Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Урта гасыр сугыш уеннарында татар сугыш сәнгатенә урын булмады


Болгарда Урта гасыр сугыш уеннары фестивале
Болгарда Урта гасыр сугыш уеннары фестивале

12-13 август Болгарда Урта гасыр сугыш уеннары фестивале үтте. Чарада ике татар сугышчысы бар иде.

12-13 август Изге Болгарда Русиякүләм Урта гасыр сугыш уеннары фестивале үтте. Чарада Русиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә тарихи сугышларны реконструкцияләү белән шөгыльләнгән клублар катнашты. Оештыручылар 34 такым, 600ләп кеше килде дип белдерде.

Ике көнлек фестивальдә сугышулар, атлы сугышлар оештырылды, урыс халык җырларын башкардылар, түгәрәк уеннарын үткәрделәр. Урта гасырдагы Европа биюләрен, ул чор театрын күрсәттеләр. Чарада ике татар сугышчысы киемендәге егет бар иде.

Азатлыкка Тимур Макраев үзләренең Чаллыдан булуларын белдерде. Алар "Без татарлар" сугышчылар клубы буларак тәкъдим ителде.

"Безнең Татарстаннан икәнне белсеннәр өчен күкрәккә ак барс тектермәкче идем. Әмма вакыт һәм терәк, теләктәшлек итүчеләр җитмәде. Урта гасыр сугышчы киемен булдырыр өченен 50 меңгә якын акча кирәк, мин монда үз акчама кием булдырып килдем", диде Макраев.

Болгар – Идел буендагы татар дәүләте башкаласы һәм ислам динен рәсми кабул итү каласы да. Урта гасыр сугыш фестивале Болгарда 2014 елның җәеннән бирле үткәрелеп килә. Изге саналган җирдә бу уеннар төсме?

Азатлыкка Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев: "Бу – фестиваль. Болгарны тарихи урын, мөселманнар, ислам урыны дип бикләп куя алмыйбыз. Монда бөтен эшләр халык өчен эшләнгән. Бу уеннар өчен берәр такым (татар - ред) туплап җибәрергә туры килер", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG