Accessibility links

Бер төркем татар зыялылары Сөембикә манарасы янында дога кылды


Татар зыялылары Сөембикә манарасы янында Хәтер көненә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

12 октябрь бер төркем милли җанлы активистлар Сөембикә манарасы янына җыелып, 1552 елда Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылды. Оештыручы Раил Имамов, "Яровая кануны" сәбәпле муллалар дога кылудан баш тартты, мәчеткә йөрүче мөселман галиме генә килде, диде.

"Казан ханлыгы 12 октябрьдә егылган, бу тарихчылар тарафыннан расланган, без галимнәр төгәллек яратабыз, шуңа ел саен бу көнне Сөембикә манарасы янында дога кылабыз", диде активист Раил Имамов.

Чарага 15ләп кеше килде. Алар арасында милли зыялылар, Татарстан Фәннәр академиясеннән берничә галим, Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, тарих белән кызыксынучы энтузиастлар да булды.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина шигырьләрен укый
Шагыйрә Нәҗибә Сафина шигырьләрен укый

Башта җыелучылар ханнар төрбәсе янында шагыйрә Нәҗибә Сафинаның үзе башкаруында милләт, туган тел, дәүләтчелек турында шигырьләрен тыңлады.

Соңыннан җыелучылар Сөембикә манарасы янына күчте. Галим, үзен гади мөселман дип таныштырган Рушан Фаттыйхов 1552 елда һәлак булганнар рухына дога кылды.

Раббыбыз, безгә дә алар безгә мирас итеп калдырган телне, динне шушы җирдә саклап калырга сәбәпче булсаң иде

"Казанны, җирне, телләрен, халкын, динен яклап һәлак булган әби-бабайларыз - бәхетле кешеләр, чөнки алар шаһит киткәннәр. Иншаллаһ, аларның җаннары җәннәткә керәчәк. Раббыбыз, безгә дә алар безгә мирас итеп калдырган телне, динне шушы җирдә саклап калырга сәбәпче булсаң иде, балаларыбыз, иманны арттырып, татар телен, динебезне саклап, шул җирдә яшәүне дәвам итсә иде..." дип дога кылды ул.

Кулларны күтәреп амин иткәннән соң, җыелучылар 1552 елда булган тарихи вакыйгаларны искә алды, башка төрки халыкларның роле турында кыскача фикер алышып алды.

Чараны оештырган активист Раил Имамов әйткәнчә, әлеге Хәтер көне Татар иҗтимагый үзәге үткәрә торган Хәтер көне белән берничек тә бәйле түгел. Дога кылырга рөхсәт итмәү турында ул ишетмәгән.

Бернинди язулар күтәрмибез, белдерүләр ясамыйбыз, туристлар кебек кенә җыелып искә алабыз

Имамов, бу чара "Яровая кануны"н һәм башка кануннарны да бозмый дип саный. "Без бернинди язулар күтәрмибез, белдерүләр ясамыйбыз, туристлар кебек кенә җыелып искә алабыз", диде ул Азатлыкка.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татар иҗтимагый үзәге 14 октябр Хәтер көне чарасын үткәрү турындагы мөрәҗәгатькә Казан шәһәр башкарма комитеты уңай җавап бирсә дә, милләт язмышы, тел мәсьәләсен күтәрү, Сөембикә манарасы янында дога кылу, активист Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, тыелган.

Хакимият вәкиле дога кылуны тыюын "Яровая кануны" белән нигезләгән. Әлеге канунда дин әһелләре йолаларны мәчеттә, махсус каралган урыннарда гына укырга тиеш диелде.

1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәре тарафыннан яулап алынуы татар милли хәрәкәтендә татар дәүләтчелеген югалту буларак искә алына. Шушы тарихи көндә һәлак булучылар хөрмәтенә багышлап үткәрелә торган Хәтер көне быел Казанда 14 октябрьдә, Тинчурин скверында узачак.

XS
SM
MD
LG