде. Бары Русия Конституциясендә охшаш билгеләмәләр бар. Аларны рухи һәм кануни яктан охшаш дип әйтү авыр. Элек шартнамә Конституциягә өстәмә һәм аның эчтәлеген ачып бирүче документ буларак танытылды. Шул ук вакытта Миңнеханов Мәскәү белән Татарстан арасында килешү имзаланмаса, Дәүләт шурасына нишләргә кирәклеген әйтмәде.

Кызганычка, Татарстанга басым дәвам итә, аңа каршы торырга иммунитетыбыз никадәргә чыдар? Татарстанның вәкаләтләре әлегә бар, тик озаккамы - әйтүе авыр. Респбулика символларыннан да колак кагуыбыз бар.

Татар мәктәпләренә игътибар булмады

Дәүләт телләрен укыту ничек бар, шулай кала. Димәк, татар теле өчен көрәшкән ата-аналарның фикере исәпкә алынган. Бу - өметле. Әмма татар ата-аналары тарафыннан петиция ярдәмендә куелган төп сорау – Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирү мөмкинлеге көн тәртибенә эләкмәде. Гомумән, татар мәктәпләренә игътибар булмады кебек. Милли гимназияләребез заманча мәктәпләр исемелегеннән төшеп калуы, белемне туган телдә бирелмәве – милли җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә. Киләсе юлламаларда бу проблемны күтәрүе кирәк. Төп басым рус теленә ясала, бу – бүгенге көн ихтыяҗы, федераль үзәккә һәм рус телле ата-аналарга бер хикмәтле җавап. Киләчәктә балансны сакларга кирәк. Язучы Лев Толстой елын игълан итү – республика өчен яхшы күренеш. Толстой татар телен дә белгән, исламга да яхшы мөгамәләдә булган.

Тарихи хәтерне игътибарсыз калдырмау, ягъни ТАССРның 100 еллыгы, Татарстанның 25 еллыгын искә алу яхшы күренеш. Димәк, әле республика яшәячәк дигән сүз", дип саный Айрат Фәйзрахманов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG