Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 07:05

Конгрессның Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев: "Сугыш уеннары - татар һөнәре түгел, без тимерче, пешекче булганбыз, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәнбез", ди. Галим Искәндәр Измайлов: "Татарларның хәрби осталыгы дөнья тарихына кергән", дип белдерә.

12-13 август Изге Болгарда русиякүләм Урта гасыр сугыш уеннары фестивале үтте. Чарада Русиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә тарихи сугышларны реконструкцияләү белән шөгыльләнгән клублар катнашты. Оештыручылар 34 такым, 600ләп кеше килде дип белдерде.

Урта гасыр сугыш уеннары фестивалендә татар сугышчысы киемендә Чаллыдан һәм Яшел Үзәннән ике егет кенә бар иде. Аларны "Без - татарлар" клубы дип тәкъдим иттеләр.

Азатлыкка Чаллыдан Тимур Макраев: "Безнең Татарстаннан икәнне белсеннәр өчен күкрәккә ак барс тектермәкче идем. Әмма вакыт һәм терәк, теләктәшлек итүчеләр җитмәде. Урта гасыр сугышчысы киемен булдырыр өченен 50 меңгә якын акча кирәк, мин монда үз акчама кием булдырып килдем", диде.

Константин Чибирев һәм Тимур Макраев (у)
Константин Чибирев һәм Тимур Макраев (у)

Макраев сүзләренчә, аларның сугыш киемнәрендә Алтын Урда сугышчылары элементлары бар. "Баш киеме (шлем) Алтын Урданыкы. Монда бер-беребез белән сугышканга киемгә башка халык, төбәк сугышчылары элементларын да алырга туры килә. Мәсәлән, аякларны саклар өчен Алтын Урданыкы табылмаган", ди Макраев.

Сугыш уеннары фестивален караган Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев киләчәктә бу чарага тарихи киемдәге татар сугышчылары такымын җибәрергә кирәк дип белдерә. Аның фикеренчә, сугыш уеннары татар һөнәре түгел. "Без һәрвакыт тимерче, пешекче булганбыз, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәнбез", ди Шәйхразиев.

Татарның хәрби сәнгате тарихын өйрәнгән галим Искәндәр Измайлов бөтенләй башка фикердә. Искәндәр әфәнде татарларның хәрби осталыгы дөнья тарихына кергән дип белдерә. Азатлык татарның хәрби сәнгате, аның тарихы һәм үзенчәлекләре турында Измайлов белән сөйләште.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

– Искәндәр әфәнде, татарларның армиясе нинди булган? Тарихка караганда, ул ничек үсеш алган, сез кайсы чорны иң көчле дип саныйсыз?

– Татарның хәрби тарихы турында мәгълүмат аз сакланган, язма рәвештә өлешләп кенә бар. Азмы-күпме картина тулы булсын өчен археология табылдыклары ярдәм итә. Болгар дәүләтендә гел һөнәрчеләр яшәгән, җир эшкәрткән, тыныч тормыш кичергән, сугышмаган дигән фикер бар. Әмма бу – хаталы караш. Алар хәрбилеккә дә игътибар иткәннәр, кораллану югары дәрәҗәдә булган.

Татарлар шәһәрләрен берничә рәт итеп салынган ныгытмалар белән саклаган

Гаскәриләрдә авыр кораллар да булган, кылыч һәм уклар белән дә сугышкан. Тулаем алганда кораллану руслардан аерылып торган. Мәсәлән, русларда кылыч булса, Болгар дәүләтендә кәкре кылыч белән сугышканнар. Татарлар аз санлы була, әмма алар шәһәрләрен берничә рәт итеп салынган ныгытмалар белән саклаган. Таш ату механизмнар белән дә эш иткәннәр. Бу – татар дәүләтенең шәрекъ илләре белән тыгыз бәйләнештә булу дәлиле. Мәсәлән, забрало битлеге табылды, ә бу шлем шәрекъ хәрбиләрендә буган. Ягъни хәрби өлкәдә нинди үзенчәлекле яңалык булса, татарлар аны тиз генә үзләштергән.

Урта гасыр сугыш уеннары фестивале
Урта гасыр сугыш уеннары фестивале

Татар дәүләтендә теләгән кеше тотты да хәрби хезмәткә китмәгән. Бу рәвешле эш итү мөмкин түгел. Хәрбиләр катлавы булган, алар хезмәт хакын алган. Алар – профессиональ сугышчылар. Әлбәттә, дәүләткә курыкыныч яный икән, анда халык дәррәү күтәрелгән. Крестьяннардан торган армияләр зур җиңүләр яулаган очракларын белмим. Мәсәлән, 1236 елда Болгар дәүләте монголлар явына чыдый алмый, җиңелә, дәүләт юкка чыга. Монголлар сан белән дә, сыйфат белән дә алдыра. Алтын Урда вакытында хәрбичелек югары дәрәҗәгә күтәрелә.

– Бүгенге армия корылышына караганда, анда төрлесе бар, һәрберсенең үз максаты, үз бурычы. Ә татарларда бүленеш нинди, җайдаклар аерым, укчылар аерым булганмы?

– Алтын Урда дәүләтендә 110 меңлек армия була. Бу – урта гасыр өчен зур сан. Европа белән чагыштырыйк, кулъязмаларда 10-15 мең гаскәр дип языла. Армиянең 10-15 проценты коралланган атлы яугирләр тәшкил иткән булса, Алтын Урда гаскәренең 90 проценты коралланган атлы сугышчылар була.

Урта гасыр сугыш уеннары фестивале
Урта гасыр сугыш уеннары фестивале



Татар яугирен балачактан әзерлиләр, 4 яшь тула икән, ир баланың хәрби әзерлек чоры башланган. Нинди корал бар, ир бала барысы белән дә оста куллануга ирешергә тиеш дигән максат куелган. Билбау көрәше дә шул чорда барлыкка килә. Ул коралсыз дә көндәшен егып салырга сәләтле булырга тиеш.

Татар сугышчысы ерактан да сугыша белгән

Татар яугире атсыз була алмый. Каядыр сугышка китә икән, яугирнең сугышчы аты була, моннан тыш үзе белән тагын 3-4 "запас"та булганын ияртеп китә. Сугышчы атлар бүгенге "Орловская" нәсел атлары дип уйлыйм, ә "запас"та ияреп барганнары нигездә татар нәсел атлары, алары түбән буйлы, әмма ерак арага чыдам маллар була. Татар сугышчысы универсаль, ул ерактан да сугыш алып бара белгән, мәсәлән, уклар аткан, дошманы белән күзгә-күз очрашканда кылыч, тимер чукмар, сөңге, балта белән дә сугыша белгән. Европада исә гаскәрләр арбалетчылар, укчылар, сөңгечеләр аерым тупланган. Шуңа да татар сугышчылары, татар гаскәрләре бөтен дөньяны гаҗәпләндергән дә. Татарларның хәрби осталыгы дөнья тарихына кергән, югары сәнгать буларак телгә алына. Чыңгызхан да, Батый да юкка гына ярты дөньяны яуламый бит. Бу максатка ирешү аларның югары хәрби сәнгатькә ия булулары ярдәм итә.

– Татар яугирләрнең сугышу ысулы үзенчәлекле була диләр. Бу никадәр дөрес? Аннары уклар һәм кылычлар белән сугышып ерак китеп булмаган, ник бездә утлы корал кулланылмаган?

Урта гасыр сугыш уеннары фестивале
Урта гасыр сугыш уеннары фестивале

– Татарларның сугыш тактикасы чыннан да урата гасырда башкалардан аерылып торган. Бу каты дисциплина белән бәйле була, һәр кеше нишләргә тиешлеген яхшы белгән һәм хәрби идарәчеләргә нык буйсынган. "Ялган" һөҗүм итү, "ялган" чигенү, ян яктан бәреп керү, капылт һөҗүм ясау, берничә сәгать сугышып дошманны хәлдән тайдыру, "разведка" ясап камап алу – татарлар кулланган ысуллар.

Татарлар белән очрашканда көндәшләр чигенгән, кырдан качкан

Мәсәлән, урта гасырда татарлар шәһәрне камап алып көтелмәгәндә һөҗүм иткән. Бу дошманны коралсыз иткән. Әлбәттә, башкалар да моны белгән, әмма татарлар белән очрашканда көндәшләр чигенгән, кырдан качкан, шунда ук җиңелгән. Тактиканы белү бер, әмма аны куллану да кирәк бит. Татарлар Калка җирлегендә үзләрен оста сугышчылар булганын исбат итә. Кавказ артында сугышлар да була, мәсәлән, грузиннар саны күп булса да татарлар берничә тапкыр җиңү яулый.

Татарларның уклары да куркыныч легендалар белән сугарылган. Кулъязмаларда татарларның уклары яңгыр кебек ява дип искә алалар. Бу – җәядән үзенчәлекле ату ысулы. Урта гасырда бер генә гаскәр дә бу рәвешле ук атуны кулланмаган.

Урта гасыр сугыш уеннары фестивале
Урта гасыр сугыш уеннары фестивале

Дөрес, тормыш бер урында тормый, хәрби эштә тә үзгәрешләр була. XIV-XV гасырда утлы корал уйлап табыла. Бу армия төзелешенә үзгәреш кертә. Татарларның тактикасы үзгәрешсез кала. Утлы коралны үзләштереп өлгермиләр, артта калалар. Бу бит финанслар да таләп итә. XV гасыр башында Алтын Урда инде көчсезләнә бара.

– Искәндәр әфәнде, без Сүбүдәй, Идегәйдән башка бер генә гаскәр башлыгын белмибез. Алар аз булганмы, әллә чыганакларда алар юкмы? Югары дәрәҗәдәге хәби сәнгать үрнәге дип әйтерлек кайсы сугышны атый аласыз?

– 1399 елда Ворсква елгасы буенда сугыш була. Бу вакытка Урда Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителгән була, шәһәрләр җимерелгән. Тохтамыш хан Витов кенәзлегенә кача, ярдәм сорый. Аның кире хан буларак дәүләткә кайтасы килә. Моны исә Мәскәү кенәзлеге күзәтә, алар да тик ятмый, Идел буе җирләрен яуларга тели. Тик гаскәр башлыгы Идегәй барлыкка килә, ул дошманарның планын боза. Мәскәү гаскәрләрен тар-мар итә.

Витов гаскәре көчле була, аңа "ополчение" дә, тефтон рыцарьләре дә ярдәмгә килә. Ворвска елгасы буенда Идегәй аларны җир белән тигезли, татар гаскәре югалтулары булмый диярлек. Алтын Урда үз бәйсезлеген саклап кала. Бу бәрелештән соң татар дәүләте яңарыш кичерә, ул көчлеләнә. Идегәй чоры барлыкка килә. Бәркә, Җанибәк, Ногай – ул вакыттагы танылган хәрби башлыклар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG