Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта да "Хәтер көне" узды


"Хәтер көне"нә җирле татарлардан тыш, украиннар да килгән.

11 октябрь көнне Украина башкаласы Киев шәһәрендә җирле татар җәмәгатьчелеге һәм татар халкына теләктәшлек белдергән украиннар катнашында "Хәтер көне" узды. Чарада катнашучылар "1552. Онытма!" дип язылган плакат, Татарстан һәм Украин байраклары тотып торды һәм татарча шигарьләр кычкырды. Болар барысы да Киевтагы Русия илчелеге каршында булды.

"Хәтер көне"ндә катнашучы Артур Шерстобитов белдерүенчә, пикет оештыру бик тиз хәл ителгән.

"Чара башланыр алдыннан берничә сәгать алдан гына хәл иттек. Без татарларга теләктәшлек белдерергә, татарлар үз милли һәм сәяси хокуклары өчен көрәштә ялгыз түгеллеген күрсәтергә булдык. Украиннар ирекнең нәрсә икәнен һәм аңа ирешүнең авырлыгын үз җилкәләрендә татыды. Татар халкы да иреккә лаек", диде ул.

11 октябрь көнне Казанда узган "Хәтер көне"ндә 150ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG