Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 октябрьчеләр Казанда үз Хәтер көнен үткәрде


Казанда икенче көн рәттән Хәтер көне үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Казанда икенче көн рәттән Хәтер көне үтте

12 октябрьдә Казанда 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәрне искә алып тагын бер чара узды. ТИҮ бу чараны ял көнне үткәрсә, дүшәмбедә бер төркем милли активист шәһитләрне Сөембикә манарасы янында һәм Бишбалта зиратына барып искә алды.

Казанда 12 октябрьдә үткән Хәтер көненең Кирмән эчендә, Сөембикә манарасы янында үтүе оештыручылар фикеренчә символик көчкә ия. Әлеге манара азатлык көрәшенең маягы буларак кабул ителә.

“Кайбер белгечләр Сөембикә манарасы Казан алынгач кына төзелгән дип әйтә. Соңгы көннәрдә хәтта XVIII гасырда салынган диючеләр дә бар. Әмма бу хак түгел. Сөембикә манарасы татарның милли символы. Без аны якларга тиеш”, ди КАИ белгече Раил Имамов. Ул һәм Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин тырышлыгы белән Сөембикә манарасы янына 20ләп кеше җыелды.

“Искечә 2 октябрь (Казан алынган көн - ред.) бүгенге 12 октябрьгә туры килә. 1992 елдан башлап Исхак хәзрәт Лотфуллин, ул вафат булгач, аның улы Сәетҗагъфар хәзрәт җитәкчелегендә Хәтер көне үткәрәбез", диде Раил Имамов.

“Я Раббым, динебездән, мөстәкыйльлектән, ватаныбыздан, мәдәниятебездән, гореф-гадәтләрдән мәхрүм итмә”, диде Сөембикә манарасы каршына җыелган кешеләргә ишетерлек итеп Пензаның бердәм Диния идарәсе мөфтие Рәүф хәзрәт Зәбиров кулларын догага күтәреп.

Казан кирмәненнән Хәтер көненә җыелган халык Кабан арты мәчетенә юл тотты, өйләне укыгач хәтер ашыннан авыз иттеләр. Мәҗлестән соң Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин һәм бер төркем милли активистлар Бишбалта зиратына барды. Монда да хәзрәтләр Казанны яклап шәһит киткәннәрнең рухына дога кылды, вәгазь сөйләде.

Җыелган халык арасында шагыйрә Нәҗибә Сафина да бар иде, ул милли азатлык көрәшенең милли мәгарифкә барып тоташуын әйтте.

“Вәгәзь тыңлаганнан соң хәзрәтләр Татарстанда милли мәгариф системы булуны телиләр икән дигән уй туган иде. Теле барның гына иле барлыкка инанып кайберләренең яннарына барып сорау бирдем. “Сез татарның милли мәгариф системасы кайтарылуны, торгызылуны телисезме?” Хәзрәтләрнең берсеннән дә конкрет җавап ишетмәдем. “Без эшлибез, зиратны торгызабыз... тегеләй, болай...” Кылыч, мылтык белән сугышып кайтара алмыйбыз милли мәгариф системасын. Без бит сөюдән туган халык. Милли мәгариф системасы кайтарылса, татарның теле дә, иле дә булачак”, диде милли активист.

XS
SM
MD
LG