Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Хәтер көненә килүче уфалар: "Бердәмлек күрсәтергә тиешбез"


Уфадан Казанга Хәтер көненә баручылар
Уфадан Казанга Хәтер көненә баручылар

14 октябрь Уфадан бер төркем татар җәмәгатьчелеге Хәтер көне уңаеннан узган чараларда катнашу өчен Казанга китте. Алар Азатлыкка: "Без анда барып милләтебезнең бердәмлеген бөтен дөньяга күрсәтергә тиешбез", дип сөйләде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә Казанда Хәтер көне чараларында катнаша. Алар – Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары. Әлеге төркем сәфәргә микроавтобус яллап юлланды, шулай ук Уфадан һәм Бәләбәйдән чараларда катнашу өчен үз машиналарында баручылар да бар.

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

Сәфәр алдыннан алар Азатлыкка фикерләре белән бүлеште. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Салих Әмирханов: “Хәтер көне 1989 елдан алып уздырыла, мин ул чараларда 90нчы еллар уртасыннан алып катнашып киләм. Берничә ел аны Уфада да уздырып караган идек. Чөнки бу җирләр кайчандыр татар дәүләте булган урыннар. Шуңа мин киләчәктә Хәтер көнен Башкортстанда һәм кайбер башка төбәкләрдә дә уздыру кирәк дип исәплим. Дөрес, мотлак урам йөрешләре генә уздырырга димәгән. Бина эчендә ябык митинглар үткәрергә, фәнни-гамәли конференцияләр оештырырга, корбан чалырга була. Хәтер көне – дәүләтчелегебезне саклап шәһит киткән милләттәшләребезне искә алу көне. Шул ук вакытта бу көн безнең кайчандыр дәүләтебез булуын, татарларның үз дәүләтенә лаек булуын, бердәм булырга кирәклеген искәртә торган көн.”

Рәмил Хөсәенов: "Халкыбызга бердәмлек күрсәтеп тору кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: “Иҗтимагый тормышта заманалар бик авыр, кысрыклаулар бара, мөмкинлекләр бик аз. Бу шартларда, аеруча, милләттәшләребезгә бердәм икәнлегебезне күрсәтеп тору мөһим. Шундый иң зур чараларның берсе – Казанда ел саен үткәрелә торган Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван үз гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын яулап, шәһәрне җимереп, анда яшәгән халыкларны үтереп дәүләтебезне бетергән. Быел Казанның алынуына һәм дәүләтчелегебезне югалтуга 464 ел тула. Көрәштә башын салган бабаларыбызның фидакарьлеген без онытмыйбыз, аны киләчәк буыннарга да җиткерәчәкбез.

Элек 15 октябрь урамнар тутырып йөри идек. Хәзер инде мөмкинлекләр кысыла бара, чараны үткәрү дә тарая. Шулай булуга карамастан, без анда барырга, үзебезне күрсәтергә, милләтебезнең бердәмлеген бөтен дөньяга күрсәтергә тиешбез. Без милләтебезне, телебезне, динебезне сакларга, тарихыбызны белергә һәм балаларга өйрәтергә бурычлы.”

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Илдар Әбдиев: “Татарның бүгенге көндә хәле бик мөшкел. Казанга баруым дәүләтле халык булуыбызны искә төшерү, шуңа омтылу. Мескенлектән арыну, билне турайтып, күкрәкне киеребрәк басу. Мин соңгы елларда Хәтер көненә даими барам. Анда катнашучыларның елдан-ел кимүгә баруы күңелне кыра. Мин киләчәктә без бердәмрәк булсак, максатларга да җиңелрәк ирешер идек дип уйлыйм. Ә инде татармын дигән татарның максатлары билгеле”.

XS
SM
MD
LG