Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгы татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов

18 сентябрьдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле дәресләренең кимүе турында мәгълүматны кире кактылар.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, якын араларда бу мәсьәлә күтәрелмәячәк.

"Без элегрәк чыгарган аңлатмада киләсе елның гыйнварыннан урыс теле сәгатьләре арттырылачак, дигән идек. Татар теле дәресләрен киметү турында әлегә сүз бармый," дигәннәр "Idel.Реалии"га мәгариф министрлыгында.

Моңа кадәр "НацАкцент" порталы Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов сүзләренә сылтанып, Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелергә мөмкин, дип язган иде. Депутат исә "Idel.Реалии"га бу минем фикерем генә, моны кабул итәргәме, юкмы икәнен республика мәгариф министрлыгы үзе карарга тиеш, дип әйткән.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Бүгенге програмнар һәм стандартлар тиешле нәтиҗәләр бирми дип саный Гыйльметдинов. Аның фикеренчә, югары сыйныфларда татар телен укытмаска да мөмкин. Ә 4-9 сыйныфларда, яңартылган юнәлешләрне исәпкә алып, програмны үзгәртү мөһим. "Балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәпләрдә максатлы эш алып барырга кирәк", ди Илдар Гыйлметдинов.

Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укытырга ярамавы турындан сүзләреннән соң милли республикаларда шау-шу купты. Җәмгыять туган телләрне яклаучыларга һәм милли дәүләт телләрен укытудан баш тартырга кирәк диючеләргә бүленде.

Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту дискуссиясе нәтиҗәсез тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:39 0:00

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG