Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ханлыгы җимерелү нәтиҗәсе – чукындырылган татар ханнары


Сөембикә улы Үтәмешгәрәй хан 1553 елның гыйнварында Александр исеме белән Чудов монастырендә чукындырыла
Сөембикә улы Үтәмешгәрәй хан 1553 елның гыйнварында Александр исеме белән Чудов монастырендә чукындырыла

Казанда 15 октябрьдә Хәтер көне билгеләнә. Матәм чарасында Казан ханлыгының җимерелү вакыйгасы, Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алачаклар. Азатлык Хәтер атнасында татар тарихында булган вакыйгаларны искә ала, Казанны басып алу нинди фаҗигаләргә китергәнен барлый.

Татар җире өчен сугыш 464 ел элек август айларында башлана. Октябрьнең 12нче көнендә каланы саклаучы татарлар урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә. Казан басып алына. Нәкъ шушы көннәрдә Казан дәүләте Мәскәү кулына төшә. Сугышта исән калучылар юк ителә, шәһәр талана, җимерелә, татар дәүләте символлары Мәскәүгә озатыла. Бу татар тарихындагы котычкыч фаҗиганең башы була. Казаннан соң Нугай Урдасы, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары юк ителә.

Моңсу сәхифәләрне актарганда милләте, дине, югары идеаллары өчен җан аткан һәм алар өчен көрәшкән шәхесләрдән тыш үзләренә табыш эзләп, чукынуга риза булганнар яки башка дингә күчәргә мәҗбүр ителгәннәр дә бар. Алар арасында татар ханнары да була. Азатлык тарихи чыганакларга таянып, биш чукындырылган татар ханын, аларның нәселен барлады.

Ядегәр-Мөхәммәт хан Казан ханлыгының соңгы рәсми ханы булып санала. Ул – Әстерхан ханлыгы шаһзадәсе, Тимур Котлы нәселе вәкиле. 20 яшендә ул Русия дәүләт хезмәтенә китә, биредә 8 ел була, 1550 елда урысларның Казанга каршы сугышында катнаша. Тик шул ук елны ул хезмәтен калдырып Нугай Урдасына китә.

1552 елда сәид Кол Шәриф белән Казан бәге Чапкын Отучев тарафыннан Казанга ханлык белән идарә итәргә чакырыла. Казанда аны зур өмет белән каршы алалар, чөнки Зөя утравында төзелгән корылмалар казанларны нык борчый. Михаил Худяков язуынча, Ядегәр-Мөхәммәт ханның килүе җәмгыятьтә зур рухи күтәренкелек белән каршы алына.

1553 елның 26 февралендә Мәскәүгә озатылган хан Симеон Касаевич исеме белән чукындырыла

Хан халыкның өметен акламый. Казан ханлыгын яулап алу вакытында, Хан сарае каршында соңгы сугышта ул әсирлеккә төшә. Худяков мәгълүматларына караганда, ул шәһәрдәге ир-атлар арасында бердәнбер исән калучы була. 1553 елның 26 февралендә Мәскәүгә озатылган хан Симеон Касаевич исеме белән чукындырыла. Аңа Звенигород шәһәре белән идарә итү тәкъдим ителә. Элекке хан урыс гаскәрләре белән бергә Ливон сугышында катнаша. 1565 елда вафат була. Чудов монастырендә җирләнә.

Үтәмешгәрәйнең Архангел соборында җирләнгән урыны
Үтәмешгәрәйнең Архангел соборында җирләнгән урыны

Үтәмешгәрәй ханга Казан ханлыгы җимерелгәндә нибары 5 яшь була. Сафа-Гәрәй һәм Сөембикәнең улы 1549 елда, әтисе вафат булганнан соң, ике яшендә хан булып игълан ителә. Аның өчен идарә эшләрен әнисе Сөембикә башкара. Әмма 1551 елда Мәскәү тарафлы морзалар тарафыннан тәхеттән бәреп төшерелә һәм Кырым нәселеннән булган хан, ханбикә әнисе белән бергә Явыз Иванга әсир итеп Мәскәүгә озатыла.

Үтәмешгәрәй Чудов монастырендә чукындырыла

Сөембикә Шаһгалигә мәҗбүри кияүгә бирелә. Үтәмешгәрәй исә Явыз Иван янында тәрбияләнә. 1553 елның гыйнварында Александр исеме белән Чудов монастырендә чукындырыла. Татар ханы әсирлектә 20 яшенә кадәр яши, шикле рәвештә вафат була. Татар ханы Александр Григориевич исеме белән Мәскәү Кирмәненең Архангел соборында җирләнә. Аның кабере Явыз Иван, Семен Касаевич исеме белән җирләнгән Ядегәр хан янәшәсендә.


Ямгурчы хан Әстерхан ханлыгында идарә итә. Нугай морзалары ярдәмендә тәхеткә килеп, ул башта Явыз Иванга дуслык тәкъдим итә, тик Казанга каршы яулардан соң аның белән дошманлаша.

Явыз Иван Әстерхан ханына каршы 30 меңлек гаскәр җибәрә, 1554 елда Ямгурчы хан җиңелә һәм Хаҗи-Тарханнан качып китәргә мәҗбүр була. Тик аның гаиләсе Мәскәүгә китертелә һәм чукындырыла. Бер хатынына Ульяна исеме бирелә, улларына Петр исеме кушыла.

Казан ханлыгы күренеше, Фиринат Халиков рәсеме
Казан ханлыгы күренеше, Фиринат Халиков рәсеме

Саин Булат хан күбрәк Симеон Бекбулатович исеме белән танылган. Ул – Касыйм ханы. Әхмәдхан оныгының улы булып тора. 1575 елда хәтта Русиянең бөек кенәзе исемен йөртә. Тарихчылар моны бары тик опричнина вакытында күз буяу буларак кулланылган дип аңлата. 1560 еллар ахырында Саин Булат хан Явыз Иван тарафыннан Касыйм тәхетенә утыртыла. 1573 елда, үз теләге белән чукынып, Симеон исемен ала. Анастасия Черкасскаяга исемле хатынга өйләнә. Аларның алты баласы була: Федор, Дмитрий, Иоанн, Евдокия, Мария һәм Анастасия.

Татар ханы мәҗбүри рәвештә монастырьгә озатыла

1575 елда Явыз Иван аны, "Русиянең бөек кенәзе" дип атап, вакытлыча үз урынына идарәче итеп тә калдыра. Чынбарлыкта идарәчелек тулысы белән Явыз Иван кулында кала. 1576 елда Саин Булат ханга Тверь белән Торжок шәһәрләре җирләре бүлеп бирелә, ул "Тверьнең бөек кенәзе" дип игълан ителә. Мәскәү тәхетенә Лжедмитрий I килгәч, Стефан исеме белән Кирилл-Белоозеро монастырена мәҗбүри рәвештә монахлыкка озатыла.

XV гасырда төзелгән Касыйм мәчете
XV гасырда төзелгән Касыйм мәчете

Сәет Борһан хан 1626-1679 елларда Касыйм ханлыгы белән идарә итә. Арыслан хан белән Фатыймасолтанның улы. 1636 елда Касыймга килгән алман сәяхәтчесе Олеарий Сәет Борһанга 12 яшь булган вакытта аны урыс хөкүмәтендәге Романовлар нәселе чукынырга өндәгәнен тасвирлап яза. Мәскәү патшасы кызына өйләндерәбез дип чукындырырга телиләр. Сәет Борһанның әнисе Фатыймасолтан каршы була, улын мөселман итеп сакларга тырыша. Әмма ахыр чиктә 1653 елда Сәет Борһан барыбер Василий Арсланович исеме белән чукына.

Сәет Борһан Василий Арсланович исеме белән чукына

Ул Касыйм ханы булып кала. Бу – ханлык белән бары тик мөселман гына идарә итәргә тиеш дигән борынгы тәртипне бозу. Тик моңа күз йомыла. Тарихчылар фикеренчә, бу инде Касыйм ханлыгын номиналь яктан юк итүгә әзерлек булган. Чыннан да, аннан соң идарә иткән әнисе Фатыймасолтан Касыйм ханлыгының соңгы җитәкчесе була.

Василий Арсланович бояр Никифор Плещеевның кызы Мариягә өйләнә. Алар күбрәк Мәскәүдә яшәгән. Урыс диненә, милләтенә күчкән татар ханының җиде баласы була: Василий, Федор, Михаил, Яков, Никифор, Иван, Семен, Евдокия һәм Домна. Ул якынча 1679 елда вафат була. Касыйм белән картайган әнисе Фатыймасолтан идарә итә. Аның вафатыннан соң Петр Беренче фәрманы белән Касыйм ханлыгы юкка чыгарыла.

XS
SM
MD
LG