Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Зөядә фестиваль үткәрүчеләрне татарның милли хисләрен хөрмәт итәргә чакыра


Урта гасыр сугыш уеннары фестивале (архив фотосы)
Урта гасыр сугыш уеннары фестивале (архив фотосы)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Зөя утравында "1551 ел. Русия дәүләтенең оешуы" дип аталган фестиваль үткәрүчеләр татар халкының милли хисләрен хөрмәт итәргә тиеш дип саный. Чөнки бу чор вакыйгалары Казан ханлыгын яулап алу белән бәйле.

23 сентябрь Зөя утравында Татарстанның туризм комитеты теләктәшлеге белән "Сулица" исемле тарихи хәрби уеннар оештыручы клуб "1551 ел. Русия дәүләтенең оешуы" дигән хәрби-тарихи фестиваль үткәрә.

Татарстанның туризм дәүләт комитеты тараткан рәсми хәбәрдә язылганча, "бу фестивальдә катнашучылар Казан белән Мәскәү каршылыгы чорына - XVI гасырга сәяхәт итә ала".

Бәйрәмдә ул чор хәрбиләренең киемнәрен һәм коралларын күрү мөмкинлеге булачак, катнашучылар гаскәрләргә кушылып, ясалма кирмәнне штурмлау уенында да катнашачак, диелә.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка белдергәнчә, Татар иҗтимагый үзәге мондый фестиваль үткәрелгәндә татар халкының милли хисләре белән санлашу кирәк дип саный.

"Бу Татар иҗтимагый үзәгенә каршы җинаять эше ачу белән дә бәйле. Хакимиятләр татар халкының җаны юк, алар каршы чыкмаслар дип уйлый. Бу безнең милли хисләрне рәнҗетә" диде Зәкиев.

"Сулица" клубы вәкиле Алексей Кокурин Азатлыкка "бу чара Зөя утравының һәм Русия дәүләтенең тарихына багышланган һәм Казан ханлыгын яулап алу вакыйгаларына бәйле түгел" дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бәйрәмдәге штурмлау өчен төзеләчәк ныгытма да Казан кирмәнен хәтерләтми, шартлы ныгытма буларак кына тәкъдим ителәчәк.

Зөя утравы
Зөя утравы

Тарихны өйрәнүдән тыш, бәйрәмнең максаты – XVI гасыр Русия дәүләтенең гаскәрен күрсәтү, диде Кокурин. Әлеге клуб Болгарда да тарихи фестивальләр үткәреп килә.

Тарихи чыганакларга караганда Казан ханлыгын яулап алу өчен 1551 елда Зөя утравында ныгытма салына.

1552 елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан ханлыгының яулап алынуы татар тарихындагы иң канлы вакыйгаларның берсе булган.

Берничә дистә ел татар милли хәрәкәте шушы вакыйгаларга багышлап Хәтер көне үткәрә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG