Accessibility links

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 15 октябрьдә уздыра


Былтыргы Хәтер көнендә
Былтыргы Хәтер көнендә

Татар иҗтимагый үзәге Казанда Хәтер көнен 15 октябрьдә уздыра. Кайберәүләр шәһитләрне 12 октябрьдә Сөембикә манарасы янында искә алачак. Былтыр Казанда Хәтер көне өч тапкыр уздырылган иде.

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен быел 15 октябрьдә уздырырга җыена. Чараны Камал театры каршындагы мәйданда үткәрергә рөхсәт алганнар.

Казанны яклап шәһит китүчеләрне шулай ук 12 октбярьдә Сөембикә манарасы янында искә алачаклар. Анысында катнашырга җыенучы инженер Раил Имамов Азатлыкка белдерүенчә, намаз уку да, дога кылу да булмаячак, чөнки күптән түгел кабул ителгән Яровая кануннары гыйбадәтханәдән читтә мондый гамәлләрне тыя.

Былтыр Казанда Хәтер көне өч тапкыр уздырылган иде. 11 октябрь узган төп Хәтер көнендә 150ләп кеше катнашты. Матәм чарасы "Казан" милли-мәдәни үзәге каршында үтте. Урам җыены узу урыны тимер рәшәткәләр белән камап алынган иде.

Шул ук көнне Украина башкаласы Киев шәһәрендә җирле татар җәмәгатьчелеге һәм татар халкына теләктәшлек белдергән украиннар катнашында "Хәтер көне" узды. Чарада катнашучылар "1552. Онытма!" дип язылган плакат, Татарстан һәм Украин байраклары тотып торды һәм татарча шигарләр кычкырды. Болар барысы да Киевтагы Русия илчелеге каршында булды.

Икенче Хәтер көне Казанда 12 октябрьдә узды. Казанны алган көн искечә 2 октбярь булган, яңача бу 12сенә туры килә дип, бер төркем татар активистлары бу көнне шәһитләрне Сөембикә манарасы янына һәм Бишбалта зиратына барып искә алды.

Өченче Хәтер көне 15 октябрьдә узды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Гаяз Исхакыйлар заманыннан бирле Хәтер көне 15 октябрьдә үткәрелә дип аңлатты. “1989 елдан бирле без ел саен 15 октябрьдә Ирек мәйданына җыелып, Хәтер көне уздырып һәм соңыннан халык белән бергә Сөембикә манарасы янына килеп, догалар кылып, намаз укый идек. Әлбәттә, бу көн хәзер бүлгәләнде, аны 11е дә, 12се дә уздыралар. Әмман безнең йөрәкләребезгә 15 октябрь кан белән язылган”, дигән иде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG