Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көнендә авызны томалау нияте татар активистларының ачуын чыгарды


Хәтер көне җыены. 2014 ел
Хәтер көне җыены. 2014 ел

Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре арасында Хәтер көнендә милләт алдындагы пролемнарны күтәрүне, Сөембикә манарасы янында дога кылуны тыю – демократияне кысу, үзләре өчен курыкканнар күрсәтмәсе дип бәяләүчеләр бар.

Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Илгиз Сармановның 14 октябрь башкалада Хәтер көнен үткәрүгә карата ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәтне митингта татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле темаларын күтәрү, Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелган дип кисәтүе язучылар, җәмәгать эшлеклеләре арасында зур ризасызлык тудырган.

Галишан Нуриәхмәт Хәтер көненә тыюлар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00
йөкләү

Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре Азатлыкка "урысларга Казан Кирмәнендә тәреләр күтәреп йөрергә рөхсәт итәләр, ә татарга Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылу нигә тыелган?", "бу белдерү – Русия Конституциясен бозу, демократияне кысу булып тора", "кисәтүчеләр үзләре куркак, шуңа күрә бер-бер нәрсә чыкмасын дип котлары очып тора" дип белдерде.

"Хәтер көнен бу кадәр түбән төшергәннәре юк иде әле"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова быел үткәрү урынын әллә кайда биреп җитәкчеләр үзләрен дә түбән төшерделәр дигән фикердә. Фәүзия ханым ана теленә һөҗүм барганда Хәтер көнендә урамда 10-15 мең татар басып торса, телгә каршылар башка төрле сөйләшер иде ди.

Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә тыюларга карата
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00
йөкләү

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Мин Хәтер көненең урынына да риза түгел, чөнки без аны 30 ел уздырабыз һәм тарихта беренче тапкыр әллә кая, автовокзал янындагы бер ташландык бакчаны (Тинчурин исемендәге - ред.) биргәннәр. Анда этләр йөри, анда ял көннәрендә иске-москы саталар. Моннан да түбән төшкәнебез юк иде әле. Шушы урынны бирү белән үк милли хәрәкәтне дә һәм татар милләтеннән булган җитәкчеләр үзләрен дә түбәнәйттеләр.

Урын мәсьәләсен Казандагы татарлар хәл итә

Хәзер Мәскәүне һәм урысларны гаепләп утырудан да мәгънә юк, чөнки урын мәсьәләсен Казандагы татарлар хәл итә. Алар менә шулай итеп татар милләтенә менә сезнең урыныгыз шунда – этләр йөри торган, чүп-чар сата торган урында дип күрсәттеләр. Бу – адәм хурлыгы. Казан җимерелгәннән соң татарларны ничек итеп шәһәрдән, су буйларыннан кусалар, безне хәзер әнә кайда илтеп атмакчы булалар.

Бөтен яктан авыр ел быел. Шартнамәне озайтмадылар, телгә һәм мәктәпләргә һөҗүм бара. Син, әгәр татар җитәкчесе икәнсең, Хәтер көненә астан гына, күрмәмешкә салышып ярдәм ит. Ә болар тыялар, бөтен яклап тыялар. Әгәр 14 октябрь көнне урамда бер 10-15 мең татар басып торса, безнең белән башка төрле сөйләшерләр, бу кадәр мыскыл итмәсләр иде", ди Бәйрәмова.

Фәүзия ханым Галишан Нурәхмәткә белдерелгән кисәтүләргә карата "алар иң беренче чиратта ни ярамаганны язма рәвештә бирсеннәр" дигән таләп куя.

Сөйләгәннәр өчен штрафлар, куркытулар булырга мөмкин

"Бүген телсез, динсез һәм дәүләтсез калу – Казан алыну нәтиҗәсе. Инде без нәтиҗәне дә сөйләмәскә тиешмени? Бу хакта сөйләүчеләр булыр дип уйлыйм. Мин үзем дә бүгенге хәлебезне сөйләргә җыенам. Чөнки анда җыелып торудан мәгънә юк. Әлбәттә бу сөйләгәннәр өчен штрафлар, куркытулар булырга мөмкин. Эчендә җаны булган, милләт өчен борчылган, бүгенге татар мәнфәгатьләре кысылуны туктатырга теләгән татарлар 14 октябрь көнне Хәтер көненә чыгарга тиешләр дип уйлыйм. Һәм сүзебезне дә элек ничек әйткән булсак, хәзер дә шулай әйтәчәкбез, иншаллаһ", ди Бәйрәмова.

Сармановның Сөембикә манарасы янына килеп Казан яуланганда шәһит киткәннәргә дога кылуны тыюына нисбәттән Фәүзия ханым "Яровая кануннары"н тәре йөрешенә карата да кулланырга чакыра.

"4 ноябрь көнне урысларга тәреләр күтәреп Казан Кирмәнендә йөрергә рөхсәт итәләр, ә татарларга Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелган! Нигә ул Яровая кануннары татарларга гына карыймыни? Урыска нәрсә кыланса да ярыймы?", ди Бәйрәмова.

"Без беркайчан да урамга балта күтәреп чыкмадык"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла ана телен мәктәпләрдә укыту кискенләшкәндә Хәтер көнендә тел вазгыяте турында сөйләүне тыю Русия Конституциясен бозу булып тора дип белдерә.

Рабит Батулла Хәтер көнендә тыюларга карата
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
йөкләү

Рабит Батулла
Рабит Батулла

"Кешенең үз фикерен әйтергә хокукы бар һәм болар рөхсәт ителгән әйберләр бит. Без беркайчан да урамга балта күтәреп чыкмадык, аңа өндәмәдек тә. Мин моны (Сарманов кисәтүен – ред.) – демократияне кысу дип әйтер идем.

Ул үзенең генә фикерен әйтә алмый, әмма җирле куркаклык та бар. Өстән ни дип әйтерләр икән, ачуланмаслар микән дигән курку бар. Бәлки өстәгеләр аны уйлап та бирми торгандыр. Мәскәүнең үзендә дә бит урамнарга чыгулар булды. Әйтик, әнә Испаниянең Каталониясендә халык ду килә. Димәк, анда фикер белдерүне тыймыйлар.

Конституцияне бозу ул – җинаять дигән сүз

Бу тыюлар Русия Конституциясен бозу булып тора. Конституциягә милләтләр тигез хокуклы, телләр тигез рәвештә үсәргә тиеш дип язылган. Бу (Сарманов кисәтүе – ред.) Конституциягә каршы килү түгел микән? Ә Конституцияне бозу ул – җинаять дигән сүз. Алар бу ягын да уйламый микән? Мин бары тик канун нигезендә генә эшләргә киңәш итәм", ди Батулла.

Рабит әфәнде Хәтер көнендә нишләп соң әле тел турында сөйләшмәскә тиеш дигән сорау да куя.

"Ана телен нишләп кеше тыярга тиеш? Ана теле турында бөтен халык сөйләшергә тиеш! Без – язучылар үзебезнең фикерне әйттек бит, ачык хат та яздык. Бу (Сарманов белдерүе – ред.) бик шөбһәле әйбер. Бүген телебезне саклау кирәкме, әллә кирәк түгелме? Әнә шул хәл ителә. Русиядә дистәләгән халыклар юкка чыгып руслашты. Алар да шуны тели микән? Үз ирке белән беркайчан да халык ана теленнән баш тартмый. Димәк, кемдер ирек куймый дигән сүз.

Финляндиядә саами халкының мәктәпләре бар. Менә бу – демократия

Финляндиядә 300 мең швед яши, илдә швед теле – икенче дәүләт теле. Алар теләсә кайсы оешмага кереп шведча да сорый алалар. Менә бу – демократия. Йә булмаса, Финляндиядә саами халкы яши, алар 10 мең кеше, болан асраучылар. Аларның үзләренең ана телендә мәктәпләре бар. Менә бу – демократия. Ә бездә күпме татар мәктәпләре, башка халыкларның мәктәпләре ябылды. Демагогия белән шулай ителде ул. Имештер халык үзе теләми.

Халык хәзер билгеле бер шартка куелган. Мин урыслашырга һәм ана телемнән баш тартырга теләмим. Хәзер балаларын татар мәктәпләренә укытырга бирмиләр, янәсе халык үзе шулай хәл итә дип әйтәләр. Юк! Бу – демагогия! Халык әнә шул хәлгә куелган", ди Рабит Батулла.

"Хәтерне дә бугач, тагын нәрсә кала инде тагын?"

Җырчы, Татарстанның халык артисты, җәмәгать эшлеклесе Гөлзадә Сәфиуллина нинди генә кисәтүләр, тыюлар булуга кармастан "Хәтер көне" булды һәм булачак дип белдерә.

Гөлзадә Сафиуллина Хәтер көнендә тыюларга карата
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
йөкләү

Гөлзадә Сафиуллина
Гөлзадә Сафиуллина

"Без тарихыбызны онытырга тиешме? Без аны беләбез, онытмыйбыз! Хәтер көне килеп җитәрәк бәйләнергә һәм кисәтергә тотыналар. Анда полициясен дә, башкасын да куйсыннар, әмма халык чыга һәм дога кыла. Моның нәрсәсе начар соң? Инде хәтерне дә буарга тотындылармы? Ярар, телне будылар инде. Хәтерне дә бугач, тагын нәрсә кала инде тагын? Хәтерне бездән беркем дә алып ата алмый. Хәтер көне булды һәм булачак, халык та чыгачак", ди Сафиуллина.

Гөлзадә ханым Галишан Нурәхмәтне кисәткән Казан хакимиятендәге белгечне вак-төяк бер түрә, куркак җан, үзенең иминлеген кайгыртучы дип бәяли.

Вак-төяк бер түрә әнә шулай итеп юлны япмакчы була

"Безнең президент, җитәкчеләребез янына җыен үз-үзләре өчен котлары алынып торганнар, гафу итегез, ярамаган сүз белән әйтәм, тычкаклар утырган. Алар бернәрсәне дә хәл дә итми, бары тик куркыта гына беләләр. Алар үзләре куркак, шуңа күрә бер-бер нәрсә чыкмасын дип котлары очып тора. Аларның милләте дә, иманы да юк. Аларның бары тик утырган урындыклары һәм ай саен ала торган хезмәт хаклары гына бар. Алар өчен бу дөньяның мәңгелек кыйммәтләре дә юк. Вак-төяк бер түрә әнә шулай итеп юлны япмакчы, кешеләрнең башларына басмакчы була. Минемчә, бу берәүнең ялгыш фикере генә.

Мин үзем Хәтер көненә карата җитәкчеләр андый күрсәтмә бирер дип ышанмыйм. Әгәр безнең дөнья буйлап йөргән, татарларны күтәреп, тел дип, дин дип сөйләп йөргән җитәкчеләр андый күрсәтмә бирсә, бу бөтенләй башка сыймаслык нәрсә", ди Сафиуллина.

Гөлзадә ханым, Хәтер көнендә татар мәктәпләре, татар теле, татар мәнфәгатьләре кысылу һичшиксез күтәрелергә тиеш, ди.

Хәтер көне көрәшнең бер дәвамы

"Әгәр без бүген көрәшмәсәк, аннан соң була инде. Хәтер көне - көрәшнең бер дәвамы. Хәтер көнендә дә әйтмәсәк, без кайчан бөтенебез җыелган җирдә зурдан кубып әйтә алабыз? Хәзер телевидениедән дә, радиодан да әйтеп булмый, шыр тилеләр шикелле җырлап-биеп кенә яшиләр. Яшьләр дә хәзер зомбига әйләнде инде. Татар мәнфәгатьләрен Хәтер көнендә дә күтәрмәгәч, кайда күтәрәсең аны тагын?" ди Гөлзадә Сафиуллина.

Азатлык Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов белән элемтәгә керде. Ул Галишан Нуриәхмәткә мин алай дип белдермәдем генә диде һәм бөтен сорауларны да мэриянең матбугат хезмәте аша юлларга кушты.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
йөкләү

Азатлык матбугат хезмәте башлыгы Владимир Казанцев исеменә "Сарманов ТИҮ җитәкчесе Галишан Нуриәхмәтне кисәткәнме? Әгәр кисәтсә, кем күрсәтмәсе нигезендә?" дигән сорау юллады. Җавап булгач та Азатлык укучыларын таныштырырбыз.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG