Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы: "Русия төбәкләрендә татар телен укыту өчен мөмкинлекләр тудырылган"


Татар конгрессы бинасы
Татар конгрессы бинасы

Шактый гына көттергәннән соң Дөнья татар конгрессы татар теле укыту мәсьәләсендә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Русия төбәкләрендәге татарларга кагыла.

Дөнья татар конгрессының Русия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына, татар балалары белем алган мәктәптә эшләүчеләргә, ата-аналарга мөрәҗәгате чыкты. Әйтергә кирәк, әлеге мөрәҗәгатьне татар җәмәгатьчелеге күптән көтте. Күрше Башкортстанда ул арада инде башкорт телен яклап урам җыены үтте, башкорт язучылары Путинны башкорт теленә басымны туктатырга чакырып җыелыш уздырды. Татар конгрессы вәкилләре исә "Идел" кунакханәсендә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри рәвештә укытуга багышланган фикер алышуда катнашмады.

Мөрәҗәгатьнең эчтәлегенә килгәндә, анда Русия төбәкләренең татар яисә этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә туган телләрдә белем алу, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү Русиянең хокукый норматив документлары нигезендә алып барылуы әйтелә.

"Әлеге хокуклар төбәкләрдә туган телдә мәктәпләр, сыйныфлар, төркемнәр ачу һәм аларга эшләү өчен шартлар тудыру нигезендә тормышка ашырыла. Туган телдә белем алу һәм аларны өйрәнү уку оешмаларының нигезнамә, норматив актларында билгеләнелә.

Татарстан Республикасы Русия дәүләт хакимиятенең федераль оешмалары белән берлектә Русия халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшчәнлеген алып бара. Татар телен һәм әдәбиятын укыту үрнәк эш программлары федераль реестрга кертелде. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелде һәм бу дәреслекләр Русия мәктәпләрендә куллануга хокуклы.

Димәк, татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен мөмкинлекләр тудырылган һәм ул ана теле буларак Русия мәктәпләрендә укыту планының мәҗбүри өлешендә укытыла", диелгән мөрәҗәгатьтә.

XS
SM
MD
LG