Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәткә Хәтер көне алдыннан прокуратура кисәтү ясаган


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәт өенә Казан шәһәре прокуратурасы вәкилләре килгән. Аңа Хәтер көне алдыннан кисәтү ясалган.

Татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәт өенә Казан шәһәренең прокуратурасының ике вәкиле килгән. Бу хакта ул Азатлыкка үзе раслады. Аңа кисәтү кәгазен тоттырганнар. Анда экстремистлык эшчәнлегенә бәйле җинаять эше ачылырга мөмкин дип язылган.

"Казан шәһәренең прокурор урынбасары С.А. Урванцев имзасы белән урысча язылган кисәтүдә минем матәм чарасын оештыручы булуым язылган. Моңа кадәр тәртип бозу аркасында административ җаваплылыкка тартылганымны язганнар. Хәтер көне чарасында моңа кадәр милләтара нәфрәт уяткан гамәлләр кылынган, бу хакта мәхкәмә карары бар дип язылган. Мине Хәтер көне алдыннан урам җыеннары канунын бозарга ярамаганы турында кисәттеләр. Дөрес сүз әйтергә ярамый, аны милләтара низаг чыгаруга тиңлиләр. Кисәтүне алдым, әмма язма рәвештә аннан баш тарттым. Исемемне дөрес язмаганнар", дип сөйләде Азатлыкка Галишан Нуриәхмәт.

Язма кисәтүгә Галишан Нуриәхмәтнең язма җавабы
Язма кисәтүгә Галишан Нуриәхмәтнең язма җавабы

Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә багышланган Хәтер көне җыены 14 октябрьдә узачак. Аңа рөхсәт бирелгән. Ул Тинчурин бакчасында көндезге сәгать бердә башланачак. Сөембикә манарасы янында дога кылу исә тыелган. Бу гамәл "Яровая кануннарына" каршы килә дип белдерелгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG