Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кирмәндә тәре йөреше рөхсәт ителә, Хәтер көнендә Сөембикә манарасына килүне тыялар"


21 июнь Казанда чираттагы тәре йөреше үтте. Татар активистлары Казан хакимияте тәре йөрешен уздыруга рөхсәт бирә, ә Хәтер көненә җыелучыларга Сөембикә манарасына килеп дога укуны тыя дип зарлана.

Казанда 15 октябрьдә 1552 елда татар илен яклаганда һәлак булганнарны искә алу максатыннан оештырылучы Хәтер көнен уздыруга төрле киртәләр куелган вакытта Татарстан православлары һәр ел 21 июль һәм 4 ноябрь көннәрендә тәре йөрешләре уздыра.

21 июльдәге тәре йөреше 20 июль Казан кирмәне кырыенда үтәчәк Red Bull Air Race ярышлары өчен төрле илләрдән җыелган очкычларның күнегүләр уздыруына карамастан, бернинди чикләүләрсез үтте.

Тәре йөрешендә меңнәрчә правослау христиан катнашты
Тәре йөрешендә меңнәрчә правослау христиан катнашты

Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә оештырылган тәре йөрешендә меңнәрчә праваслав иң элек Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылды. Аннан Казан кирмәнен уратып Крестовоздвиженский чиркәвенә таба иконалар күтәреп тәре йөреше уздырды.

ТИҮ вәкиле Айрат Хәтмулла Азатлыкка, Татарстан православларының үз гыйбадәтләрен иркен рәвештә башкара алалар, ә татарларга исә соңгы елларда Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янына килеп дога кылырга да рөхсәт ителми, дип борчылуын җиткерде.

ТИҮ вәкиле Казанда, тәре йөреше рөхсәт ителгәндә, Хәтер көнен тыюга зарлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

"Элеккерәк елларда Хәтер көнендә Сөембикә манарасыннан азан яңгырый торган иде. Азанны ишетеп халык дәррәү җыела иде. Хәзер бу азанны да тыйдылар. Соңгы елларда Русия тәртип саклау органнарының башка милләт вәкилләренә каршылык алып баруы сизелә. Шул исәптән татарларга да 15 октябрьдә Хәтер көнен уздырганда төрле киртәләр чыгарыла. Хәтер көнен шәһәр читендә, Юдино якларында уздырырга кушалар. Ә бит безнең бабаларыбызның каны Казан кирмәне буенда тамган.

Тәре йөрешен уздыруга исә бернинди киртәләр юк. Бу православ диненең көчле булуын күрсәтә. Без исә үз динебезне үзебез күтәрә алмыйбыз.

Элегрәк Хәтер көннәрендә Татарстанның мөселман дин әһелләре катнаша торган иде. Ә соңгы елларда муллаларыбыз шүрләп калды. Чөнки төрле сәбәпләр табып аларны зинданнарга илтеп тыгалар. Монда Татарстан диния нәзарәтенең йомшаклыгы сизелә. Ни өчендер ул йомышчы малай сыйфатында калды. Ләббәйкә дип тик тора", дип сөйләде Хәтмулла.

Тәре йөрешендә соңгы елларда Благовещен чиркәвеннән Крестовоздвиженский чиркәвенә таба бару юлында гына кайбер үзгәрешләр кертелсә, Хәтер көнен уздыруда исә Казан хакимияте бу урынын үзгәртү белән бергә кайбер тыюлар да кертте.

Соңгы елларда Хәтер көнен Ирек мәйданында түгел, Казан милли мәдәният үзәге, Камал театры алдындагы мәйдан кебек урыннарда гына үткәрү рөхсәте бирә башлады. Хәтер көне митингы тәмамлангач халыкның җыелып барып Казан Кирмәне эчендәге Сөембикә манарасы янында дога кылуын тыйды.

* * * *

Казан Изге Ана иконасы Казан Богородица монастырендә саклана. Иконаны тәре йөреше алдыннан Казан кирмәнендә урнашкан Благовещен чиркәвенә күчерәләр. Шуңа тәре йөреше дә Благовещеннан башлана.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

XS
SM
MD
LG